Кулларыннан гөлләр тама
Һәр нәрсәгә оста – алабирделәр Зөлфия Гыйззәтуллинаны шулай диләр.
Зөлфия апа кулына инәләр һәм бәйләү җепләрен кайчан алуын хәзер инде хәтерләми дә. Кул эше аның тормышында аерылгысыз өлешкә әйләнгән: ул бәйли дә, тегә дә, эрли дә, туку, чигү белән дә шөгыльләнә.
– Бу эшләргә никадәрле вакыт һәм көч китүе турында беркайчан да уйламыйм. Әгәр ниндидер кул эшенә тотынсам, һәвәсләнеп китәм, тизрәк нәтиҗәсен күрәсе иде дип, туктыйсы да килми, – дип уртаклаша 73 яшьлек Зөлфия апа.
– Ул безнең күрше, әни белән бик дуслар иделәр. Дүрт ахирәт очраша һәм тормыш хакында сөйләшәләр, җыр көйлиләр, ә кулларында һәрвакытта бәйләү булыр иде. Хәзер инде ул берүзе калды. Шулхәтле юмарт күңелле, һәрчак сүз белән дә, эш белән дә ярдәм итә. Зөлфия апаның көч-кодрәтле, хезмәт сөючән, җаваплы булуына сокланабыз, – дип сөйли Алабирденең мәдәният йорты директоры Алсу Шаһиәхмәтова.
– Аның катнашыннан башка авылда бер генә чара да үтми. Ире Фәрук абый белән элек клуб сәхнәсендә еш чыгыш ясыйлар иде, хәзер инде сирәгрәк. Җырларга һәм биергә осталар.
Зөлфия апаның сәүдә өлкәсендә стажы зур. Кибеткә килүчеләрнең һәркайсы биредә аны елмаеп каршылауларын белгән.
Җәйләрен аның ишегалды аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра. Анда ниндиләре генә юк – барысы да шау чәчәктә утыра. Ишегалды уртасына утыргыч куярга мөмкин – һәм бернинди санаторий да кирәк түгел! Өендә дә чәчәкләр күп, чүлмәкләрдә үсеп утыра торганнары да, кулдан эшләгән – бәйләгәннәре дә. Беркайчан да тик кенә утырмый. Өендәге һәр нәрсә анда кул остасы яшәвен әйтеп тора. Үзенең уңганлыгы белән матурлык тудыра. Анда кечерәк келәмнәр дә, одеял да, носкилар, бияләйләр, жилетлар һәм свитерлар да бар. Ә аның гөбәдиясе, бәлеше ничек тәмле була. Зөлфия апаның үзе генә белгән сере бар, күрәсең. Җәйләрен өендә очрата торган түгел – җиләк, гөмбә җыя. Кайнатма, тозланган әйберләрнең исәбе юк. Кул эшләренең әллә никадәрле төрләрен белә һәм барысына ничек өлгерәдер – гаҗәпләнеп бетә алмыйбыз!
– Шундый инде мин. Мине барысы да кызыксындыра, гәҗитне яратып укыйм, телевизор карарга да өлгерәм, сканвордлар чишәргә яратам, – ди Зөлфия апа. – Мин шулай яшәргә гадәтләнгән, башкача булдыра да алмыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев