Кеше кирәкле булырга тиеш
Валерий Кулаженков – ТРның физик культура отличнигы, педагог, спортчы, искиткеч юмор хисе булган кеше.
(Тәтеш, 21 гыйнвар, «Тәтеш таннары», Елена КАЛАШНИКОВА). Валерий Ивановичның үз үрнәгендә никадәрле талантлы физкультура укытучылары тәрбияләвен санарга кем дә булса алынырмы икән, чөнки Тәтеш педагогия училищесында (хәзерге гражданнарны яклау көллияте) ул утыз елдан күбрәк хезмәт куйган. Өстәвенә, педагог үзенең тормышын спорт белән бәйләячәгенә кече яшьтән үк ышанган була.
Ул Коры Салмановкада туа, әлеге торак пункт безнең район картасында инде юк. “Гаиләдә мин иң кечкенәсе булганлыктан, иркә бала булдым, – дип белдерә Валерий Иванович. – Әти-әни эшләде, ә мине кече яшьтән үк әбием тәрбияләде”. Кулаженковлар гаиләсе яшәү урынын иң соңгыларның берсе булып калдырып китә – Людоговкага күченәләр. Биредәге малайлар үзләренең спорт клубын оештыра, футбол һәм хоккей уйный. Аларның башлангычын өлкәнрәк яшүсмерләр дә хуплый: кирәк-яраклар сатып алалар, киңәшләре белән генә түгел, шулай ук эшләре белән дә ярдәм итәләр. Валерий Иванович спорттан мәктәптә дә аерылмый: һәрвакытта спортзалга йөри, волейбол, баскетбол белән шөгыльләнә, әле тагын ул бик яхшы билгеләренә генә укырга да өлгерә. Шуңа күрә Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына бернинди кыенлыкларсыз укырга керә. Әмма 1979 елда СССР халыклары Спартакиадасы үтә. Ул чакта тулай торакта телевизорның булмавы ярышларны карап-күзәтеп барырга мөмкинлек бирми, аңа документларын алырга һәм Тәтешкә кайтырга туры килә. Шушы ук елны педагогия училищесының физик тәрбия бүлегенә укырга керә, анда ул вакытта Вячеслав Тимирясов, Геннадий Солдаткин, Николай Селюков укыткан. Валерий Иванович нәкъ тә менә аларны үзенең остазлары дип саный. Әле тагын Владимир Бичуковка да рәхмәтле, уку йортының аның башлангычындагы волейбол командасы төрле дәрәҗәдәге ярышларда берничә тапкыр җиңү яулый. Ә аннары – Казан дәүләт педагогия институтының физик тәрбия факультетында укый, хезмәт эшчәнлеген Урюм мәктәбендә башлап җибәрә, ике ел Удельное Нечасово мәктәбендә укыта, Тәтешкә кайта, дүрт ай спорт комитетында эшли, аннан сәләтле педагогны педагогия училищесына күчерәләр. Биредә, студентларны да укыта һәм беррәттән сабыйлар белән баскетболда да шөгыльләнә. Ул һәрвакытта кызыксынып эзләнүче педагоглар исәбендә: хәзер инде студентларны баскетболга гына түгел, мини-футболга да өйрәтә. Аның шәкертләре әлеге спорт төрләре буенча Татарстанда иң яхшыларның берсе дип саналалар.
Валерий Кулаженков – үзенчәлекле кеше, аның белән таныш булган һәркем моның шулай икәнлеген раслый. Ярышлар вакытында аның артыннан күзәтеп тору – чын канәгатьлек хисе кичерү: педагог уен барышына тулысынча “чума”, хис-тойгыларга бирелә һәм җиңүгә өметләнә. “Уйнаган вакытта – туп, партнерлар һәм сыбызгы, аннары гына инде калганнары”, – дип белдерә ул.
Утыз елдан артык балалар белән эшләгән кешедән без, төрле буын студентлар арасында аерма бармы дип сорамый кала алмадык. “Сез беләсезме, балалар – пластилин кебек, алардан барысын да эшләп була. Алар үзгәрми, җәмгыять һәм олылар үзгәрә”, – дип җавап бирде ул, бераз уйланып торгач.
Валерий Иванович биш ел элек үзен яңа урында сынап караган: хәзер ул Тәтеш ягы тарихы музее ишек төбендә күп сандагы туристларны сәүдәгәр Серебряков ролендә каршылый. “Менә, хәтта сакал да үстердем”, – ди ул йөзендәге сакал-мыегын сыйпап. – Игътибар үзәгендә булу, Тәтешне күрсәтү, кешеләр белән төрле темаларга аралашу күңелле”.
Ару-талу белмәс тикшерүче, спорт һәм тарих белән мавыгучы, берничә ел элек үзенең хакыйкатен барлыкка китергән: “Сәламәтлек тәртиптә – гаиләмә, дусларга һәм күнегүләргә рәхмәт”. Әле тагын, кеше һәрвакытта кирәкле булырга тиешлегенә ул ышана, һәм үзенең укучылары белән бик горурлана, әгәр алар яхшы кешеләр булып үскәннәр икән, димәк, барысы да юкка гына эшләнелмәгән дип саный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев