Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Бары тик алга барырга кирәк

    Тәтеш шәһәрендәге “Әкият” балалар бакчасында татар телен өйрәтү буенча тәрбияче Әнүзә Абдурахманованың тормыш шигаре – “Яхшы башлангыч – алга таба үсеш нигезе”.

    (Тәтеш, 2 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина). Әнүзә Вилдан кызының педагогия стажы – 30 ел. “Педагог булачагымны кечкенә чактан ук белдем. Уйларымның чынга ашуы моңа ачык мисал. Һөнәр сайлауга барыннан да күбрәк авылыбыз мәктәбе укытучылары йогынты ясады. Алар гади халык арасында хөрмәт яуладылар, үзләренең мәрхәмәтле, барлык укучыларга гадел булулары һәм белем бирүгә фидакарьләрчә омтылулары белән йөрәгемне әсир иттеләр”, – дип уртаклаша Әнүзә Вилдан кызы. Шуңа  күрә нәкъ тә әлеге сыйфатлар балалар белән эшләгәндә бик мөһим, дип саный ул, ә алар, үз чиратында, сизгер тәрбиячене чын йөрәктән яратып кабул итәчәкләр, аның белән аралашу – алар өчен шатлык чыганагы һәм яңа ­белем алу. 

    Балалар ­бакчасында са­быйларга татар телен өйрәтү – иң катлаулы методик  биремнәрнең берсе. Балаларга, күпләр өчен, икенче бер телне үзләштерү җиңел бирелми, шулай да тәрбияче балаларда Татарстанның, Россиянең тел һәм мәдәният төрле­легенә кызыксыну, мә­хәббәт уяту белән ихлас­тан шөгыльләнә. Аның дәресләрендә балалар татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары белән танышалар, татар телен яратырга һәм хөрмәт итәргә, аның матурлыгын тоярга өйрәнәләр. “Бүгенге көндә без барлык татар гаиләләренең дә, ни аяныч, туган тел­дә сөйләшмәүләрен күзәтә­без, һәм шуңа да сабыйлар телне балалар бакчасында өйрәнәләр. Телне үзләштерү барышында уңышларга ирешү гаи­ләнең бердәмлегеннән һәм балалар бакчасыннан да тора. Балаларның үзләре, якыннары, дуслары һәм тирә-юньдәгеләр сөйләшә торган телне бе­лүе, хөрмәтләве әһәмият­кә ия. Ике дәүләт телен дә яхшы белү тормышта һәрчак кирәк булачак”, – дип ышана Әнүзә ­Абдурахманова.

    Хезмәттәшләре аның эшләү осталыгын югары бәялиләр: “Әнүзә Вилдановнада хезмәт сөючәнлек, үз эшен, балаларны ярату сыйфатлары гаять зур. Ул сабыйлар һәм шулай ук һәрбер ата-ана белән уртак тел таба белә. Ата-аналар җыелышларында чыгыш ясый, ата-аналар белән аерым әңгәмәләр уздыра, ата-аналар катнашында чаралар үткәрә, һәрвакытта ачыктан-ачык сөйләшә”.

    Белгеч үзенең белем­нәрен һәм тәҗрибәсен уртаклашып, рус телендә генә аралаша торган хез­мәттәшләренә дә татар телен өйрәтә. Нәтиҗә буларак, тәрбиячеләр Наталия Крупина, Юлия Вавилина, Наталья Бирюкова рус телендәге педагоглар өчен “Мин татарча сөйлим һәм эшлим” республика бәйгесендә төрле елларда финалга чыкканнар. Әнүзә Абдурахманова мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә район чараларында, зона һәм республика вакыйгаларында актив катнаша.

    Аның иҗат төркеме сос­тавында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы кар­шын­дагы мәктәпкәчә яшь­тәге балаларны ике дәүләт телендә укыту буенча уку-методик комплекс эшләү белән шөгыльләнүен һәм Кафия Закированың “Балачак аланы”,  “Балачак­ аланы”  китапларын бәяләмә­ләүче булуын да билгеләп үтәсе килә. 

    Ул әле тагын балалар бакчасының профсоюз комитеты рәисе, районның “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы активисты булып тора – һәм барысына да ничек өлгерә диген! Әнүзә Вилдан кызы әйтүенчә, бу кыен түгел, бары тик күңелең җылысын, ихтыяр һәм зирәклекне, иҗади кызыксынучанлыкны бергә кушып, алга барырга кирәк! 
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: