Эшкуар Валерий Христофоров агач эшкәртү белән ун елга якын шөгыльләнә
Урюмлыга урманда эшләве турындагы хатирәләре грант сайлау белән үз урынын билгеләргә ярдәм иткән.
(Тәтеш, 11 июль, "Тәтеш таңнары")Эшкуар Валерий Христофоров агач эшкәртү белән ун елга якын шөгыльләнә.
“2010 елда район администрациясеннән миңа кече эшкуарлык буенча республика грантына гариза бирергә тәкъдим иттеләр, – дип сөйли Валерий Владимирович. – Агач эшкәртү белән шөгыльләнү барлык төрләргә караганда да иң якынрагы булып тоелды, чөнки бүлеп бирелгән делянкага йорт кирәк-яраклары өчен әти белән 12 яшьтән үк агач кисәргә йөрдек. Югыйсә җиңелләрдән булмады, әмма яңа гына киселгән агач исе ошый иде һәм үзеңнең хезмәт нәтиҗәсе буларак – утын кирәк кадәр хәстәрләнде”.
Ир-ат башта әти-әнисе белән киңәшләшүен, алар аны хуплавын, аннары хатыны белән бергәләп бизнес-план төзүләрен, моңа килешү алуларын һәм уйлаганнарын тиздән тормышка ашыра башлауларын билгеләп үтә.
“Әти-әниләрнең җир кишәрлегендә үз көчебез белән нигезен казыдык, тасмалы пилорама урнаштырдык, – дип искә төшерә бизнес ачуы турында авыл кешесе. – Кул эшләрен җиңеләйтү өчен кран-балка куйдык. Гаиләнең яңа предприятиесенә техника кирәк булды – үз акчабызга трактор сатып алдык, аңарда әтием Владимир Ильич соңгы вакытка кадәр эшләде, агач ташыгыч сатып алырга кредит рәсмиләштердек”.
Эшкуарлар урман законының һәм, әлбәттә, куркынычсызлык чараларының барлык таләпләрен катгый үтәп, урман хуҗалыгы белән килешү буенча бүлеп бирелгән делянкада агач кискән. “Бер айда 100 кубометр агач материалы эшкәртәбез. Әгәр заказлар күп булса, килешү буенча тагын өч хезмәткәрне рәсмиләштерәбез”, – ди Валерий Владимирович.
Пилорама хуҗасы эшләргә уңайлы һәм әзер продукцияне саклар өчен иркен, якты амбар төзегән, аңа агач эшкәртү өчен дүрт яклы яңа станок урнаштырган.
Авыл кешесе болай дип ассызыклады: “Эшләргә, үз гаиләңне тәэмин итәргә кирәк, кешеләрнең шулай ук нәрсәдер корулары, үз йортларын һәм каралтыларын яхшыртулары күңелле күренеш, бу димәк, тормышлары да яхшыра дигән сүз”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев