Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Гарри Шахназаров ­тумышы белән Кавказдан, рәсем ясау белән балачактан ук мавыккан

    Тәтештә Мәктәп ­урамы буйлап узганда, кешеләр ачык гаражны һәм анда урта яшьләрдәге ир-атның картиналар ясавын күрәләр.

    (Тәтеш, 2 июль, “Тәтеш таңнары”, Эндже Газизова, автор фотосы). 
    Тәтештә Мәктәп ­урамы буйлап узганда, кешеләр ачык гаражны һәм анда урта яшьләрдәге ир-атның картиналар ясавын күрәләр. Сәнгать белән шөгыльләнер өчен беркем дә комачауламасын өчен гараж-остаханә ишегенә “Кермәгез, борчымагыз” дигән язу эленгән. 

    Гарри Шахназаров ­тумышы белән Кавказдан, рәсем ясау белән балачактан ук мавыккан. 

    –     Башка балалар урамда уйнап йөргәндә, мин альбом һәм карандашлар алып рәсем ясый идем. Әти кирәкле барлык әйберләрне сатып алды, әти-әни минем һәрбер рәсемемә шатландылар, – ди Гарри Гургенович. – Өйдә төрле картиналар бар иде, ә минем караватым янында искиткеч келәм эленеп торды, анда – табигать күренеше: калкулыклар, күл, тимерче алачагы, ерактарак – боланнар сурәтләнгән иде. Мин әлеге келәмне күзәтә-күзәтә йокыга китә идем. Менә шулар миндә сәнгатькә, табигатькә мәхәббәт уяткандыр да инде.  
    Әңгәмәбез аның Ватаны турында башлангач, ир-ат хәзер инде анда барырга теләмәвен, чөнки хатынын да берьялгызын калдырырга куркуын, бары тик хатынын әнисе белән таныштырырга өлгермәвенә үкенүен әйтте. Аларның бер-берсенә бик тә охшаш, икесе дә шундый ук гади, мәрхәмәтле, туры сүзле булулары турында сөйләде.  

    Хатыны Раиса Дмитриевна бе­лән алар Мәскәүдә танышканнар. Бер-берсен яшьли түгел, ә бераз соңлабрак очратканнар, аңа кадәр Гарри Гургенович өйләнгән һәм аерылган булган. 

    –     Ул мине чибәрлеге, ­холкы белән әсир итте. Аннары өй­ләнештек, бәхетле идек, – дип сөй­ли ул. – Мин эштән кыскартуга эләктем һәм без  хатынымның туган шәһәре Тәтешкә кайтырга булдык. Китүе ямансу булды, ләкин бу – тормыш. Һәрбер кыенлыкны җиңеп чыгарга кирәк.
    Бәла берүзе генә килми, ди­ләр. Гарри Гургеновичның хатынында генетик чир, һәм ул ел саен көчәя бара: куллары, аяк­лары тыңламый башлый, сөйләшүе ­кыенлаша. Гарри Гургенович ун ел инде өендә барысын да үзе эшли: ашарга пешерә, җыештыра, юа. Мин аларга баргач, фатирда чис­талык һәм тәртип иде.  
    “Хатыныгызны да карарга һәм картиналар да ясарга сез кайдан көч аласыз”, – дигән соравыма, рәссам хатынының кулын алып үпте дә һәм елмаеп болай диде: – Менә ул – илһамландыручым. Ул минем барлык идеяләремне, эшләремне тормышка ашыручы, һәм бу миңа яшәргә һәм сәнгать белән шөгыльләнергә көч бирә. Мин үземнең картиналарны ясаганда хатыным тәрәзәдән карап, күзәтеп тора, син талантлы, сәләтле, дип әйтә.   
    Мин рәссамның остаха­нә­сендә дә булдым, аның эш­ләренә карап сок­ландым. Тәтеш рәссамы нигездә табигатьне, Идел, Вшиха, шулай ук Кавказ тауларының күренешен ясый.

    Әңгәмә барышында ир белән хатын кулга-кул тотынышып утырдылар, бер-берләренә ихтирам сүзләрен әйттеләр. 
    – Аллаһы Тәгалә кешегә күтәрә алырлык сынауларны гына бирә. Авыр, әлбәттә, шулай да барысын да башкарып чыгарга тырышам, әгәр аны ташласам, вафат булган әнием дә мине кичермәс иде, – ди Гарри Гургенович. 
    Менә алар – көчле ихтыярлы, кайгыда да, шатлыкта да, авырганда һәм сәламәт вакытта да бергә булган кешеләр, алар көн саен бер-берләренә ярдәм итеп, яшәү көче өстиләр. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: