Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Авыл халкы аны хөрмәт итә

Зур Әтрәчтә кешеләргә беренче ярдәм кулы сузган Миләүшә Минәева хакында безгә авылның өлкән кешесе Фәгыйлә апа Равилова сөйләде.

– Миләүшәбез бик күп еллар Әтрәчтә ФАП мөдире һәм шәфкать туташы булып эшләде. Күптән түгел генә ул лаеклы ялга китте. Алай да киң күңелле иде инде, һәрчак кешеләргә карата ягымлы булды,  үз эшен яратып эшләде, – дип күңел кичерешләре белән уртаклашты Фәгыйлә Мө­барәкша кызы. – Бөтен авыл халкы хөрмәт итә аны. Әле үзенең төп хезмәтеннән тыш ул авылдагы “Кызыл ми­ләш” ансамблендә дә катнаша. Моңлы тавышы, матур җырлары белән кичәләрдә, концертларда кешеләргә ял бүләк итә.
Миләүшә Хатыйп кызы медицина өлкәсендә утыз сигез елдан күбрәк хезмәт куйган. Шул еллар эчендә аның тырыш хезмәте район, рес­публика дәрәҗәсендәге Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән билгеләп үтелгән. 
Миләүшә һәм Ринат Минәев­ларның кызы Рамилә үз  гаиләсе белән Казанда яши, һәм дәү әти белән дәү әнине сөендереп  ике оныклары үсеп килә.  
– Миләүшә апа – үз эшенең остасы. Ул тумышы белән Кече Әтрәчтән. Безнең авылга Ринат абый белән өйләнешкәч килен булып килде. Һәм 1982 елның 1 апреленнән Зур Әтрәч авылында эшли башлады. Тырыш, туг­ры хезмәте өчен авыл кешеләре аңа һәрчак рәхмәтле һәм ихтирамлы.  Әтрәчнең һәр туган баласын үз баласыдай, ә инде олыгайгач үз оныгыдай йомшак мөгаләмә белән, вакытында прививкаларын ясап, авырганда дәваларга ашыкты ул. Миләүшә апа бүгенге көндә шәфкать туташы булып эшләмәсә дә, киң күңелле ихлас авылдашыбызны барыбыз да хөрмәт итәбез, – дип уртаклашты Әтрәчтән Зөбәрҗәт Хәйруллина. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев