Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Көчлеләр буыныннан өйрәнәләр

Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте шәкерте Никита Никулин социаль дәүләт стипендиясенә лаек булды.

(Тәтеш, 9 июнь, “Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова (автор фотосы). Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте шәкерте Никита Никулин социаль дәүләт стипендиясенә лаек булды.

Яшь егет “Янгын куркынычсызлыгы” белгечлеге буенча укуын тәмамлый. 

“Кечкенә вакытта махсус машиналар: янгын сүндерә торганнар, полицейскийларныкы – иң яраткан уенчыкларым иде, – дип сөйли ул. – Үземне һәрвакытта махсус кием белән күз алдына китердем.

Хыялымны чынга ашыру мөмкинлеге барлыкка килгәч, уйлап та тормыйча Тәтеш көллиятенә бардым һәм студент була алдым”.

Дүрт ел уку Никита өчен сизелми дә үтеп киткән. Ул тирән белем биргән укытучылар турында ихтирам белән сөйли, җитәкчелекнең укучылар теорияне гамәлдә куллана ала торган, даими үсештә булган күнекмәләр базасын кайгыртулары турында билгеләп үтә.
“Безнең көллияттә күп төрле чаралар оештырыла, спорт секцияләрендә шөгыльләнәбез,  мин җәмәгать тәртибен саклау буенча “Форпост” яшьләр оешмасы активисты булып торам, – ди яшь егет. – Шәһәрдә дә, республикабыз башкаласында да күмәк чараларда иминлекне тәэмин итәбез”. Форпостчылар өлкән тәтешлеләргә, хезмәт ветераннарына шефлык ярдәме күрсәтә. “Укудан соң, кайчакларда кар көрибез яки бакча казыйбыз, өлкәннәрнең элек ничек яшәүләре, илебезнең нинди булуы турында сөйләвен тыңлавы кызыклы. Без көчле ихтыярлы кешеләр буыныннан үзебезнең Ватан белән горурланырга, һәм, әлбәттә, аны сакларга өйрәнәбез”.
Никита Никулин яхшы укыганы, бәйгеләрдә, спорт ярышларында, иҗтимагый эшчәнлектә, шул исәптән волонтерлыкта катнашканы өчен республиканың 90 студенты исәбендә Казан Федераль университетына махсус дәүләт стипендиясе бирү өчен чакырыла. “Барысы да бик тантаналы булды, – дип уртак­лашты стипендия иясе. – Безнең каршыда ми­нистрлар чыгыш ясады, укучы яшьләргә дәүләт ярдәме хакында сөйләделәр”.
Шәкертен озатып барган сыйныф җитәкчесе Алексей Кудяев уку барышында үзен үрнәк, кызыксынучан укучы, дуслары өчен ышанычлы иптәш һәм педагогы өчен таяныч буларак күрсәткән Никита өчен бик шат булуын, аның укучылар өчен үрнәк булып торуын уртаклашты.
Алдагы планнары турындагы сорауга  чыгарылыш башта имтиханнарны тапшырырга, аттестация узарга һәм диплом алырга кирәк әле, дип җавап бирде. “Июнь азагында мине һәрбер ир-егетнең мактаулы бурычы булган – Росс­ия Федерациясе гаскәрләрендә хезмәт итү көтә, – диде яшь егет горурлык белән. – Армиягә теләп барам, чөнки үземнең эшемне киләчәктә гражданнарның иминлеген саклау белән бәйләргә телим”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев