Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Динә Кузнецова: “Балалар ясаган хезмәтләрне караганда тормыш гүзәлрәк кебек тоела”

Балалар сәнгать мәктәбе педагогы Динә Кузнецованың хезмәт стажы 45 ел, шуның 40 елын ул педагог булып эшли.

(Тәтеш, 6 июль, “Тәтеш таңнары”).

Динә Искәндәр кызы әй­түенчә, ул һәрвакытта яхшы укыган һәм рәсем укытучысы булачагын бала чагыннан ук белгән. Ул балалар бакчасында әнисен көткән чагында яңа елга багышланган рәсем ясаган, әмма, ул килгәч, тәрбияче аның рәсемен дәшми генә шкафка алып куйган. Ә аның әнисен бик тә шатландырасы килгән. Ул рәсемне балалар бакчасында да, өйдә дә ясаган. Мәктәптә 6-8нче сыйныфларда һәрчак редколлегия әгъзасы булган, бөтен коридорга диярлек эленүче стена газеталарына рәсемнәр ясаган, хәтта укучыларның карикатураларын да ясарга туры килгән. Аның әйтүенчә, моңа да карамастан, ул оялчан, әмма тәвәккәл бала булган. Ахирәте белән Вертолетный утравына кадәр ишкәкле көймәдә дә йөзеп чыккан, ә мәктәптә текст­ны сөйләп чыгарга оялган. Рус телен һәм математиканы яраткан, шуңа күрә рус теле укытучысы белән орфография буенча бәхәсләшкән чагында, һәрчак үзенең дөрес булуын раслаган. Мәктәптә 8нче сыйныфны тәмамлагач, Тәтеш­тәге педагогия училищесына укырга кергән, аннан соң укуын Чабаксар педагогия институтының сәнгать-график бүлегендә дәвам иткән. Анда рәсем, сызым һәм хез­мәт укытучысы белгечлеген алган. 

Аннары Динә Искәндәр кызын 2 елга Яшел Үзән  мәктәбенә рәсем һәм сызым укытучысы итеп җибәргәннәр. 
1983 елда Тәтештә ­музыка мәктәбе каршында сән­гать бү­леге ачылган. Тора-бара ул балалар сәнгать мәктәбе дигән исем белән йөртелә башлый. Динә Искәндәр кызы туган шәһәре Тәтешкә кайткан һәм шунда эшкә урнашкан. Ул белдергәнчә, биналарда  шартлар бик уңайлы булмаган, әмма бу балаларга кызыксынып шөгыльләнергә комачауламаган.    

Ул район өчен ­плакатлар ясаган, ком­по­зицияләр, шрифтлар буенча үзенең белемнә­рен ныгыткан. Аннары район мәдәният йортында рәссам-бизәүче булган, моны сәнгать мәктәбендә эшләү белән бер­ләштергән. 

– Быел сәнгать мәктәбендә күп бәйгеләр үткәрелде, анда балалар лауреатлар булдылар һәм грамоталар алдылар, – дип сөйли педагог.
Балалар сәнгать мәктәбендә барлык бәйрәмнәр һәрчак уку­чыларның рәсемнәр күр­гәзмәсе белән бизәлә. 

Динә Искәндәр кызы үзе­нең эшен ярата һәм бу хакта ихласлылык белән сөйли, иң мөһиме – хез­мәте аңа авырлык китерми, дип ­саный.

– Картиналарга кара­гач, дөнь­­яда башка бернәр­сә дә юктыр кебек тоела. Тормыш ничектер күңел­лерәк кебек булып китә. Боларның барысы да бик күп уңай кичерешләр уята, балаларның эшләре белән хозурланасың һәм тормыштагы барлык кыенлыкларны онытасың, – ди ул.

Динә Искәндәр кызы балалар белән уртак тел табуны, аларны хөрмәт итә белүне, яратуны, аңлауны шулай ук иң мөһиме, дип саный. Моның белән бер­рәттән ул аларга барысын да, рәсемне күңелгә ятышлы, мәгънәле итеп ясарга өйрәтергә тырыша. Укучылар дәресләрдә төрле техникаларны өй­рәнеп, киләчәктә инде аларны үз хезмәтләрендә мөстә­к­ыйль рәвештә куллана алачак­лар. Динә Искәндәр кызы балаларны өйрәтеп, үзең дә ниндидер яңалыкка өйрәнергә мөмкин, дигән фикердә.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев