Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Фронтовик әтисе намус белән хезмәт итәргә боерган

Килдеш авылында яшәүче Михаил Федотовхәрби хезмәтне Әфганстанда узган

Егетләрне хәрби хезмәткә мәктәптән үк әзерләргә кирәк, дип саный Михаил Филиппович.

фото: Галина Тазетдинова

Авыл кешесе мәктәп укучыларына көн саен физик күнегүләр эшләргә өйрәткән педагог Геннадий Карабаевны хөрмәт итә. Шулай ук башлангыч хәрби әзерлек дәресләрендә укытучы укучылардан теорияне катгый сораган, ә практикада армиядә физик әзерлекнең никадәр мөһим булуын күп тапкырлар сөйләгән. 

– Карабин белән безне арыганчы йөгертә иде, – дип елмаеп сөйли Михаил Филиппович педагог турында. – Соңыннан  гына мин аның никадәр хаклы булуын аңладым. 

Хәзерге көндә дә Михаил Федотов физкультура белән шөгыльләнүен дәвам итә: чаңгыда йөри, йөгерә, турникта тартыла. 

Хәрби хезмәт турында фикер йөрт­кәндә, ул шулай ук бу һәр яшь кешенең изге бурычы икәнен билгеләп үтә, аның яшь чагында, әгәр егет ке­ше хезмәт итмәгән булса,  бу яхшы күренеш булмаганлыгын искә төшерә.

– Ата-бабаларыбыз сугыш вакытында Ватанны яклады, ә үз бурычыңны, һичшиксез, үтәргә кирәк, – дип фикер йөртә Михаил Филиппович. – Минем әти Филипп Степанович 1940 елда хезмәткә китә, һәм шулай итеп 1945 елгы Җиңүгә кадәр бөтен Бөек Ватан сугышын кичерә.

Саперлар частенда радист була, дүрт тапкыр яралана.  Демобилизацияләнгәннән соң өенә кайта, өйләнә, әнием Елизавета Захаровна белән безне – дүрт ул һәм бер кызны тәрбияләп үстерәләр. 1980 елның октябрендә мине армиягә озатканда, әтием намуслы хезмәт итәргә кирәк дип боерды. 

Тәтеш районыннан барлык хәрби хезмәткә чакырылучыларны Казанга метеорда җибәрәләр, пристаньда гармун моңы агыла, Идел өстендә җырчылар тавышы яңгырый, шунда ук бииләр дә, озату кичәләре чын бәйрәмчә була. Ул вакытта әле яшьләрнең кайберләре чит илләрдә  хезмәт итәчәкләрен белмиләр дә. 

– Казанда безне казармаларга урнаштырдылар, – дип сөйли ир кеше. – Бер тәүлектән соң Үзбәкстан поездына утырттылар. Хәрби күнекмәләр уздык, сәясәт дәресләренә йөрдек, һәм мин радиотелефончы белгечлеге алдым. Минем белән Урюмнан да бер егет бар иде, әмма безне аердылар. Декабрь башында ант бирдек. Командирлардан безне кая җибәрәчәкләрен күп тапкырлар сорадык, әмма беркайчан да җавап ала алмадык. 

Килдеш кешесен Әфганстанга җибәрәләр, ул моны һич көтмәгән була. Вертолетта башка хезмәттәшләре белән Кундуз шәһәрчегенә барып җитәләр. Михаил Федотовны миномет батареясына, элемтә взводына билгелиләр, автомат бирәләр.

– Салкын вакытта палаткаларда яшәдек. Иртә белән стройга тезелә һәм һәркемгә бирем бирелә иде. Каравылга йөрдек, сугыш кирәк-яраклары, ягулык-майлау материаллары, азык-төлек складларын сакладык. Шулай ук ату мәйданчыкларына да йөрдек. Ачык һавада кыр кухнясында тукландык. Кундузда безгә ут ачмадылар. Ләкин безнең өчен һава торышы гадәти түгел иде,  җәй көне эссегә түзә алмыйча, кайберләре кызу сугудан аңнарын  да югалталар иде.

Бер ел хезмәт иткәннән соң, сугышчыны БТРга утырталар һәм Пули-Хумри шәһәренә күчерәләр. Хәрби частьтә иртәнге тезелештә ул өлкән укчы һәм өлкән телефончы итеп билгеләнә, командир бронетранспортерында хәрәкәт итәчәк дип игълан ителә.  

– Өлкән лейтенант Николаенко безнең взвод командиры иде, майор Ботуз – штаб начальнигы. БТРда ике рация иде, берсе – командирныкы, икенчесе – минеке, – дип сөйли гвардия ефрейторы. – Көн саен мең ярым метр уйсулыкта урнашкан Мирза Атбили үткеленә төшә идек, безнең штабка килүче транспортны озата бардык. Ул территориядә урманнар күп, яшеллек – дош­ман каян атканы күренми дә. Кайвакыт без ут астына да эләккәләдек, ләкин барысы да яхшы булды. Без патрульлек иткән юл буйлап дизель ягулыгы үткәрүче торба салынган, ул безнең илдән Әфганстанга бара иде. Безнең частькә һәм дус республикага ягулык җибәрүнең өзлексезлеге бик мөһим булды, ә Әфган сугышчылары еш кына аны туктату өчен һөҗүм ясадылар. Әгәр диверсия килеп чыкса, ашыгыч рәвештә авария командасыннан ремонтчылар чыга иде, без аларны да озата бардык һәм якладык.

Михаил Филиппович бөтен дивизия көчләре җәлеп ителгән киң масштаблы хәрби операция турында да искә ала. Разведка дошманның туп­лануы турында хәбәр итә, аны юк итүгә БТРлар, мина тральщиклары китә, тауларда яшеренгән  “духлар” һөҗүм итү өчен һавага вертолетлар күтәреләләр. Һәм операция уңышлы уздырыла, дошман тар-мар ителә. 

Авыл кешесе бергә хезмәт иткән иптәшләрен: Татарстаннан килгән Иван Хорошев, Белоруссиядән килгән БТР йөртүчесе Михаил турында җылы сүзләр белән генә искә ала, аның белән күп фронт юлларын йөргән, казах та булган, тик исемен генә хәзер оныткан. 

Ике елдан артык хезмәт иткәннән соң, ефрейтор үзенең туган ягына кайта. Әфганстанда булган вакытта туган йортына хәбәрләрне бик сирәк җибәрә, анда ул сау-сәламәт, барысы да яхшы, хезмәт бик яхшы уза дип кенә яза. Шулай да, әти-әнисе улының меңнәрчә километр ераклыкта, чит илдә булуын күңелләре белән сизгәнне, кайткач кына аңлый. Аларның очрашуы шатлыклы була, зур өстәл артында кайткан сугышчыны сәламләргә күпсанлы туганнары җыела, аны озаткан кебек үк җылы һәм күңелле каршы алалар.

Аның тормышы, сугыш ветераны сүзләренчә, яхшы үтә: күрше авыл кызын хатынлыкка ала, бергә дүрт бала тәрбияләп үстерәләр, хәзер оныкларына шатланып яшиләр.

Авыл җирлеге администрациясе билгеләп үткәнчә, Михаил Филиппович авылны төзекләндерүдә актив катнаша, аның оста куллары белән күп эшләр башкарылган. 

– Ул – безнең даими укучыбыз, документаль һәм нәфис тарихи әдәбият, Себер тарихы белән дә кызыксына, шулай ук сугыш турында да китаплар ала. Беркайчан да ярдәм итүдән баш тартмый, – дип өсти китапханәче Марина Кудашова. – Безнең клуб җәмәгать биналарын иң яхшы бизәү конкурсында район буенча икенче урынны алды, һәм бу эштә аның өлеше зур. Михаил Филиппович безнең барлык чараларда да актив катнаша, аңа барысы да кызыклы һәм мавыктыргыч. Безнең авылларда шундый искиткеч кешеләр яшәве яхшы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев