Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Беренче баянны заводтан алганнар

    Константин Лебедев яшь буынны музыка серләренә ярты гасырга якын өйрәтә.

    (Тәтеш, 4 апрель, «Тәтеш таңнары»). “Зур сәхнә хакында беркайчан да хыялланмадым, әмма һәрвакытта кешеләрнең йөрәгенә барып җитәрлек итеп чыгыш ясарга тырыштым”, – ди ул.

    Музыкага бернинди катнашы булмаган күп балалы гаиләдә шулай искиткеч уйный белгән бала тууы табышмак булып кала. 

    “Олы абыйга гитара сатып алганда миңа биш яшь иде. Ул аңарда уйнамады, моның белән мин шөгыльләндем”, – ди ­Константин Сергеевич.  

    Уен коралларына булган мә­хәббәте сабый чактан килә: балалар бакчасында музыка дәресләре вакытында ничек итеп фортепианога карап хозурлануын, әле тагын күп вакытын хор  чыгышлары тыңлап, радио янында уздырганлыгын искә ала. Ә 1964 елда, 12 яшендә, әти-әнисенең аны музыка мәктәбенә бирүләрен үзе мәҗбүриләп ­диярлек үтенә.

    Ул керү имтиханында җыр башкара һәм кабул итү комиссиясе әгъзаларында соклану уята, шулай итеп аны сорауларсыз гына музыка мәктәбенә алалар. Биредә ул баян белән таныша. “До” нотасын мин әлегә кадәр физик тоям. Педагог Василий Кондратьевич Демидов беренче дәрестә аңа бас­кач, мин соклану кичердем”, – дип уртаклаша Константин Сергеевич. Улының мавыгуын әтисе хуплый: соңгы акчасына аның өчен заводтан яңа баян ­яздырып ала. 

    Малай өчен бөтенләй дә яңа, мавыктыргыч тормыш башланып китә һәм инде үзен музыка укытучысыннан башка, беркем итеп тә күз алдына китерми. Шуңа күрә, мәктәпне тәмамлагач, Әлмәттәге музыка училищесына укырга керә. Белем алырга да, дөньякүләм дәрәҗәсендәге дирижер Натана Рахлина җитәкчелегендәге нефтьчеләрнең районара симфоник оркестрында уйнарга да өлгерә. 

    Тәтешлеләр Константин Сер­гее­вичны кулында баян күтәргән килеш күрергә га­дәтләнгән, моңардан тыш, ул гитарада, домбрада, балалайкада бик яхшы уйный. Дөрес, фортепианоны иң яраткан музыка уен коралы дип саный: “Аңарда аккордлар бөтенләй башка, тәэсир итү көче дә күбрәк”.

    Константин Сергеевич яшь буынны музыка серләренә ярты гасырга якын инде өйрәтә. “Балаларда сәләтне һәрчакта да баштан ук күреп булмый, – дип билгеләп үтә ул. – Музыкада, спорттагы кебек: әгәр баланы нәрсәгә дә булса өйрәтәсең килсә, көчеңне куярга кирәк”.

    “Константин Сергеевич яр­дәмендә мин педагог булдым. Ул музыка турында кешенең хисләрен көй аша тапшырырга сәләтле булган тулы бер фән дигән  фикердә.  Аны  профессионал һәм искиткеч яхшы кеше буларак хөрмәт итәм”, – ди аның укучысы ­Лиана ­Садыйкова. 

    Константин Сергеевич бүген­ге көндә баянны гаиләсе тирәлегендә сирәк кенә булса да кулына ала, кайчакларда кечкенә оныгына онытылып барган көйләрне уйнап күрсәтә. Һәм “тере” музыкага алмашка фонограмма килүенә көенеп, аяныч белән карый.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: