Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Хәрби бурычны намуслы үтәп

“Теләсә нинди хәлдә дә үзара аңлашу һәм ышанычлы булу, менә шулар иң кыйммәтле сыйфатлар да инде”, – ди тәтешле, юстиция подполковнигы Александр Хазов.

(Тәтеш, 20 февраль, «Тәтеш таннары», Мәдинә ИБӘТУЛЛИНА (автор фотосы) ). Язмабыз герое Башкортстанда туа, җирле яшәүчеләр аны Екатериновка дип атап йөртәләр икән. Көньяк Урал. Таулар... Туган нигезеннән Дүшәмбе шәһәренә туганнарына киткәндә 14 яшьлек үсмер, таулар аның тормышының бер өлешен биләп торачагын һәм тат­лы йокысын бүлеп куркыныч төш булып янәдән-янә күңел халәтен кузгатып, шартлау тавышлары булып сискәндереп торачагын уйламагандыр да... “Язучы Максим Горький әсәрендәге кебек, кешеләр арасына чык­тым. Иртәрәк, әлбәттә, әмма моңа үкенмим, – дип елмаеп сөйли Александр Николаевич. – Төзелеш училищесына укырга кердем, бер үк вакытта эшләдем дә. Бервакыт практика вакытында биек тауның зурлыгына һәм матурлыгына хозурланып, шунда үлән чабам. Вакыйгалар чылбыры... Чынлап та бу тормышта барысы да бер-берсенә бәйләнгән. – ДОСААФ мәктәбенә укырга бардым, көрәш белән шөгыльләндем. Җәйге хезмәт курсларына язылырга теләдем, очучы булу хыялым бар иде, ә анда җыюлар тәмамланган булып чыкты. Парашют спорты белән мавыга башладым. Мондый әзерлек булганга күрә, хәрби комиссариатта башта ук Үзбәкстанга, Төркестан хәрби округына билгеләделәр. Разведка бригадасы командиры Әфганстанга җибәрер өчен отряд оештырды. Ирек­ле рәвештә. Без анда игълан ителмәгән сугыш баруын белә идек. Алда торган хәлләрне кичерергә әзер булганмы икән без. Егетләрнең барысы да диярлек ризалашты. 1981 елның 25 октябрендә Әфганстан белән дәүләт чиген чыктык. Чит-ят җирдә көндәлек тормыш башланды, ул күбрәк матур әдәбиятта язылган җанлы әсәрләргә охшаш иде: коры таулар, сусыз тарлавык­лар, кышлаклар, бик нык кызган тузанлы һава. Үзебезне үткән заманга эләккәндәй хис иттек”. Разведка төр­кеме бүлеге командиры Александр Хазов хәрби шартларда тәҗрибә туп­лап, күп кенә опе­рация­ләрдә катнаша.­ ­

“7 но­ябрьдә засадага эләктек, – дип дәвам итә әңгәмәне Александр Николаевич. – Бу көнне без операция үткәрдек, ул уңышлы булды. Ләкин төнлә, рота лагерьгә кайтканда, безгә ут ачтылар. Һөҗүм кире кайтарылды, ләкин без Новосибирскидан рядовой Горбуновны югалттык. Бәрелеш урынына бардык, эзләдек, әмма таба алмадык. Ни аяныч, егетнең язмышы әлегә кадәр билгесез булып кала. Женяның әнисе килде, улы турында мәгълүматлар эзләде, ул аны үзенең бөтен гомере буена көтәчәк һәм эзләячәк. Хәрби операцияләр берсе артыннан берсе үткәрелде – югалтулар, яраланулар... 6 декабрь... Тау итәге разведкасы мәгълүматлары буенча, биек таулар арасында,  Джар-Кудук кыш­лагындагы базада һөҗүмче гранатометчылар һәм элемтәчеләрне әзерләгәннәр. Әлеге базаны инде ике часть кулга төшерер­гә тырышты, әмма булдыра алмадылар, югалтулар булды һәм чигенделәр. Хәрби хәрәкәтләр алдыннан генерал безне тезеп бастырды да кисәтте: “Яхшы ныгытылган база, күп­ләр әйләнеп кайта алмаячак”. Без аны җиңеп алдык. Өчәү һәлак булды... Кече сержант, төркемнең командир урынбасары, тумышы белән Ташкенттан булган Рәшит Рәхмәтуллинның Әфганстанда ике ир туганы һәлак булды. Аның хезмәт итәргә бармау мөмкинлеге дә булган, ләкин язмышы шулай язгандыр, мөгаен – туганнарының тәкъдирен бүлешү. Щегалев Леонид, бүлек командиры, кече сержант Калинин Михаил... Алар мәңгегә яшь булып калдылар... Минем ике аягым яраланды, госпитальдән соң кире үзебезнекеләр янына кайттым. “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләндем. ­(Автор искәрмәсе: Александр Хазовка батырлыгы һәм кыюлыгы өчен әлеге бүләкне Свердловск КПСС обкомының беренче секретаре буларак, ­Борис Ельцин үзе тапшырган).

“Бу сугыш нигә һәм кемгә кирәк булган?” – дигән сүзләрне ишетәм кай­чакларда. Без үзебезнең хәрби бурычны үтәдек. Хәрби тормышның гадәттән тыш авыр шартларында, гомеребезне сәгать саен куркыныч астына, хәлиткеч үлемгә куеп, хәрби антка, сугышчан һәм кешелек бурычларыбызга туг­рылык сакладык. Һәрберебез югары бүләккә лаек иде”.

Быелның маенда батальон командиры газаплар да, рухи төшенкелекләр дә, кыенлык­ларны да шактый үз башларыннан кичергән үзенең сугышчы “әфганчыларын” – Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны шу­лай атап йөртергә гадәтләнгән, янә бергә җыярга ниятли. Бүгенге көндә алар гадәти тормыш, көндәлек мәшәкатьләр һәм киләчәкне кайгыртып яшиләр. Очрашачаклар, үзләренең сугышчан дусларын һәм хезмәт иткән елларын искә алачак­лар. Моны хәтердән сызып ташлап булмый. Әфган әлегә кадәр беркемне дә үз хатирәләреннән җибәрми.
“Безнең арабызда дуслык, бер-береңә ярдәм итү, намуслылык, ышанычлылык булды һәм шулай дәвам итә дә, – ди Александр Николаевич. – Солдат туганлыгыннан ныграк берни юк.”

Р. S. Александр Хазов эчке эшләр органнарында 33 елдан күбрәк хезмәт куя. Отставкага киткәндә Александр Николаевич уңышлы хезмәтенә аерым хөрмәт билгесе буларак, ­Россия Эчке эшләр министр­лыгының мактау бүләге – исеме язылган кортик ала. Ул элеккечә үк һәрвакытта сафта, ведомство вакыйгалары эчендә кайный, яшь буын белән үзенең бай тәҗрибәсен бик теләп ­уртаклаша.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев