Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Көчле рухлылар

Бөек Ватан сугышында катнашкан Иван Николаевич Авдонин турында без гәҗитебездә берничә тапкыр яздык. Татьяна Шитова безгә Удельное Нечасовода туган үзенең якташы турында сөйләде.

– Ул 1924 елда Барски Нечасово авылында туа һәм әти-әнисе Николай Федорович, Мария Никитична белән 6 яшькә кадәр шунда яши, – дип яза Татьяна Ивановна. – Гаилә дус һәм хезмәт сөючән була. Аның бабасы Федор Аксеновичны авылда хөрмәт иткәннәр. Башта алпавытка эшләгән, үзенә җир алгач, бик тә шатланган, анда ару-талуны белми эшләгән, үзенең нәсел дәвамчысын да җирне һәм эшне яратырга өйрәткән. Аның улы Николай үзенең йорт хуҗалыгында гына эшләп калмыйча, шулай ук чәчү сезонында  кем әйтә, шуңа орлык­лар чәчәргә ялланган, аның бу аеруча да уңышлы чыккан, моңа кулы җиңел булган, дияргә дә була. Федор Аксенович 20нче елларда ир туганы Тихон Аксенович, каен­агасы Антип Панов һәм Андрей Митянин  белән бергә ике гаиләгә җил тегермәне төзегән, ашлык сугу машинасы һәм май сыгып чыгару өчен җайланма сатып алган, мал-туар үрчеткән, ат фермалары корып куйган. Тормыш көйләнгән, иренмичә – эшлә генә.
1929 елда крестьяннарны колхозга керергә агитацияли башлаганнар. Баштарак Авдониннарга кагылмаганнар, ә 1930 елның язында өч колхозчы-активист, җирлектәге мәктәп укытучысы һәм Тәтештән уполномоченный килгән. Сыерларын алып китәбез дигәннәр. Бөтен гаилә ишегалдына йөгереп чыккан. Сигез яшендәге Шурага моны күрү бик авыр булган. Ул үзенең укытучысына күзләрен тутырып карап торган һәм берни дә аңлый алмаган, нибары яңаклары буйлап күз яшьләре тә­гәрәгән. Ничек алай? Ничек инде ул аларны туендыручысыз калдыра ала? Сыерны алып киткәннәр. Балалар зар елаган әниләренә сыенганнар, аның кулында әле тагын яңа гына туган бишенче сабые да булган, һәм бар көченә үксегәннәр. Аннары аттан мәхрүм калганнар, ә бит тиздән җир сөрер вакыт җитеп килә торган булган. Һәм Федор Аксенович белән аның туганы Тихонны да беркөн килеп алып киткәннәр. Ваня шул чакта беренче тапкыр “кулак” һәм “халык дошманы” дигән әрнүле сүзләрне ишеткән. Малай алып китеп барган бабасы артыннан үкереп елап чапкан. Бер атнадан әтиләре Николай Федорович белән хатынын, биш баланы һәм әбиләрен дә өйләреннән куып чыгарганнар. Федор Аксенович өч ел төрмәдә булган, аннары Николай Федоровичны алып киткәннәр, ул Марий урманнарында агач кискән.
Амнистиядән соң бабалары Федор белән аның туганы Тихон Аксенович авылга кайткан. Яшәгән урыннары буш булмаган, шуңа күрә башка почмак табарга туры килгән, үз торакларын булдырырга инде хәлләреннән килмәгән. 
Николай Федорович гаи­ләсе белән йортына кайтмаган, Тәтештә төпләнеп калган. Әмма ан­да да җиңелләрдән булмаган. Ваня 6 яшьтән ачлык һәм фәкыйрьлек ачысын татыган. Гаиләләренә ярдәм итәр өчен, балалар питомникта түтәлләрдәге чүпне утарга ялланганнар, барлык ярдәмне өйгә алып кайтканнар. Фәкыйрь яшәсәләр дә, тату булганнар. 
1939 елда тормышлары көйләнгәндә – Фин сугышы башланган. Һәм янә ачлык һәм мохтаҗлык. Һәм кабат афәт – Гитлер Германиясе белән сугыш. Гаилә башлыгын 1942 елның 10 гыйнварында мобилизацияләгәннәр. Сус­лонгерда укчы дивизия оешкан. Яшь солдатлар хәрби әзерлек күнекмә­ләреннән тыш агач та кискәннәр. Сугышчыларны февральнең беренче көннәрендә Калинин фронтына җибәргәннәр. Пулеметчы Николай Авдонин 22 февральдә үзенең беренче һөҗүм итүе вакытында һәлак булган, Авдониннар гаиләсе туендыручысын югалткан. Бабасының туганы Тихон Аксенович стройдан тыш хезмәткә чакырылган (яше буенча), Ижевскида оборона заводында эшләгән, шунда вафат та булган. Кыз туганы Александраны да апрельдә мобилизацияләгәннәр. 
Иван Николаевич та 1942 елның 22 июнендә чакыру кәгазе алган. Аңа 191нче аерым зенит броненосецының ПВО гаскәрләрендә Ленинград фронтында сугышырга туры килгән. 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград боҗрасын өзүдә катнашкан, Финляндияне азат иткән, Кариль муентыгында сугышкан. Ике тапкыр яраланган. “Ленинград оборонасы өчен” медале, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Кыз туганы Александра Николаевна 1942 елның июлендә сугышка кергән. Брянскида сугышкан, аннары Балтыйк буе фронтларында, башта операция ясау-яраларны бәйләү взводы санитаркасы булган, шуннан соң барлык  сугышны шушы ук частьнең хирургия операциясе шәфкать туташы буларак узган. Гвардиянең өлкән сержанты Авдонинаның намуслы һәм фидакарь хезмәтен Ватаныбыз югары бәяләгән, ул “Сугышчан батырлык өчен” медале һәм Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Сугыш тәмамланганда Кенигсбергта булган. Кече туганнары Михаил Николаевич та Ватанны саклаган.
Иван Николаевич 1946 елның 15 маенда демо­билизацияләнгән. Берни­кадәр вакыт Латвиядә яшә­гән, укыган һәм эш­ләгән, аннары Тәтешкә кайт­кан. Эшләгән, өйлән­гән, бер малай һәм кыз тәрбияләп үстерделәр, оныклары туды.
Иван Николаевич – ачык күңелле һәм аралашучан кеше, – дип билгеләп үтә Татьяна Шитова. – Аның белән сөйләшкәндә мине бу кешенең игелеклелеге һәм ихтыяр көченең нык­лыгы сокландырды. Ул балачагын, тормышын башка якка үзгәрткән язмышына зарланмый, кешеләргә ачу тотмый. Барысын да гафу иткән: начарлыклар үткәндә калган, хәзергесе бәхетле. Ул рухи яктан көчле кеше. Чын кеше. 
Иван Николаевич, аның әй­түенчә, илебез Президентына, республикабыз Президентына һәм җирлектәге җитәкчелеккә ветераннарга игътибар һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен ихлас­тан рәхмәтле.
Иван ­Николаевичка мартта 97 яшь ­тулды. Ул элек­­кечә рух күтә­рен­ке­ле­гендә яши һәм чиратта­гы Җиңү көнен, аның фике­ренчә, аңа тиңнәр булмаган бәйрәмне, каршылау хакында хыяллана.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев