Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

“Баштагы һәм аннан соңгы” фоторәсемнәрне күрсәтәм

Районның телевидение хезмәте яңа­лык­лары тәтешлеләргә кирәк.

(Тәтеш, 18 февраль, «Тәтеш таннары», Алинә НУРИЕВА, фото Мәдинә Ибәтуллина).   Алып баручыларны еш кына экранда күреп, программаны булдырган кешеләр хакында уйламыйсың да. Ә алар һәрвакытта кадр артында кала, мәсәлән, баш мөхәррир. Әлеге вазифаны җирле телевидениенең яңалык­лар видеопрограммасында Александр Мальченко били.

“Миңа эшем ошый, – ди ул. – Бу һөнәргә очраклы гына килмәдем, дип ышанам. Авыл хуҗалыгы техникумында бухгалтер белгечлеге алдым. Армиядә хезмәт иткәннән соң, мәктәптә, хәрби комиссариатта, типографиядә вакытлыча эшләдем. 2017 елның октяб­рендә җирле телевидениегә чакырдылар – эшләп карарга булдым. Өстәвенә әле миңа компьютерда эшләү, монтажлау, фоторәсемгә төшерү ошый. Хезмәттәшләрем Андрей Кутяшов, Сергей Ермошкин мине телепроизводство технология­ләре алымнарына өйрәттеләр. Хезмәтем бик мавыктыргыч, иҗади кебек тоелды, югыйсә моның өчен, программаны эфирга әзерләргә, шактый эш башкарырга кирәк. Яңалык программаларында иң мөһиме – көнүзәк мәгълүматлар, ә аны, шәһәрдә һәм районда барган барлык вакыйгаларны, һәрвакытта белеп тору гына түгел, шулай ук,  “шунда һәм хәзер үк” булдырырга кирәк. 

Безнең эштә оештыручанлык, тәртип, нервлар ныклыгы, түземлек тә зарур. Минем эштә шунысы аеруча мавыктыргыч – бу танылган, кызыклы кешеләр белән аралашу мөмкинлеге булу һәм ул даими үсүне, ниндидер яңалык белүне та­ләп итә”.

– Александр, әгәр сезгә кунаклар килсәләр һәм истәлекле урыннарны күрсәтергә сорасалар, сез ниләр тәкъдим итәр идегез?

– Безнең шәһәрнең “баштагы һәм аннан соңгы” фо­торәсемнәрен күрсәтер идем. Тәтеш яңартып төзекләндерелә, үсә. Без буадан ерак түгел генә яшибез, шуңа да экскурсияне әлеге гүзәл күренешле урыннардан башлар идем, өстәвенә буа янындагы тирәлек кызу рәвештә матурлана. Аннары Горький урамы буйлап – парк, Балыкчылык тарихы музее. Һичшиксез Иделнең текә ярына алып барыр идем – тагын кем генә мондый купшы манзара белән мактана алыр иде икән?! Бездә горурланырлык әйберләр бар!
  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев