Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Кеше язмышы

Бөек Ватан сугышында катнашкан Иван Авдонин еш кына район һәм республика гаммәви мәгълүмат чараларындагы язмалар һәм телетапшырулар герое булып тора. Чөнки ул, чынлап та, башкалардан аерылып торган шәхес...

(Тәтеш, 17 ноябрь, Тәтеш таңнары). Иван Николаевичның бөтен тормышы – нык­лыкка сынау. Ул үзенең язмышы турында сөйли башлагач ук, моңа шунда ук инанасың. Ни гаҗәп, әмма ветеран үткәндәге балачагын бик яхшы хәтерли. “Мин 1924 елның 31 мартында Кызыл Нечасовода туганмын. Миңа биш яшь иде, әти кырда сабан сөргәндә үзе белән мине дә алды. Ат ак күбеккә батты, әтинең күлмәге тиргә манчылып юешләнде. Бабай ашлык чәчә, ә бу шулай ук чынлык­тагы фән: адымны да билгеләнгәнчә атларга кирәк. Иген үстерүе җиңел түгел. Суктырып алынган игенне амбарга өйдә тукылган тукымага салып куйдылар. Бервакыт йомышчы килде дә ашлыкны Тәтешкә тегермәнгә илтергә кирәк дип хәбәр итте. Ә түләнми калган өлешне берничә көннән соң тапшырырга туры килде. Әти мине үзе белән шәһәргә алды. Горький урамындагы чокыр янында Колсанов тегермәне бар иде, рәшәткәләр эчендә двигательләр эшли, һәм алар миңа шулхәтле ошадылар. Августта көзге уҗымны чәчәр вакыт җитте. Ир-егетләр гадәттәгечә җир бүләр өчен авыл урамы уртасында җыелышып утырдылар: һәр гаиләгә норма буенча. Иван Чичеров килде һәм болай диде: “Ир-атлар, беркемгә дә җир юк. Аларның барысы да колхозга бүленеп күчә, керер өчен гариза языгыз. Бары тик Яков Калишинга гына бирәбез, аның уллары армия­дә хезмәт итә”. Ә Яков җавап бирә: “Бәгырь кисәкләрем, җирне һәм шулай ук атымны да үзегезгә алыгыз, минем аңа ашатырга барыбер бернинди азыгым да юк”, – дип сөйли Иван Николаевич.

Колхозга керүдән баш тарткан өчен бабасын дүрт елга хөкем итәләр, аның артыннан ук әтисен дә алырга киләләр, аны алты айга мәҗбүри эшкә җибәрәләр. Өйдә хатын-кызлар, әтисенең авыру абыйсы һәм биш бала кала, кечесенең тууына нибары ике атна, олысына җиде яшь була. Колхозга башта сыерларын, аннары атларын алалар, ә шуннан соң йорттан да мәхрүм калалар. Шуңа күрә Тәтешкә килеп төпләнәләр. “Гаҗәп­ләнәм, әти-әни безне ничек итеп үстерә алды икән. Ашарга тәгам ризык юк иде. Мәктәп балалар белән тулы, алар өч сменага бүленеп укый, төнлә бернәрсә күренми, берүзең өйгә кадәр кайту мөмкин түгел. Фин сугышы башланды, һәм без укуны ташларга мәҗбүр булдык. Сыйныфтан сигез кешене Казанга һөнәр өйрәнү училищесына җибәрделәр, без бит очраклы рәвештә эшләгән акчага яшәдек. “Ашлык әзерләү”дә игенне җилләтәбез, моның өчен көнгә өч сум алдык. Бер бөртек ашлыкны кесәгә салып китеп кара әле. Әмма без алмадык инде, әлбәттә”, – дип искә төшерә Иван Николаевич.

Уналты яшь тулган көнне паспорт алырга милициягә юл тота. Кире кайтканда шәһәрдәге электр станциясе яныннан үтә. “Ишекләр ачык иде, двигательләрне күрдем, балачактагы Колсанов тегермәнендәге кебек, һәм йөрәгем кысып куйды. Уйлыйм: “Менә монда эшкә урнашсаң иде ул”, – дип уртаклаша Иван Николаевич. Һәм аны машиналар майлаучы итеп эшкә алалар. Айга 120 сум акча түлиләр. Өлкән хезмәттәшләреннән тәҗрибә туплый, әдәбият укый һәм өч айдан соң аны машинист итеп күчерәләр.
Сугыш башлангач электр станциясендә нибары дүрт ир-егет кала. Тиздән аны ябалар, һәм 1942 елның җәендә Иван Авдонинны фронтка җибәрәләр. Ул Ленинград фронтында 191нче аерым зенит бронепоезд ПВО составында радист һәм артиллерияче була.
Яшь сугышчы зенит бронепоездындагы барлык солдатлар белән бергә Ленинград өлкәсендәге тимер юлны саклый, Тихвин, Пикалево, Синявино һәм башка тимер юл станцияләрен саклый. Иван Авдонин блокаданы күз яшьләре аралаш искә төшерә: “1941-1942 елларда Ленинград ярына бик күп азык-төлек китерәләр, ә аларны шәһәр үзәгенә кадәр илтергә берничек тә мөмкинлек булмый. Кешеләрне Тихвинга ташырга дигән боерык килә. Пристань ясыйлар: ярга кадәр аларны алып киләләр дә бит, ә хәлсезлектән күбесенең юлда барып җитәрлек түземлеге калмый”.

Иван Николаевич Җиңү хакында Латвиядә булганда ишетә: бердәмләшеп “Ура!” кычкыр­дык, салютлар аттык”. Ул II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “Сугышчан хезмәтләре өчен” медале, “1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германия янында җиңгән өчен” медале, “Ленинград оборонасы өчен” медале һәм башкалар белән бүләкләнә.
Шәһәрдәге электр станциясенә 1960 елда әйләнеп кайта, автослесарь булып эшли. Сафтан чыккан берничә машиналардан өр-яңа кебек итеп берне җыя. Ваня абыйны, хезмәттәшләре аны шулай дип атыйлар, һәр­вакытта хөрмәт һәм ихтирам итәләр. Хәтта хәзер, еллар узгач та, “Челтәр компаниясе” ААҖ Буа электр челтәрләре Тәтеш РЭЧ җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре ветеран янына барып, хәл-әхвәлен белеп торалар.
Ветеран олы яшьтә булуына карамастан, аны һәрвакытта да өйдә очратырга мөмкин түгел. Без килгән көнне дә ул оныгын күрергә, кибеткә барырга да өлгергән: ул “Ока” руле артында шәһәр юлларында үзен ышанычлы итеп тоя. 

Көньяк урамындагы Иван Авдонин яшәгән йортка кергәндә стенада “Биредә Бөек Ватан сугышы ветераны яши...” дигән сүзләр язып беркетелгән. Югыйсә берничә сүз, әмма анда – тулы бер тормыш һәм кеше язмышы сыйган.
Елена КАЛАШНИКОВА (автор фотосы)  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев