Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Ярты гасырдан артык бергә яшиләр

Зөлфирә һәм Рифат Камалиевлар ярты гасыр бәхетле гомер кичерәләр.

фото: Галина Тазетдинова

Алар икесе дә күп балалы гаиләләрдән, зур һәм тату гаи­ләнең нәрсә икәнен ишетеп кенә белмиләр. 

— Без Кама Тамагы районыннан. Минем әти-әнинең — сигез, иремнең әти-әнисенең биш баласы бар иде. Безне хезмәт сөючән итеп тәрбияләделәр, бер эштән дә баш тартмадык, — ди Зөлфирә Кәлимулла кызы. — Әнием 64 ел сыер савучы булып эшләде. Мин фермага өченче сыйныфтан йөри башладым, сыер саварга ярдәм иттем, аның төркемендә алар 23 баш иде, ул вакытта бернинди җайланмалар да юк — барысы да кул белән савылды. Без, балалары, барыбыз да аңа ярдәм итә идек. Аны Мәскәүдә медаль белән бүләкләделәр, бу бүләкне алуында безнең хезмәтнең дә өлеше бар, диде ул. Иремнең әнисе фермада бозаулар карады, әтисе шофер иде, аларны да авылда тырышлыклары өчен хөрмәт иттеләр. 

Зөлфирә апа үзенең әбисе турында хөрмәт белән сөйли, оныклары анардан күпме мәхәббәт һәм кайгырту күргәннәрен искә төшерә. Нәкъ менә әбисе аны бик күп нәрсәләргә өйрәткән: икмәк, аш пешерергә, токмач кисәргә, аның күзәтүе астында кыз сөлгеләргә һәм мендәр тышларына матур итеп чәчәкләр чиккән.

Яшьләрнең очрашуы очраклы рәвештә була.

— Казанның төзелеш техникумында укыганда, Рифатның сеңлесе белән дуслаштык, — дип искә ала хатын-кыз. — Рифат миннән олырак, армиядә булып кайткан һәм Тәтеш авыл хуҗалыгына шофер булып урнашкан. Ноябрь бәйрәмнәренә метеор белән кайттык, ул сеңлесен һәм мине Кама Тамагы причалында каршы алды. Шулай танышып киттек. Без бер еллап очрашып йөрдек, мин укып бетереп диплом алуга өйләнештек. Ирем эшләгән оешма безгә берничә гаилә өчен уртак булган кухнялы фатир бирде. 

Яшь хатын бер эштән дә курыкмый, ПМКда штукатур-маляр булып эшли, шулай ук авыл хуҗалыгы техникумы һәм милиция биналарын төзекләндерүгә дә күп көч куя. Декрет ялыннан соң, сатучы булып эшләү өчен курслар үтә һәм шушы тармакта 40 ел хезмәт итә.

— Төрле кибетләрдә эшләргә туры килде, кайсы бригада да эшләсәк тә, дус-тату булдык, — дип сөйли хезмәт ветераны. — Эшемне яратып башкардым, кешеләр белән сөйләшергә хәзер дә сусыйм, элекке сатып алучыларымны күрәм, исәнләшәм, хезмәттәшләрем белән дә телефоннан гел аралашып торабыз. 

Хәләл җефете Рифат Әүхәт улы 20 елга якын шофер булып эшли, аннары ул да курслар үтә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатына суыткычлар буенча оста булып эшкә урнаша. Хезмәт стажы да аз түгел — 70 яшькә кадәр эшләгән, аның сүзләренчә, эшен яратып башкарган. Бүгенге көндә дә тик утырмый, һәрвакыт эш белән мәшгуль, аз гына акча эшләү мөмкинлеге булса, баш тартмый, эшкә алына. 

— Йортыбызны үзебез төзедек, гел төзекләндереп, карап торабыз, шуңа да бездә рәхәт. Өебез беркайчан да бушап тормаганына күнеккәнбез, күптән түгел генә икәү калдык, моңа кадәр безнең белән кайнанам — 33 ел, гаиләсе белән улым Радик 20 ел яшәде, үз йортларын булдыргач, күченеп киттеләр, — дип сөйли хуҗабикә. — Безнең бик матур бакчабыз бар, җимеш агачлары утырттык. Кыяр һәм помидор орлыкларын да үзем әзерләгәнне утыртам. Рассадасын үзем үстерәм, балаларыма да өлеш чыгарам. Кызым Лилия үзе укыган татар мәктәбендә — укытучы, киленем Рушания шул ук бинада балалар бакчасы мөдире булып эшли. Алар икесе дә минем кызларым, дус булып, бер-берсенә ярдәм итеп яшиләр. 

Элек ир белән хатын мөгезле эре терлек тотсалар, хәзер көз көне казлар алып үстереп саталар, сарайда тавыклар ел әйләнәсе йомырка салалар. Ял көннәрендә өйдә камыр ризыклары исе тарала, мондый тәм-томнан баш тартуы авыр. Камалиевларның өлкән буынын күрергә туганнары килә. Балалары аларга ике онык һәм ике оныкчык бүләк иткәннәр, хәтта оныгының улы да бар икән.

Зөлфирә Кәлимулла кызы күңел көрлеге өчен чәчәкләр үстерә. Чәчәкләренең иң яратканы — розалар, ул аларга үзе чыбыкча ялгый һәм тамырландыра. Узып баручылар еш кына бакча янына туктап, чәчәкләрнең төрлелегенә һәм матурлыгына хозурланалар. Хуҗабикә якыннарына чәчәк бәйләмнәре генә биреп калмый, сорап килгәннәренә утырту өчен үсентеләрен дә биреп җибәрә. — Без күршеләр белән тату яшибез, бу бик мөһим, — диләр тәтешлеләр. — Бездә барысы да аралашырга ачык кешеләр. Һәр кич ирем белән, салкыннан курыкмыйча, урам әйләнергә чыгабыз, җәй көне Җиңү паркы буйлап йөрү рәхәт, парк бездән нибары ике адымда гына. Сөенеп яшисе генә.
Гаиләгезнең озын гомерле булуының сере нидә дип соравыма, ир белән хатын, бер-береңне хөрмәт итәргә, һәрвакыт холык күрсәтмәскә, вак-төяккә үпкәләмәскә һәм үзеңнең тиң ярыңны яратырга кирәк, дип җавап бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев