“Кешеләрнең хөрмәте – үтелгән юлга бәя”
Үткен карашлы әлеге хатын-кыз өлкән буын тәтешлеләргә таныштыр, мөгаен, әмма аның катлаулы язмышы хакында күпләр белмидер.
(Тәтеш, 14 ноябрь, "Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова (автор фотосы) )
ТРның атказанган укытучысы Эльза Әмирова Уфада укытучы һәм клуб мөдиренең күп балалы гаиләсендә якты дөньяга аваз сала. Әтисе белемле һәм максатчан кеше була, нәтиҗәдә ул Уфа башкарма комитеты секретаре вазифасын били, ә аннары Башкортстан игенчелегенең халык комитетын. Әмировлар гаиләсе өчен 37нче ел кайгылы килә, әтисен халык дошманы дип атып үтерәләр, ул чакта Эльзага нибары бер яшь була. Әнисе мәктәптәге эшеннән азат ителә, ул аш пешерүче, техничка булып хезмәт куя, үзенең балалары өчен бераз булса да акча юнәтергә тырыша, әмма үлемгә китергән яман чир аны гаиләсеннән тартып ала.
“Мин балалар йортына эләктем, – дип искә төшерә Эльза Зәки кызы. – Тәрбиячеләр безгә мәрхәмәтле булды, туклану, кием яхшы иде. Музыка укытучысының оста итеп гармунда уйнавы минем хәтердә уелып калды, миңа гимнастика, акробатика күнегүләре, бию белән шөгыльләнү ошый иде”.
Унынчы сыйныфтан соң кыз, әнисе кебек, педагог булырга уйлый, Казан университетының тарих-филология факультетына укырга керә, гомерендәге бердәнбер мәхәббәте Рәхим Гариповичны да шунда очрата, алар бер төркемдә укыйлар. “Миңа дулкынландыргыч хатлар язды һәм егетләр аша тапшырды, тыйнак иде, – дип сөйли ягымлы тавыш белән үзенең булачак иренә карата чиста һәм якты хисләр барлыкка килүе турында әңгәмәдәшем. – Мине саклады, аның рөхсәтеннән башка мине биергә алырга беркемнең дә кыюлыгы җитмәде. Бишенче курста чакта чәй табыны янында кечерәк туй уздырдык”.
Билгеләнеш вакыты җиткәч, яшьләр эш урынына бергә җибәрүләрен үтенәләр. Шулай итеп алар Олы Тарханга юлланалар һәм “Кызыл байрак” редакциясе хезмәткәрләре булалар, ә инде Олы Тархан районын Тәтеш белән берләштергәч, “Ленин хакыйкате”ндә (гәҗитебезнең элекке исеме) хезмәт куя башлыйлар. Беренче уллары Рәшит тугач ирен Келәштәге сигезъеллык мәктәпкә директор итеп билгелиләр, ә Эльза Зәки кызы балаларны рус теленнән һәм җырдан укыта. “Бу иң бәхетле елларым булгандыр, мөгаен, анда Фәрит белән Айрат якты дөньяга туды, – ди елмаеп Эльза Зәки кызы. – Тормыш кайнап торды диярлек, мәктәптә дә, иҗтимагый тормышта да өлгерештек. Шундый чаклар да булды, ирем эштән кайта, ә мин – китәм, әле тагын сәнгать җитәкчесе дә идем бит. Авыл кешеләре белән никадәр чаралар үткәрдек, келәшләр – тату, киң күңелле, кунакчыл халык”.
Ләкин педагоглар гаиләсе бер урында утырып тора алмый. Ире чираттагы эшкә – Тәтештә башкарма комитет рәисе урынбасары итеп билгеләнә, хатынына башлангыч уку буенча Роно методисты вазифасын тәкъдим итәләр, анда 23 ел хезмәт куя.
“Үз эшемне бик яраттым. Коллектив искиткеч яхшы иде, бер-беребезгә ярдәм иттек, булыштык, – дип сөйли педагог. – Районга юлда очраган машинага утырып бара идек, төн кунып калырга да туры килде, һич кенә дә зарланмадык, аның каравы кызыклы иде. Башлангыч сыйныф укытучылары – үзләренең балалары кебек, мөлаем, ачык күңелле, аралашучан халык”.
Эльза Зәки кызы бүгенге көндә лаеклы ялда, ул туганнары һәм якыннарының кайгыртуын тоеп гомер кичерә, шулай да яраткан ирен югалтудан күңеленә салынган тирән яра әлегә кадәр төзәлми. Олы улы әнисе янына көн саен кереп йөри, ә Казанда яшәүче уртанчысы һәм кечкенәсе бик еш шалтыратып торалар, сәламәтлеге турында сорашалар, һәр ике атна саен кайталар. Дүрт оныгы – әби өчен зур сөенеч.
“Элекке хезмәттәшләремнең урамда танып исәнләшүләре шатландыра, аралашабыз, үткәннәрне искә алабыз. Туган көнемдә телефон аша күп котлаулар кабул итәм, район хакимияте вәкилләре килә, – ди ТРның атказанган укытучысы. – Тормышны булдыра алганча яшәдем, ә кешеләрнең хөрмәте – үтелгән юлга бәя”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев