Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Балалары – аның канатлары

Киртәледән педагогия ветераны Ольга Никушина өч бала үстергән.

(Тәтеш, 26 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова, фото Никушиннар архивыннан).

Ул үзе сигез балалы крестьян гаиләсеннән, шуңа күрә туганнар күп булуны – бәхет, дип саный.
– Минем тормыш юлым бик җиңелләрдән булмады, күп кыенлыклар кичерергә туры килде, шулай да сы­науларның  күбесен җиңеп чыга алдым, – дип сөйли Ольга ­Даниловна.

Ул мәктәптә эшләгән елларын, хезмәт­тәш­ләрен, укучыларын, алар­ның әти-әниләрен зур җылылык белән искә ала. Шулай да Ольга ханым ана булуны иң зур казанышы дип саный һәм балалары өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт белдерә, алар – аның канатлары, дип саный. 

– Туган һәрбер балага сөенеп туя алмадым, чөнки аларның барысы да көтеп алынды, – ди ул. – Шулай килеп чыкты, ирем белән фаҗига булды, мин кечкенә балаларым белән ялгыз калдым: Сашага – алты, Сергейга – биш, Дениска ике яшь иде. Бары тик алар гына миңа кайгыдан сынмас­ка ярдәм иттеләр, мин барлык авырлыкларны үткәреп җибәрә алдым, алар мине тәвәккәл һәм көчле иттеләр.  

Ольга Даниловна үзен аямыйча һәм авырлык­ларга баш имичә алга барган, нәкъ тә менә улларын да шундый итеп тәрбияләргә тырышкан.

Тату гаиләдә эшне ир-егетләрнеке һәм хатын-кызларныкы дип ае­рып тормаганнар, ир балалар барысын да эш­ли белгәннәр: өйне җы­ештырганнар, төшке аш­ны пешергәннәр, мал-туарны караганнар, печән әзерләгәннәр, яшелчә бакчасында эшләгәннәр, колхоз кырында чөгендер эшкәрткәннәр.

– Сергей, миңа карап, балачагында ук бәйләргә өйрәнде, Александр җеп һәм инә белән оста итеп эшләде, Денис әлегә кадәр тәмле итеп әзерли, искиткеч тортлар пешерә, – дип сөйли күп балалы ана. – Һәр хезмәт мактаулы, теләсә нинди очракта да үз эшеңне намус һәм бөтен җаваплылык белән башкарырга кирәк, дип әйтәм.

Ольга Даниловна мәк­тәп директоры буларак, күп вакытын педагогия эшчәнлегенә сарыф иткән, актив иҗтимагый эш алып барган, фольклор ансамбленә җитәкчелек иткән. Шулай да ул өендә аны яраткан балалары көтеп торганын белгән, ана назы һәм мәхәббәте бүләк итү өчен алар янына ашкынып кайткан. 

– Балалар үзләренең кирәклеген тоярга тиеш, аларны күз уңыннан ычкындырмас өчен көндә­лек гамәлләре белән кызыксынырга, туры юлга юнәлтергә кирәк, – дип фикер йөртә Ольга Даниловна. – Һәрвакытта да барысы да үзеннән-үзе яхшы һәм җайлы гына барып чыкмый, ана булу – авыр хезмәт, аеруча да, улларыңа әле тагын әтиләрен дә алыштырырга кирәк булганда. Аларны бер-берләренә һәм әйләнә-тирәдәге кешеләргә карата игътибарлы булырга, башкаларга булышырга һәм ярдәм итәргә кирәк­ле­генә – игелекнең ях­шы­­лык булып кайтуына өйрәттем. Әгәр сез бер­дәм булсагыз – сезне бернәрсә дә сындыра алмас, дигән гыйбарә минем үгет-нәсыйхәтем булды. Хәзерге вакытта мин киңәшләремнең бушка китмәвен күрәм –балаларым шундый итеп яшиләр дә. Олы улларым туган авылда калдылар, ә Денис – хәрби кеше, майор исемен алды, гаиләсе белән Түбән Новгород өлкәсендә яши.

Сөекле ана хәзер улла­рының – яраткан ир һәм әти, ә үзенең – әле тагын кызым дип йөрткән киленнәре өчен дә әни, һәм җиде оныгына әби булуына ихластан сөенә.

– Зур гаиләбезнең бергә булган чагы – минем өчен иң тылсымлы вакыт. Яңа елны каршылау шундый матур гадәт булып тора, йортым якын һәм яраткан кешеләремнең шат авазы белән тула, – ди Ольга Даниловна. Кыш бабай белән Кар кызы булып киенгән балаларым, ә хәзер инде оныкларым да, безгә бәхет һәм шатлык телиләр. Һәм без аның шулай булачагына чын күңелдән ­ышанабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев