Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Кадерле әни, сөекле әби булып гомер кичерә

Алабирдедә яшәүче Мөкатдисә әби Бикмуллинаның яшьлеге авыр сугыш елларына туры килгән.

–     Бөек Ватан сугышы башланганда кызга 11 яшь була. Әтиләре Миңнегазиз 1941 елның көзендә сугышка китә, берничә айдан хәбәрсез югала. Соңыннан аның Суслонгер лагерьларында һәлак булганлыгы ачык­лана, – дип яза безгә Алабирде авылы китапханәчесе Чулпан Нигъмәтуллина.
  – 11-12 яшьтән колхозда эшли башладык, төшкә кадәр укыдык, төштән соң эшләдек. Авыл читендә колхозның бик зур яшелчә бакчасы бар иде. Анда кишер, бәрәңге, суган, кызыл чөгендер үстерделәр. Без менә шул бакчада иртә яздан кара көзгә кадәр эшләдек. Сугыш беткән хәбәрне без яшелчә бакчасында ишеттек. Көрәкләрне ташлап, елга буена йөгердек. Кырда чәчүдәге җирдән безнең яшьтәш малайлар йөгереп кайтты, атларын да кырда калдырганнар. Барыбыз да шатлыктан көләбез, елыйбыз, кочаклашабыз – нәрсә эшләгәнебезне дә белмибез, – ди Мөкатдисә әби үткәннәрне искә алып.
Сугыш чоры баласы әйтүенчә, һәркем колхоз кырларында, терлек­челектә иртәдән кичкә кадәр хезмәт куйган. Үзләре үстергән игенне, кич утырып бәйләгән оекбаш-бияләйләрне фронтка озатканнар. Бөтен кешене бер теләк берләштергән: тизрәк сугыш бетсен дә, тормышлар җайлансын иде.
 Сугыш тәмамланса да, шул чакта башланган торф чыгару эшләре 1951 елга кадәр дәвам иткән. 


– Без, туган авылдан читкә чыкмаган, бер авыз урысча белмәгән яшь кызларны шунда эшкә җибәрделәр. Товар поездлары белән алып китәләр иде. 2 ел Кировта, 3 ел Ярославльдә торф чыгару эшендә эшләдем, – ди Мөкатдисә әби. – 6 ай эшләп, 6 айга авылга кайта идек. Эш көне 12шәр сәгатькә сузыла. Көрәкләр белән өске катны алабыз, аннан соң гына торф күренә. Аннан өченче кат торф чыга, анысы бигрәк авыр. Юеш торф кисәкләрен кибәргә өябез, сулы торф бик авыр, эчләр тартыша. Ул торфны кәрҗиннәргә салып вагоннарга төйибез. Бирелгән норманы без үтәргә тиеш. Озын баракларда яшәдек, урын-җир – саламнан. Эшләгән өчен хезмәт хакы түлиләр. Көнгә өч тапкыр ашханәдә ­тукландык. 

 


Кышларын аларны урман кисәргә алып киткәннәр. Ул вакытларның авырлыгын сөйләп бетерә торган түгел, ди Мөкатдисә әби. Урман кисәргә баручыларга колхоздан берничә килограмм он биргәннәр. Аннан ипи пешергәннәр. Ат артыннан җәяү барганнар, чиратлашып бераз атка утырып ял иткәннәр дә, яңадан җәяү атлаганнар. Алган бәрәңгеләр юлда барганда ук өшеп беткән. Аны пешереп тамак ялгаганнар. 
Ул Лаеш, Биябаш урманнарында эшләгән. Аларны бишәрләп фатирларга урнаштырганнар. Кисеп аударылган зур-зур агачларны бер метр­лы итеп кискәннәр. Кайсы көнне бер агачны кул пычкысы белән көне буе кисәргә туры килгән. Иртән каты-коты белән чәй эчеп киткән килеш эшләгәннәр, көндез – бер телем икмәк белән тамак туйдырганнар. Кичен эштән кайткач, боламык пешереп ­тамак ялгаганнар.
 Мөкатдисә әби 4 ел урман кисәргә барган. Ул елларда аның кышлары да бик салкын булган. Кулга кигән бияләйләре тишелеп интектергән. “Анда кичергәннәрне, күргәннәрне искә төшерсәм, күзләрем яшьләнә”, – ди Мөкатдисә әби.
Сугыштан соңгы елларда да ачлык дәвам иткән. Икмәк булмагач, үләннәрдән пешергән ашның туклык­лылыгы булмаган да диярлек. Сугыш елларының авырлыгын күргән Мөкатдисә әби 1953 елда Хәсип Бикмуллин белән гаилә корып җибәргән. Алар өч балага гомер биргәннәр, ләкин, ни аяныч, ике балалары вафат булган. Инде Хәсип абый мәрхүм булганга да 40 еллап вакыт узган. Хәзер Мөкатдисә әбинең 4 оныгы, 9 оныкчыгы бар. Ул алар өчен кадерле әни, сөекле әби ­булып кызы Рәйсә тәрбиясендә тыныч, матур гомер кичерә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев