Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Чик буе хезмәте турында

    28 май – Чик буе гаскәрләре көне.

    (Тәтеш, 26 май, “Тәтеш таңнары”, Лиана Заһитова, автор фотосы). Урюмнан яшь солдат Владимир Карпов 1979 елның 16 апрелендә ­Райчихински чик буе отрядының Ерак Көнчыгыш чик буе округында хезмәт итә башлаган. 

    – Күршедәге Биробиджански чик буе отрядында өйрәнүләр узганнан соң, 12нче чик буе Новопок­ровка зас­тавасына барып урнашуымны хәзергедәй хәтерлим, – ди Владимир Васильевич. 

    Шулай итеп аның чын армия тормышы башланып киткән. 19 солдат составындагы әлеге заставада Владимир Карпов армиянең соңгы көненә кадәр хезмәт иткән. Анда ул сигнализация системалары белгече булган. Шул исәптән, чәнечкеле чыбыклардагы җеп­ләрне күзәтеп торган. Аның аркылы ток җибәрелгән булган. 

    – Мин хезмәт иткәндә бер генә хокук бозучы кеше дә эләкмәде, – дип сөйли Владимир Васильевич. 
    Аның каравы башка нәрсәләр тынычлыкны бозган. Чик буе сакчылары койма янындагы тикшерү-эз полосасындагы эзләр буйлап, Кытай ягыннан кунаклар керүен белә алганнар. СССРга барыннан да ешрак кыр кәҗәләре кергән. Алардан тыш, тынычлыкны бозучы тагын берәү булган. 

    – Янут интектерде. Без чыгып йөргән урыннан көн саен бер үк вакытта тревога сигналы эшли башлады. Эз буйлап моның янут икәнлеген ачыкладык. Бервакыт җәнлек чикне уза торган урынга сигнал булганчы алданрак килдек, бу һәрчак шул ук бер урында була иде. Көттек, һәм ул чыкты. Җәнлекне шулай эләктердек, – дип искә төшерә Владимир ­Васильевич.

    Чик сакчысы булган
    Электр җиһазлары буенча яшь мастер Владимир Карпов этләр белән эшләү инструкторы  белән бергә тикшерү-эз полосасын һәм сигнализация системасын тикшереп торган. СССР халкы тыныч йок­лый алсын өчен, 18 сәгатьтән 24 сәгатькә кадәр солдатлар Совет-Кытай чиге буйлап узган.

    Владимир Васильевич мондый “йөрүләр”  вакытында кайчагында куркыныч булуын да билгеләп үтә:
    – Хезмәттәшләр белән учас­токның икенче башына кадәр барып җиткәндә, заставаның иң аз саклана торган зонасына эләгә идек, чөнки без урнашкан пункт 18 километр ерак­лыкта кала иде. Кытайга нибары биш-алты чакрым гына иде. 

    Владимир Васильевич чик буенда хезмәт итүнең кызыклы мизгелләрен искә төшерә.
    –     Кытайларның ничек итеп пароход белән йөзеп килеп, безне үртәп елмаюларын беркайчан да онытмыйм, – ди ул. 

    Хезмәттә бик күп кызыклы нәрсәләр күрергә туры килгән. Язма героебыз Кытай ягын кү­зәтеп тору өчен вышкада дежур торганда, чик буендагы авыллардан ничә кеше чыкканлыгын карап торган һәм язып барган. Авыл халкының ат урынына үгезләрдә йөрүен, чыбык-чабыкка баруларын, Яңа ел вакытында балкыган утларны күргән. 
    Владимир Васильевич 1981 елның 19 маенда армиядән кайткач, якынча бер ай ярым ял иткән. 

    Ул хәрби һөнәрне сайламаган. Туган йортына кайткач, сәүдә өлкәсендә эшләгән, Урюм җирлеге башлыгы булган. 2015 елдан алып авыл хуҗалыгы техникумында баш инженер булып хезмәт куя.
    1984 елның августында гаи­лә корган. Хәзерге вакытта хатыны бе­лән аларның 2 баласы – кызы һәм улы, 3 оныклары бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: