Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Бәйрәмнәр оештыру – шатлык өсти

Нина Халикова җан җылылыгы һәм кешелеклелек хисләре таләп иткән эшне 12 елдан артык алып бара – ул районның инвалидлар җәмгыятенә җитәкчелек итә.

(Тәтеш, 3 декабрь, "Тәтеш таңнары, Мәдинә Ибәтуллина (автор фотосы) ). Халиковлар гаиләсе Тәтешкә Казахстаннан егерме ел элек күченеп кайта. “Шәһәргә беренче күргәчтен үк гашыйк булдым, – дип уртаклаша Нина  Григорь­евна. – Монда тыныч, тынлык, биредә барыннан да иң яхшысы”. 

Тумышы белән ул Алтай төбәгеннән, Казахстанда яшәгән һәм эшләгән. Грамоталар, бүләкләр, премияләр, орденнар һәм медальләр алып, маляр-бизәүче булып хезмәт куя. Ире Рәшит Рафхать улы белән Нина Григорьевна Советлар Союзының күп кенә шәһәрләрендә була, Байкал-­Амур магистрален төзүдә катнаша. Җиңел булмаган хезмәттә кырык ел эшләү үзенекен итә, пенсиягә бер ел калгач, аңа, комплекс бригадасы бригадирына, гомуми чире буенча инвалид­лык билгелиләр. Нина Григорь­евна лаеклы ялга чыккач, үзен кешеләр белән аралашудан башка күз алдына да китерә алмый. Аңа 2007 елда районның инвалидлар җәмгыятенә җитәкчелек итәргә тәкъдим булгач, физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне берләштерү идеясе белән илһамланып, моңа ризалаша. Ул вакытта исәптә нибары ике кеше торган. Бүгенгә – 118. 

“Оешмага актив, кызыклы кешеләрне җыю теләге зур булды. Йорт буенча йөрдем, таныштым һәм инвалидлыкның хөкем карары булмавына, һәм дүрт  стена арасында йомылып утырырга кирәкмәвенә инандырырга тырыштым, – дип искә ала ул. – Кешеләр игътибарны, кайгыртуны тойды һәм берләшә башлады. Без теләсә нинди хәлләрдә бер-беребезгә ярдәмгә килергә әзер торган бер тату гаиләгә әверелдек. Инвалид балаларга, инвалид балаларның әниләренә, инвалид ата-аналарга һәм инвалидлар яшәгән гаиләләргә аерым игътибар бүлеп бирергә тырышабыз. Оешма сафында физик мөмкинлекләре чиклеләр генә түгел, шулай ук актив тормыш карашлы кешеләр дә бар, алар безгә эшебездә ярдәм итә. Болар – Надежда Сороковникова, ­Людмила Хрисанова”.

Гади кешеләр өчен кайчакларда сизелми торган бу эштә Нина Халикова үзенең барлык оештыру сәләтен күрсәтергә тырыша. “Инвалидлыгы булган кешеләрнең тормышка омтылышы гаять зур, рух күтәренкелеге югары, алар һәрвакытта нинди дә булса гаҗәпләндерерлек нәрсәләр таба, мәсәлән, гамәли бизәлеш әйберләре күргәзмәсендә, – дип сөйли районның инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе. – Үзәк китапханә, мәдәният хезмәткәрләре чаралар оештыруда  бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтә, алар базасында бер елда 7-8әр чара үткәрелә. Район администрациясе матди һәм рухи ярдәм күрсәтә”.

Оешма әгъзаларын бары тик концертлар һәм календарьдагы даталар гына бәйләп калмый. Районның инвалидлар җәмгыятендә кызыксыну буенча түгәрәкләр булдырылган, мәсәлән, “Ретро-җыр” вокаль төркеме иң танылганы булып тора. Нина Григорьевна инвалидлыгы булган кешеләрнең генә түгел, шулай ук үзенең дә төрле яклап талантын ачарга омтыла: бик матур итеп рәсем ясый, фоторәсемгә төшерә, җырлый, бәйли, сәйлән белән чигә. Аңа үзенең кул эшләнмәләрен бүләк итү, башкаларның шатлануыннан канәгатьлек алу ошый.
“Элек эштә идем, гаилә, балалар белән вакыт булмады. Ә монда ничаклы буш вакыт бар”, – ди ярым шаяртып Нина Григорьевна. 

Әле тагын ул шигырьләр һәм прозалар иҗат итүдән шатлык таба, нәтиҗәсе буларак: 5 шигырьләр җыентыгы басылып чыккан. Иҗат темасы төрлечә: табигать, ярату, дуслык, тормыш турында философ­ларча фикер йөртү. Чәчәкләр ярата: фатирындагы тәрәзә төпләрендә 20 төрдән күбрәк орхидея һәм шулкадәрле үк фиалка чәчәк атып утыра, үрмәле гөлләр, үрелеп үсүче үсемлекләр, әйтерсең лә, җиһазлардан буш урыннарны тутырып тора. 

Максатчан, киң күңелле Нина Халиковага физик мөмкинлекләре чикле күпчелек тәтешлеләргә рух күтәренкелеге өстәү насыйп булган. “Әле яшәгәндә, яшә...” – җырдагы әлеге сүзләрне ул еш кына тормыш ­шигаре буларак куллана.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X