Күңеле белән һәрчак Тәтештә
FLAMAX компаниясе генераль директоры, параспорт буенча ТРның стендка һәм пуля белән ату Федерациясе вице-президенты Фиргать Җиһаншин балачагы һәм яшьлеге, бизнесы һәм киләчәккә планнары турында сөйләде.
Фиргать Җиһаншинның көндәлек хезмәтендә буш вакытны табуы читен, шулай да ул туган шәһәренә кайткан чакларының берсендә “Авангард” гәҗите редакциясендә булды һәм журналистлар белән аралашты.
– Фиргать Вәгыйзович, балачак елларыгыз турында сөйләгез әле.
– Мин 1979 елда Тәтештә тудым. Әти ул вакытта балык заводында эшләде, ә әни педагогия училищесында хезмәт фәнен укытты. Туганнар арасында безнең гомумән укытучылар бик күп. Әйтергә кирәк, балачагым педагогия училищесында узды. Биш яшьтән алып 10нчы сыйныфка кадәр Рәшит Рәхимович Габдрахмановта гимнастика белән шөгыльләндем. Соңрак музыка белән мавыгып киттем, ансамбль составында район мәдәният йортында гитарада уйнадым. Мәктәптән соң, Екатеринбургтагы янгын-техника училищесына укырга кердем. Әгәр әни ягыннан күпчелек укытучылар булса, әти ягыннан – янгын сүндерүчеләр иде. Училищены бик яхшыга тәмамладым, Тәтешнең янгын сүндерү частендә бер ел инспектор булып хезмәт куйдым. Аннары мине билгеләнеш буенча Мәскәүгә укырга җибәрделәр. Укыган чакта – өйләндем, балабыз туды.
– Сезнең бизнес нәрсәдән башланды?
– Укуым тәмамлангач, Тәтешкә кайтырга кирәк иде, авырлыклар башланды. Янгын сүндерү хезмәтеннән китәргә туры килде. Укытучы Илдар Робертович Фәткуллов мәктәптә чакта ук безнең белән өстәмә рәвештә информатикадан шөгыльләнде. Бу миңа ярдәм итте, гаиләне тәэмин итү ихтыяҗы килеп тугач, мин компьютерлар ремонтлау компаниясенә урнаштым. Анда ярты эшләдем һәм үз эшемне ачарга булдым. Компьютерлар ремонтлау һәм аларны ил буйлап тарату буенча үземнең компанияне булдырдым. Иптәшем Игорь Гордеев (кыскасы, шулай ук Тәтештән якташым) белән бергәләп эшләдек. Үсеш аласы, ниндидер яңалык булдырасы килде. Локаль челтәрләргә “бәрелдек”, Интернет уздырдык.
Миңа бервакыт янгын сүндерү системасы ясарга тәкъдим иттеләр. Башта икеләндем, ләкин аннары янгын сүндерүче нәселеннән икәнлегемне искә төшереп, тәвәккәлләдем. Беренче проектларны уңышлы тормышка ашырдык. Без субподряд оешмасы идек, аеруча да зур компаниягә эшләдек. Вакытлар узу белән мин мөстәкыйль үсеш алырга кирәк дигән карарга килдем, ул чакта FLAMAX компаниясе белән зур эшләр барлыкка килде, без янгын сүндерү системасын урнаштыруга алындык. Штатта бүгенге көндә 60ка якын кеше эшли, моңардан тыш монтаж бригадасы бар, анда Тәтеш һәм Казан кешеләре хезмәт куя. Төп офис Мәскәүдә урнашкан, Казанда да филиалыбыз бар, аңа Игорь Гордеев җитәкчелек итә. Бизнес үсеш алды. Моның барысына да бердәм коллектив ярдәмендә ирешелде, әлбәттә. Безнең коллективта һәркем үз урынында, һәркайсының үз вазифасы, һәркем үзенең нәрсә белән шөгыльләнүен аңлый. Без 2016 елда үзебез өчен тагын берне – кешеләрне чиста су белән тәэмин итү буенча мәсьәләләр килеп туган муниципалитетларга эшләү юнәлешен ачтык.
Кыскасы, миңа Бинилект бизнесы мәктәбе кайбер нәрсәләрдә ярдәм итте, дип әйтә алам. Мәктәптә укыган чакта, Гүзәл Фәязовна Корнукова (бу чакта ул вожатый иде) ярдәмендә мин Казанның Татартек лагеренә эләктем. Шуннан соң – Бинилектка. Һәр елны без каникулларда Татарстан шәһәрләре буйлап йөрергә чыктык, анда безгә бизнес нигезләрен укыттылар. Ул вакытта моның нәрсә икәнлеген беркем дә диярлек белмәде.
– Сезнең хәйриячелек белән актив шөгыльләнүегез сер түгел, шул хакта сөйләгез әле.
– Мин бу хакта бик сөйләргә яратмыйм. Без бизнес белән “кара җиргә казык кагып” шөгыльләнә башлаганда, үзебезгә тернәкләнеп киткәндә авырлыклар туды. Компания аякка баскач, ярдәм итү һәм кайбер социаль проектларны да тормышка ашыру мөмкинлеге барлыкка килде. Мин 2015 елда Тәтешкә кайткач, Александр Сахарнов белән орчаштым, аралаштым. Шул мизгелдән нидер күңелемне кузгатты. Без элек тә хәйрия фонды белән ярдәм иттек, әмма биредә – башка тарих. Башта миң аңа дусларча булыштым, стендка атуга да катнашым юк иде. Вакытлар узу белән компания параспортчыларга ярдәм итеп, әлеге юнәлешкә адымнар ясый башлады. Шулай ук яшь көрәшчеләргә, Сәгыйть Ибраһимов (ирекле көрәш мәктәбендә тренер) шәкертләренә дә булышабыз. Балаларның күзләре бәхеттән балкуы үзе үк бик кадерле!
– Күптән түгел генә сезне ТРның стендка һәм пуля белән ату Федерациясе вице-президенты итеп билгеләделәр. Әлеге спорт төре белән сезне нәрсә бәйли?
– Без ике ел дәвамында параспортны актив рәвештә алга җибәрергә тырышабыз. Күптән түгел генә FLAMAX компаниясе стендка ату буенча Татарстан командасының генераль партнеры булды. ТРның пуля белән һәм стендка ату Федерациясе президенты Сергей Демин белән шушы араларда Россиянең Паралимпия комитетында булдык, анда безгә парастендка ату буенча Россиянең беренче чемпионатын уздырган өчен Грамота тапшырдылар.
Федерациягә мин Сергей Константинович ярдәме, аның ышанычы белән эләктем. Аның хыялы бар, ул минем дә хыялыма әйләнде: Василий Мосинның Россиянең Олимпия уеннарында бронзасы, Светлана Деминаның көмеш медале бар, ә алтын әлегә юк. Без бу медальне эшләп алырга тырышачакбыз, һәм аны тәтешле Александр Сахарнов алуын телим. Моннан тыш, без стендка атуны киң җәелдерү белән шөгыльләнәбез. Безнең алда әле тагын бер бурыч тора – Свияга стендка ату комплексын халыкара дәрәҗәдәге ярышларны уздыру үзәге, спортчылар өчен үзенә бер төрле Мәккә итү.
– Стендка ату сәләтен үзегездә инде сынап карагансыздыр. Спорт тәлинкәләренә эләктерә аласызмы?
– Эләктерәм. Күнекмәләр ясыйм, көннән көн ешрак шөгыльләнәм. Безнең хәтта үз командабызны булдыру теләге дә бар.
– Гаиләгез хакында сөйләгезче.
– Өйләнгән, ике балам бар, олысына – 18, кечесенә – бер яшь. Хатыным Оксана белән бергә FLAMAXны киң җәелдерәбез.
– Тәтештә еш буласызмы?
– Еш кайтабыз. Соңгы 2 айда дүрт тапкыр кайттык.
– Татар телендә сөйләшәсезме?
– Аз аралашам, шулай да аны бик яхшы аңлыйм. Балалар – юк, кечесе беләчәк, дип уйлыйм. Безнең гаиләдә татар телендә сөйләштеләр. Мин Тәтештән киткәннән соң, аралашканым булмады. Әмма киләчәктә туган телне белергә һәм аны үзем өчен өйрәнергә телим.
– Тәтештә кайсы урыннарны яратасыз?
– Шәһәрнең көньяк өлешендәге калкулыклар, без чана шуган урын “Улитка”. Минем башымда менә шундый күренеш: Иванов урамы тәмамлана, һәм чал Идел җәйрәп ята. Андый урыннар беркайда да юк. Пристаньне яратам. Аның белән шулай ук балачак хатирәләре бәйләнгән: мин балык тотарга йөрдем. Хәзерге вакытта Сабан туе уза торган урынга йөрү ошый иде. Без бала чакта шунда, яңгырдан соң, гөмбә җыярга йөрдек. Мәктәп чагындагы тагын бер урын – чокырга төшү юлы, биредән гаҗәеп матур күренеш ачылып тора. Фаина Хәсәновна безне походка алып йөрде. Без учак кабыза, таңны каршылый, бәрәңге пешерә һәм өйләргә бәхеттән балкып кайта торган идек. Андый мизгелләр онытылмый.
– Егерме ел элек сез үз тормышыгызны хәзерге кебек итеп күз алдына китерә идегезме?
– Юк, мин Тәтештә яшәрмен дип уйлаган идем. Шулай да бер генә дә үкенмим. Мин кайттым, дип әйтергә була, дөрес, бераз башкача сыйфатта, һәм бу бик яхшы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев