Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Гитараның моңлы яңгырашын ярата

Шәһәрле Наталья Кудряшова – иҗади кеше, ул теләсә нинди музыка уен коралларында, фортепиано яки гитара булсынмы, уйнау сәләтенә ия.

Минем юл балачактан ук инде билгеләп куелган иде. Әти-әни мине алты яшемнән Казанга – консерватория белеме булган пианистка Лариса Байдеринага фортепиано дәресләренә йөртте. Теләсә нинди һава торышында бара идек. Әти хупламаса да, әни үз дигәнендә торды. Казанның балалар музыка мәктәбендә сигез ел укыдым. Ә аннары – Тәтештәге педагогия училищесының музыка бүлеген, шуннан соң – гуманитар-педагогия университетында укып чыктым. Аны пианистка буларак тәмамладым, – дип сөйли Наталья.
Егерме өч яшендә кулына гитара алган: аны кызга әнисе бүләк иткән. Наталья бер ай музыка уен коралларында уйнау курсларына йөргән, анда башкаларның ничек итеп уйнавын ләззәтләнеп тыңлаган.
–     Чал чәчле укытучы болай диде: “Сез нинди ягымлы...”, һәм ягымлы кыз музыка училищесы студентының шәхси дәресләренә йөри башлады, – дип уртаклаша ­Наталья.
Балалар сәнгать мәк­тәбендә укытучы булып эшләгәндә дә гитарада уйнарга өйрәнүен дәвам иткән.  
–     Гитара сагышларны тарата. Ул һәрчак киң танылуда булачак, дип саныйм. Бары тик классик гитарада гына уйныйм. Аның үзенә генә хас булган йомшак тавышы һәм моңлы яңгырашы өчен яратам, – ди Наталья. 
Алты яшьлек кызы Маринаны да фортепианода уйнарга өйрәтә. Вакытлар узу белән аның да әнисе кебек кулына гитара алуы бик тә ­ихтимал.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев