Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Авыл халкы өчен хат ташучы мөһим

Район авылларында утыздан күбрәк хат ташучы хезмәт куя.

 (Тәтеш, 5 июнь, "Тәтеш таңнары").Абунә  кампаниясенең соңгы  аенда  почта хезмәткәрләре аңа  йомгак  ясый.

Безне, “Тәтеш таңнары” хез­мәткәрләрен, беренче чиратта район гәҗитен яздыру кызыксындыра. Без поч­та элемтәсе бүлеге начальникларыннан планны үтәү турында көн саен диярлек күңелле хәбәрләр алабыз, бу, почтада эшләүчеләрнең абунә компаниясен оештыруга намуслы мөнәсәбәте­ ­хакында сөйли.

Чинчурино почта элемтәсе начальнигы Ольга Майорова җитәкчелегендәге бүлекчәдә тагын ике хезмәткәр эшли. Нина Канашова Чинчуринога хезмәт күрсәтә, һәм ул авыл кешеләре килүемне көтеп торалар, ди. “Гәҗитләр, пенсияләр, субсидияләр таратам, авыл халкы өчен хат ташучы мөһим”, – дип уртаклаша ул.

Кушкуйдан Геннадий Горланов үзенең һөнәрендә өченче ел хезмәт куя. “Үземнең абу­нәчеләремә күнектем, туганнарым кебек якыннар”, – дип белдерә авыл кешеләре турында хат ташучы. Коллектив дус, тырыш, дип раслый Ольга Ивановна, шуңа күрә район гәҗитен яздыру буенча  планны 100 процент үтәгәннәр.

Ирина Морозова Алекина-Поляна почта элемтәсе бүлегендә начальник та, бер үк вакытта хат ташучы да. “Туган авылымда барысын да беләм, әлбәттә, – ди ул. – Бездә халык ярдәмчел, аралашуы җиңел. Авылдашларыма хуплаганнары өчен рәхмәтлемен”. Әмма шулай да аның алекинополяналыларга үзләренең этләрен күзәтүсез калдырмасыннар иде дигән бер үтенече бар.

Льяш почта элемтәсе бүлеге начальнигы Татьяна Белова белән Нина Курмышкина бергәләп эшлиләр. Беренчесе – Льяшкә хезмәт күрсәтә, икенчесе – Олы Бисәргә. “Безнең абунәчеләребез район гәҗитенә тугрылар, әгәр инде ярты еллыкка язылыр өчен акча ягы белән кытлык булса, гәҗитне өч ай саен рәсмиләштерәләр, әмма беркайчан да район яңалыкларысыз калмыйлар”, – диләр хатын-кызлар.

Антонина Каляканова җитәк­челегендәге Монастырский поч­та элемтәсе бүлегенең хезмәт күрсәтү канаты астына Монас­тырский, Ильинский, Долгая Поляна, Баймәт, Лаптевка керә. Рәхимә Мотыйгуллинаның хезмәт стажы – 23 ел, ул Лаптевка һәм Баймәткә гәҗит-журналлар тарата.

Хат ташучы сигез килолы сумка белән, анда чәршәмбе һәм җомгада нигездә район гәҗите була, бер көнгә 20 чакрымга якын юл уза. Бу кадәрле көч кайдан килә дигән сорауга, ул гади итеп болай дип җавап бирә: “Үз эшемне яратам”.

Калган авыллар – почта элем­тәсе бүлеге начальнигы карамагында. “Кешеләр безгә хөрмәт белән карый, ихтирам итәләр, – ди Антонина Федоровна. – Теләсә нинди мөмкинлек булганда авыл кешеләре хат ташучыны алып китәр өчен, узып барышлый почтага керәләр, кайчакларда авылдашларына район гәҗитен үзләре дә алып китә”.  

Тәтеш районы – респуб­ли­кабызда иң укый тор­ганнарның берсе: бездә яшәү­челәр район тормышы, аның казанышлары, уңышлары белән һәрвакытта кызыксына. Район гәҗите ­асылда үзенең кече ватанының ­тарихын яза, алар менә инде ­икенче гасыр дәвамында милли китапханәләрдә һәм ­архивларда саклана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев