Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Иң кадерлесе – якыннарыңның бәхете

Күптән түгел алтын туйларын билгеләп үткән тәтешлеләр Людмила һәм Александр Матаевлар тормышларында иң кыйммәтлесе гаилә дип саный.

(Тәтеш, 20 гыйнвар, "Тәтеш таңнары". Галина Таҗетдинова (автор фотосы)). Төмән өлкәсендә туып-үскән әлеге кешеләр язмыш аларны шулкадәрле еракка алып китәр дип уйламый да, фаразламый да, шулай да алар үзләре бу хакта бер генә дә үкенми. “Балачакта җирлектәге елгада балык тоту белән мавыктым, әби миндә табигатькә мәхәббәт уятты, ятьмә үрергә өйрәтте. Нәкъ тә менә ул һөнәргә дөрес юл күрсәтте. Шуңа күрә мәктәптән соң, балык сәнәгате техникумына укыр­га кердем, – дип сөйли РСФСРның балык­чылык хуҗалыгы хезмәткәре Александр Матаев. – Бервакытны каникул вакытында кайттым, шугалакка киттем һәм анда ягымлы кызны очраттым, таныштык, очраша башладык”.

Балык һәм диңгез җәнлекләре аулау буенча техник-механиклыкка укуны тәмамлагач, ТАССРга билгеләмә ала: башта аны Мамадышка юллыйлар, ә берникадәр вакыт узгач Тәтештә төпләнә. “Шәһәр миңа ошады, – дип сөйли ярты гасырлык стажы булган хезмәт ветераны. – Бик яхшы каршыладылар, балык заводына баш инженер булып килдем, ике елдан соң директор итеп билгеләделәр, читтән торып Горькийдагы су транспорты инженерлары институтын тәмамладым”. 

Аралар меңләгән чакрымнар белән исәп­ләнүгә дә карамастан, яшьләрнең хисләре сүрелми, һәм 1970 елның гыйнвар көнендә кәләш йортына бизәлгән пар ат килеп туктый, ә чанада – кияү елмаеп утыра. Туйдан соң, ирле-хатынлы Матаевлар ата-аналарының фатыйхасы, туганнары һәм якыннарының изге теләкләре белән икесенә бер булган яңа тормыш корырга юл тота. Вакыт тәгәрмәче әйләнә дә бөтерелә: тиздән кызлары Ирина якты дөньяга аваз сала, биш ел узгач – уллары Олег. Гаилә башлыгы, завод директоры буларак, иртәдән кичке караңгыга кадәр эштә, ял көннәре дә еш кына аның өчен бәйрәмчә булмый. Ә гаилә учагының җылысын саклаучы хуҗабикә, ательеда өс киемнәре тегү буенча мастер булып эшләп, йорт хуҗалыгын да үрнәк итеп алып бара, балаларны да үстерә. “Миңа түзде бит, барысына да ничек өлгергәндер”, – ди ягымлы тавыш белән ире үзенең тормыш яры турында.

Алтын юбилярлар чиксез яраткан Иделдә, урманда балалары белән бергә  уздырган бәхетле көннәрен җылылык белән искә ала, табигать җимешләреннән хуҗабикә төрле кайнатмалар әзерләгән һәм шулар белән барысын да сыйлаган, моны әлегә кадәр эшләвен дәвам итә. 
Матаевлар турында күршеләре киң күңелле, юмарт кешеләр буларак сөйли. 

“Вакыт сизелми дә үтеп китте, ышанып та булмый, – ди уйланып хуҗабикә. – Инде балалар да буй җитте. Иринаның да, Олегның да хәзер үзләренең балалары бар, безнең биш онык үсә”.

Язмабыз геройларының иркен зур йортында өлкән буын – Анастасия Александровна да (Людмила Александровнаның әнисе) яши, аңа быел 90 яшь тула. Тыл эшчәне олы яшьтә булса да йорт хуҗалыгында ярдәм итәргә тырыша һәм, әлбәттә, һәрвакытта зирәк киңәшен бирергә әзер. Өлкәннәргә ихтирам һәм хөрмәт бу гаиләдә үзгәртелми торган канун. Ир белән хатын лаеклы ялда булсалар да ямансулап утырмыйлар: җәен күп вакытларын яшелчә бакчасында үткәрәләр, кышын җәяү саф һавада йөрергә чыгалар, Тәтешнең үзләре өчен ничек якын булуын сөенеп күзәтәләр.

Хуҗабикәнең уңган куллары белән әзерләнгән сыйлы табын янына барысы бергә гаилә бәйрәмнәренә җыелган вакытлар якын кешеләр өчен иң көтеп алынган көннәр булып санала. “Кешегә күп кирәкми. Безнең өчен иң кадерлесе – балаларның һәм оныкларның бәхете, әнине сәламәт килеш күрү, кирәкле булу, менә, барысы да шулдыр, мөгаен”, – дип уртак­лашты гаилә тормышын иңгә-иң куеп яшәгән юбилярлар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев