Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Күңел канатланган чакта

Зур Әтрәчтә яшәүче җәмәгать эшлеклесе һәм шагыйрә Роза апа Фәйзуллина гаиләне ватанпәрвәрлек тамырлары шытып чыгу һәм туену чишмәсе, дип саный.

(Тәтеш, 30 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина). Кешеләр нәкъ тә якыннары, туган йорт нигезенең тирән тамырлары белән нык бәйләнгән. Һәр кешенең йөрәгендә якты хатирәләр яши, алар күпчелек, кешеләрнең тормыш юлын билгелидәдер, мөгаен.

Роза Габделнур кызы ­Фәй­зуллина сүзен шуңа да еракта калган балачак елларыннан башлагандыр күрәсең.

Халыктагы  зирәклекне үзебезгә  сеңдердек
Әнисе Бибиразиянең язмышы авыр булган. Биш яшьтән ятим калган, әнисе улын тудыргач, якты дөньядан киткән. Уналты яшьлек олы апасын Чолы авылындагы бер бай хатынлыкка алган, йортта хатын-кызлар башкара торган барлык эшләр кечкенә Бибиразия җилкәсенә төшкән. Өйгә хуҗабикә кирәк булгач, әтисе Турай авылыннан 25 яшьлек кызга өйләнгән. Ул аның балаларыннан бары тик берничә елга гына олырак булса да, аларга әниләрен алыштырырга тырышкан. Вакытлар узу белән гаиләдә алты сабый якты дөньяга аваз салган, әти-әниләре үзләренең яратуларын һәм кайгыртуларын барлык 10 балага да тигез итеп бүләк иткән.

Еллар үткән һәм Бибиразия кияүгә чыккан. Яшь гаилә акча эшләү ниятеннән Донбаска шахтага киткән. Сугыш тыныч тормышның астын өскә китергән. Оборона бәрелешләре барган, кешеләр­не эвакуацияләү игълан ителгән. “Кулында 9 айлык нарасые булуы аркасында гына әнигә билет сатып алу бәхете насыйп иткән. Эшелонны да шулай ук бомбага тотканнар, гаилә яна торган вагоннан могҗизалы рәвештә чыгып өлгерә алган. Алар бары тик бер айдан соң гына туган ягына кайтып җиткән һәм буш торган өйгә кереп урнашкан, – дип дәвам итә Роза апа сүзен. – Әни алны-ялны белми, көн-төн эшләгән. Зәмһәрир суык­ларда барысы белән бергә окоплар казыган. Шундый салкын вакытта, 1943 елның гыйнварында, мин, Роза, туганмын.

Әтинең инвалидлыгы бар иде, ул шахта шартлаганда зыян күргән, шулай да аның куллары акрынлап тернәкләнә башлады. Ул эшсез утырырга гадәтләнмәгәнлектән, яңа шөгыль үзләштергән – итекләр баса башлаган.  Шуңа да ачлык күрмәдек, итеккә сорау күп булды. Озын кышкы кичләрдә әни бишек җырларын һәм тормышны яратырга, өлкәннәрне хөрмәтләргә, күркәм гамәлләр эшләргә өйрәтә торган мөнәҗәтләр көйләде. Моңлы догалар яңгырашы астында без тынычлап йоклап китә идек. Әле тагын әни безгә матур әкиятләр сөйләде. Безгә балачакта җылы толыплар, фуфайкалар җәйгән кебек, мин дә оныкларым өчен идәнгә йомшак одеяллар җәям. Балалар: “Дәү әни, безгә әкият сөйлә”, – диләр. Ә мин аларга болай дим: “Әкият качмасын өчен, догалар өйрәнергә кирәк”. Минем белән бергә кабатлыйлар, өйрәнәләр һәм йоклап китәләр. Хәзер, ни аяныч, күпчелек ата-аналар сабыйларына әкиятләр сөйләми”.

Эшләргә дә, ял итәргә дә өлгердек
Җиде еллыкны тәмам­лаган, кичке мәктәптә укы­ган, КБОда, почтада эшләгән. Күршедәге Зур Әтрәч авылы егетенә кияүгә чыккан. Ире Ислам абый белән үзләренә йорт төзеп кергәннәр. Тормышларын ямьләп бер-бер артлы балалары туган. Фәйзуллиннар аларга хезмәтне ярату, хөрмәт, үзара аңлашу үрнәген күрсәтеп, һәркайсына ки­ләчәктә үзләренең тормыш юлын табарга ярдәм иткәннәр, туган җирләренә мәхәббәт тәрбияләгәннәр.  
“Фермада тавыклар караучы булып эшләдем, без дәүләткә йомырка тапшыру планын үтәдек һәм миңа Апаста тантаналы рәвештә Мактау грамотасы бирделәр, аны әлегә кадәр саклыйм. Сыер савучы булып хезмәт куйдым. Җәйге җәйләүгә атларда чиратлашып йөргәнне хәтерлим, кизү торучы сыер савучыга атларны ашатырга, су эчертергә, җигеп куярга кирәк иде. Ә эшкә без бергәләп җырлашып барып-кайта идек... Ул елларны сагынып искә алам – шатлана белдек, – ди Роза апа. – Кичләрен күршеләр белән аулак өйләргә җыелдык, анда бәйләргә, чигәргә өйрәндек. Бу үзенә күрә бер төрле халык мәктәбе булды, аң-белем тупладык”.

Шигырьләр йоклап китәргә ирек бирми
Тормышта төрле чаклары булган, әлбәттә, ә инде авыр вакытларда тын почмакка утырып, дәфтәренә шигырьләр язган, алар үзләреннән-үзләре агылып торган. Иҗат җимешләрен идән астына яшергән. Аннары аларны алып яндырган... Шигърият, кемдер өчен, шәм нурлары кебек, аның тормыш юлын яктырта. Моны бар кеше белән уртаклашырга омтылуы, күпкә соңрак барлыкка килгән. Роза Габделнур кызы, 2002 елда, иренең үгетләве белән, үзенең әсәрләрен безнең район гәҗитенә юллаган. “Тәтеш таңнары”нда бастырылган шигырьләрне күреп, кыенсынган да, шатлык та кичергән. “Төзәтүләрсез, кыскартуларсыз бастырдылар, – ди Роза апа. – Шигырьләр ничек туа дисезме? – Төннәрен йокыдан уянам да, күңелемә килгән шигъри юлларны язам, шигырьләр еш кына йоклап китәргә ирек бирмәгән чаклар да була. Йокларга ятам гына – йөрәк түреннән ургылып чыккан иҗади юллар барлыкка килә. Торам, язып куям... ятам һәм – янә шигырьләр туа...” Якташыбызның бүгенге көндә инде берничә җыентыгы дөнья күрде.

“Бурановский”ларга караганда, яхшырак!
Авыл активисты, “Бураново әбиләре”нең чыгышларын күреп, үзләренең ансамбльләрен оештыру нияте белән янып йөргән. Шунда ук исемен дә уйлап тапканнар – “Кызыл миләш”. Роза апаның шигырьләре ничектер бик тиз җырга да әверелгән, ул үзешчәннәрнең йөз танык­ламасына әйләнгән. Беренче тапкыр сәхнәгә чыккач, дулкынланганнар, әмма залның хуплавын күреп, канатланып киткәннәр: “Барысы да яхшы булачак!” Сәхнә киемнәре хакында уйлана башлаганнар. Унбише дә бертөрле кирәк булган. Сатып алганнар. Нидер җитмәгән... Алъяпкычлар кирәк! Сандыктагы “мөһим очракка” дип җыеп куйган бәз тукымаларын чыгарганнар, һәм җирлектәге оста тегүче Гөлчирә ханым матур итеп тегеп тә биргән. Бары тик бизәлеш әйберләре генә җитмәгән. Һәм шул чакта Роза апаның башына бәлки чәчәкләр белән матурларгадыр дигән уй килгән. Үзенең рәешкә кия торган чәчәкле күлмәген алган да, андагы розаларны санап чыккан. Җитәрлек. Икенче көнне барлык алъяпкычлар да чәчәкләр белән бизәп куелган. “Күлмәгем шкафта эленеп торган булыр иде, ә сәхнәдә  зәвыклы булып күренәләр”, – дип кө­лә үзешчән иҗат ­төр­кеменең җитәкчесе Роза апа. Җирлектәге авыл хуҗалыгы предприя­тие­се җитәкчесе Радик Нургалиев ярдәмендә соңрак башка киемнәр, зәңгәрсу, ал төстәгеләре барлыкка килгән, шулай да берен­челәре хәтерләрендә тирән уелып калган. 

Тыйнак рухи матурлыгы, йөрәгендә эчкерсез игелеге ташып торган Роза апа үзенең ару-талуны белмәс эшчәнлеге белән сокландыра. Ул – авылның мөслимәләр берлеге җитәкчесе,  “Ак калфак” иҗтимагый ­оешмасы бүлеге активисты, аның башкаруын­дагы игелекле гамәлләрнең исәбе шактый, әле тагын ул олыларны да, балаларны да гарәп теле гыйлеменә өйрәтә, туган ягы, анда яшәүче һәм хезмәт ­куючы кешеләре белән бик тә горурлана.

Фото Фәйзуллиннар архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев