Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Җәен асфальт ташый, кышын юлларны кардан чистарта

Татавтодорның Тәтеш филиалы юл-ремонт хезмәте идарәсендәге зур йөкләр ташу машинасы шоферы Сергей Борисовның ничә чакрым юл узганын һәм ничә тонна асфальт ташыганын исәпләп бетереп булырмы икән.

Хәзерге вакытта ул заманча эшләнгән юл машинасын йөртә, ә кайчандыр безнең илдә җитештерелгән йөк машинасын һәм автобусны иярләгән чаклары да булган.

Сергей Геннадьевич балачактан ук шофер булырга хыялланган дисәк, ялгыш булыр. “Дусларның барысы да шоферлык таныклыгы алыр өчен укырга китте, мин дә киттем”, – ди ул ачыктан-ачык итеп яшермичә. Әмма шулай килеп чыккан, тормышын ул нәкъ тә менә машина белән бәйләгән. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, Буа районы Яшевка авылыннан Тәтешкә килгән. “Нигә?” дигән сорауга гади итеп җавап бирә: “Монда миңа ошады. Тәтештә ул вакытта апа, бертуганымның кызы яши иде”. 2000 елда юл-ремонт хезмәте идарәсенә зур йөк төйи торган машинага шофер булып эшкә урнашкан. “Пристаньнан асфальт заводларына гравий ташыдым, ул чакта алар районда өчәү – Тәтештә, Урюмда һәм Олы Тормыда иде, ә заводлардан асфальт­ны юл эшләре урынына илттем”, –  дип искә ала Сергей Геннадьевич. – 2009 елда без Апас филиалына әйләндек”.   Ул бер елдан соң гадәти машинадан заманчага, җилләткеч һәм җылыту системасы белән җиһазландырылганына күчкән, хәзерге көнгә кадәр шуңарда хезмәт куя. “Бу машина кешеләр өчен эшләнгән”, –  дигән фикерен белдерә тәҗрибәле шофер. Әгәр элек барлык җимереклекләрне дә диярлек үзләре  төзәткән булсалар, хәзер инде махсус мобиль сервис бар. 

Сергей Геннадьевич хәзергесе вакытта көнгә биш рейска кадәр ясый. Туган йортыннан еракта да эшләргә туры килә, мәсәлән, Югары Ослан районында. Юл-ремонт хезмәте идарәсе белгечләре ­шулай ук кышын да эшсез утырмыйлар – юл өслегендәге карны чистарталар. 

“Сергей Геннадьевич безнең оешмада озак еллардан бирле эшли. Ул җаваплы һәм тыйнак кеше, бик булдыклы шофер, шуңа күрә иң яхшы машиналарның берсе ышанып тапшырылды да инде”, – ди Тәтешнең юл-ремонт хезмәте идарәсе ­начальнигы Иршат Әхтәмов.

 “Җитәкчеләребез әйбәт, һәрчак аңлыйлар. Коллектив та бик яхшы, вакыт белән сыналган: бергәләп озак еллардан бирле эшлибез. Кирәк чакта, бер-беребезне алыштырабыз”, –  дип ­уртаклаша Сергей Геннадьевич.

Өендә аны шулай ук машинасы көтә, дөрес, җиңел машина. Бөтен гомере – руль артында йөреп үткән дияргә була. Һәм, стажлы шофер әлеге сүзләрне раслап, елмаеп болай ди: “Җәяү йөрмибез”.

Татавтодорның Буадагы Тәтеш филиалы юл-ремонт хезмәте белгечләре бүгенге көндә Татарстанның Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тәтеш районнары юлларына хезмәт күрсәтә. Тәтешнең юл-ремонт хезмәте идарәсендә 50 кеше эшли, ­филиалда 27 техника хисаплана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев