Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Балалары һәм оныклары – аның өчен иң зур бүләк

“Һәр яңа көнгә сөенеп яшим”, – ди Мәсхүдә Габдуллина. Питрәч районында туган кыз 10 яшендә әти-әнисез кала һәм ул Тәтештә бәхетле гомер кичерермен дип берничек тә уйламаган була.

– Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, Казанда Авыл хуҗалыгы идарә­сенең татар мәктә­бендә эшләдем, – дип сөйли Мәсхүдә Гарәфетдин кызы. – Булачак ирем белән бина­ның коридорында очраклы очрашуыбыз минем киләчәк тормышымны билгеләде.
Тиздән яшьләр өйлә­нешкәннәр, һәм Габдуллиннар гаиләсе Тәтешкә күченгән. Белгечләргә шунда ук эш урыннары да табылган, ире Зиннур Фәрваз улы актив рәвештә комсомол эшенә керешкән, хатыны партия райкомына машинист ­булып урнашкан.
– Коллектив мине ачык йөз белән каршылады, – дип искә ала Мәсхүдә ханым. – Кешеләр белән мөнәсәбәтләр яхшы булды, бер-беребезгә ярдәм итеп эшләдек. Документларны тиз, пөхтә итеп рәсмиләштерергә тырыштым, гәрчә эш күләме зур булса да. Җитәкчелек белән мөнәсәбәтләр яхшы иде, районыбыз, кешеләр өчен чын күңелдән янып-көйгән Михаил Андреевич Офицеров, Мөнир Гафиулла улы Ризванов, Владимир Григорьевич Корсаков белән эшләргә туры килгәне өчен язмышыма рәхмәтлемен. Әсхәт Гасимович Гасимовны үземнең остазым һәм укытучым дип саныйм.
Мәсхүдә Гарәфетдин кызы беренче район башлыгы Марат Фазлыев турында хөрмәт белән сөйли, ул шул вакытта ук инде район хакимиятендә 1 категория­ле белгеч булып эшләгән.
– Кырыс җитәкче барлык доку­ментларның да тәртиптә булуын таләп итте, – ди ул. – Башкача була да алмый, минем аркылы хөкүмәтнең рәсми документлары узды бит, ялгышлыклар җибәрергә ярамый иде. Шул ук вакытта Марат Галимҗан улы ярдәм итә һәм хезмәтем өчен рәхмәт әйтә иде. 
Үзе эшләгән вакытта җитәкчелек иткән барлык район башлыклары турында зур хөрмәт белән искә ала. Рәмис Сафиуллов турында да бик күп җылы сүзләр әйтте, аның игътибарлылыгын һәм кешелек­лелеген билгеләп үтте.
– Тормышыбызның күп вакыты эштә уза, – дип фикер йөртә хатын-кыз, – һәм коллективтагы мөнәсәбәтләр дә зур әһәмияткә ия. Зиһенле, белемле, тәрбияле хезмәт­тәшләр белән озак еллар буе, 36 ел, эшләвем белән мин бик бәхетле, күпләр белән бүгенге көнгә кадәр ярдәмләшеп, шалтыратышып, аралашып торабыз. Хезмәттәшләремнең Өлкәннәр көне белән котларга килүе минем өчен зур шатлык булды, бүләк тапшырдылар, бик күп матур теләкләр әйттеләр, күңелем нечкәрүдән күзләрем яшьләнде.
Район башкарма коми­тетының мәгълүмат­лаштыру һәм документлар әйләнеше бүлегенең элеккеге әйдәп баручы белгече Мәсхүдә Габдуллина күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Министр­лар Кабинетының Рәх­мәт хаты, “Татарстан Респуб­ликасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен” медале белән бүләкләнгән.
Һәрчак кайгыртучан булган кадерле хатын, әни, яраткан әби лаеклы ялда булганда да, аның көне йорт мәшәкатьләре белән уза һәм бу аның өчен бернинди кыенлык­лар да китерми. Балалары һәм онык­лары аның өчен тормыштагы иң зур бүләк, ул аларны тәмле камыр ризыклары пешереп каршы ала. Мәктәптә укучы Камил һәм дүрт яшьлек Ралинә белән саф һавада велосипедта йөрү, алар белән рус һәм татар телләрендә балалар әдәбияты уку, гаиләнең бакчадагы уртак хезмәте аның өчен иң күңелле ял вакытлары булып тора.
– Һәр яңа көнгә, туганнарым һәм якыннарым белән очрашуга ихлас­тан сөенәм, – ди Мәсхүдә Гарәфетдин кызы. – Шуның белән мин бәхетле дә инде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев