Гүзәл Мингалиеваның бәхет йомгагы
Гүзәл Мингалиеваның теләсә нинди катлаулы эшкә осталык, хезмәт бурычына тугрылык, күтәренке рух белән алынуы соклануга лаек.
(Тәтеш, 25 июнь, "Тәтеш таңнары", Мәдинә Ибәтуллина , автор фотосы). Гүзәл Мингалиеваның теләсә нинди катлаулы эшкә осталык, хезмәт бурычына тугрылык, күтәренке рух белән алынуы соклануга лаек.
Гүзәл Әсхәт кызы РФ Финанс министрлыгы Федераль казначылыгының район бүлегенә җитәкчелек итә. Ул үзенең хезмәт эшчәнлеген Тәтештә 42 ел элек башлап җибәрә. Язмабыз герое әйтүенчә, “финанс эшен башлангыч мәгълүматлардан башлаган, ут һәм суны кичкән”. Район предприятиеләрендә, банк бүлекләрендә бухгалтер да, икътисадчы да булып эшләгән.
Оештыра белү сәләте, һәр эшкә җаваплы караш, проблемаларда аңлый белү һәм төшенү теләге, аларны чишәргә ярдәм итү, игелеклелек, киң күңеллелек белән хезмәттәшләренең, җитәкчелекнең хөрмәтен казанган.
Гүзәл Әсхәт кызына 1997 елда шәһәрдәге банкларның берсенә җитәкчелек итү вазифасын ышанып тапшыралар, ул эшчәнлекне нульдән башлый. Үзәк урамда офис бинасы төзелә, тора-бара коллектив туплана, клиентлары җыела, кешеләр өчен банк хезмәтләренең спектры киңәйтелә.
Банк күп яктан Мингалиеваның абруе, аң-белеме, тәҗрибә һәм көч-кодрәте ярдәмендә район активы арасында көндәшлеккә сәләтле, районның әйдәп баручы финанс-кредит учреждениесенә әверелде, – дип уртаклашты хезмәт ветераны Әсхәт Гасимов. – Җайга салынган төгәл хезмәт район икътисадында чынбарлыктагы секторның инвестиция объектларын арттыруга йогынты ясады”.
Гүзәл Әсхәт кызын дүрт елдан соң, беренче тапкыр ачылган Федераль казначылыкның район бүлегенә җитәкче итеп билгелиләр. Ә бу янә билгеле бер оештыру этабы, эшне тиешенчә төзү һәм үстерү, матди-техник база булдыру. “Эшкә бик зур теләк белән алындым, минем өчен һәр яңа нәрсә кызыклы, – ди Гүзәл Мингалиева. – Хәзерге вакытта бездә бердәм, тату, үз вәкаләтләрен төгәл һәм тиз тормышка ашыручы профессионаллар коллективы эшли”. Җитәкченең эш сөючәнлеге, ныклыгы, төплелеге төрле дәрәҗәдәге мактау грамоталары белән билгеләп үтелгән: Гүзәл Әсхәт кызы “Финанс хезмәте отличнигы” күкрәк билгесе, “Кеше – алтын йөрәк” республика дипломы белән бүләкләнгән.
Югыйсә хезмәт көне эш белән тулыланган булса да, ул барлык иҗтимагый-сәяси кампанияләрдә, район чараларында катнашыр өчен дә вакыт таба. “Тәтеш районы мөхтәсибәте” мөселман оешмасына да теләп ярдәм итә һәм Татарстан мөселманнар берлегенең Тәтеш районы филиалы җитәкчесе булып тора. Аның өчен иҗтимагый эш – ул тирә-юньдәге дөньяны яхшырак итү мөмкинлеге, ә моның өчен шулай ук билгеле бер белем кирәк һәм Гүзәл Әсхәт кызы “Мөхәммәдия” югары мөселман мәдрәсәсендә белем алган. “Әдәп-әхлак тәрбиясе бишектән башлана һәм гомер буе дәвам итә. Игелек эшләр өчен үзеңнән башларга кирәк, – ди ул, – кешеләргә мәрхәмәтле булу зарур, чөнки ул күңел җылысы буларак әйләнеп кайта”.
Эштә кырыс һәм таләпчән булган Гүзәл Әсхәт кызы бер үк вакытта гаҗәеп шәфкатьле, ярдәмчел, аралашучан кеше. Аның күзләре игътибарлы, йөзе мөлаем һәм ихлас.
Эш өстәлендәге фоторәсемдә кайгыртучан һәм яраткан әбиләренә биш оныгы елмаеп тора. Гаилә кыйммәтләрен алар ире Рамил Рифкать улы белән бергә көндәлек хезмәт нәтиҗәсендә булдырганнар, өч балаларын тәртипле кешеләр итеп үстергәннәр һәм куелган максатларына үҗәтлек, ныклык аркасында ирешкәннәр. “Минем бәхет йомгагы өч төп нәрсәдән тора – бу гаиләдә, эштә, җәмгыятьтә үз урынымны табу”, – ди әңгәмәдәшебез.
Гүзәл Мингалиева яраткан эшенә озак елларын багышлап, һөнәр өлкәсендә акыл һәм холкы белән уңышка ирешкән. Бүген дә көч-кодрәте, иҗат рухы, район мәнфәгатьләренә хезмәт итү өчен тормыш куәте ташып тора.
Һәм Гүзәл Әсхәт кызы нәрсә белән генә шөгыльләнсә дә барысын да чын күңелдән башкара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев