Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Балачактагы хыялы чынга ашкан

Дәүләт автоинспек­ция­сенең пропаганда бүлегенең җайга салынган хезмәте нә­ти­җәсендә халыкның ­хокукый белеменә нигез салына.

(Тәтеш, 19 сентябрь, Тәтеш таңнары). Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инс­пектор һөнәре – белмәгән кеше өчен җиңел булып тоела. Югыйсә әлеге вазифадагы кеше юлда җәрәхәтләнүне киметүгә юнәлдерелгән актив эш алып бара. Бүген без Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча ЮХИДИ бүлегенең пропаганда бүлеге белгече – инспектор Айгөл Мингалиева белән әңгәмә кордык. Ул безгә үзе һәм хезмәте турында сөйләде. 

Ул әлеге вазифага 2020 елның сентябрендә килә. Район Дәүләт автоинспекциясе начальнигы Рәмис Фаризов билгеләп үткәнчә, яшь белгеч кыска гына вакыт эчендә үзен күрсәтергә һәм үз потенциалын тормышка ашырырга өлгергән.

– Үз эшемне тиз үзләштердем һәм беренче көннән үк яраттым, – ди Айгөл Рафаил кызы. – Погонлы кешеләр белән эшләү турындагы балачак хыялым тормышка ашты, югыйсә, төп белгечлегем буенча мин хисапчы, шуңа күрә дә, миңа мәгълүмат җыю, статистика һәм анализлау белән шөгыльләнү барыннан да бигрәк ошый.

Туган шәһәрем Тәтештә техникумны тәмамладым, аннары институтта укып, югары белем алдым. Хисапчы тырыш, сабыр, җыйнак, алгарышка омтылышлы фикерләү сәләтенә ия булырга тиеш. Ул зур күләмдәге мәгълүмат белән эшли белергә тиеш, талантлы педагоглар безне шуңа, теләсә нинди хәлләрдә, кайчагында киеренке халәттә булган вакытларда кешеләр белән аралашырга өйрәттеләр. Безнең эштә дә боларның барысы да мөһим. Безнең бүлекнең төп бурычы – юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү, шул исәптән балалар өчен юл-транспорт имгәнүләрен киметү һәм Дәүләт автоинспекциясе эшчәнлеген мәгълүмати-пропагандалауны тәэмин итү. Без балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары белән төрле профилактик акцияләр, яңа эш башлаган һәм тәҗрибәле йөртүчеләр, җәяүлеләр белән аңлату әңгәмәләре үткәрәбез. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү, юлларда куркынычсызлык тәртибе күнекмәләрен кечкенәдән үк тәрбияләргә кирәк. Мондый эш, әлбәттә инде, бары тик бердәм командада, бездәге кебек, дус коллективта гына уза.

Буш вакыт алай күп түгел, әмма шөгылемне ташламас­ка тырышам. Мин социаль челтәрдә  үз блогымны алып барырга, көлкеле хәлләрне сөйләргә яратам. Әмма тормышымда иң мөһиме – ул улым, барлык буш вакытымны мин аңа багышлыйм.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев