Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Луиза Семенова: “Мин яратам сине, тормыш...”

    Бакырчы авылы җирлеге башкарма комитеты секретаре Луиза Семенова барысына да өлгерә: эштә дә җаваплы, өмәләрдә дә актив, сәхнәдә дә җырлый, гаиләне, йорт хуҗалыгын кайгырту да аның җилкәсенә төшә.

    (Тәтеш, 26 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина). Луиза Семенова үзенең эшлекле сыйфатларын һәм иҗади потенциалын җәмәгать эшчәнлегендә уңышлы тормышка ашыра.

    Аларның гаиләсе Чуаш Чагылдымыннан  Ульяновскига күчкәндә Луизага 12 яшь була. “Мәктәптән соң Сенгилеевск педагогия училищесын тәмамладым. Шәһәр мәктәбендә эшне, әти-әни ярдәменнән башка, үзем таптым, – ди Луи­за Степановна. – Читтән торып педагогия институтында укыдым. 1989 елда механизатор егеткә кияүгә чыктым һәм авылга кайттым. Чуаш Чурапаны төп мәктәбендә 24 ел эшләдем, шуларның 22 се – укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары. 2006 елда ирем вафат булгач, бик кыен булды, әмма нишлисең – яшәргә, балаларны аякка бастырырга кирәк иде (олы кызы Катя 11нче сыйныфта укыган, Полина – 1нче сыйныфта)... Һәм яшәргә көч таптым, чөнки тормышны яратам”.

    Луиза Степановнаны, 2013 елда мәктәп ябылгач, Бакырчы авылы җирлеге хакимиятенә эшкә чакыралар. “Эшкә барып-кайту өчен бер көндә 10 чак­рым юл үтәм – физкультура, – дип шаярта ул. – Яшь чакта чаңгы спорты белән шөгыльләндем, беренче разрядка ия, әмма аннары спортка вакыт калмады – хуҗалык, балалар... Ә менә җырлауны ташламадым, балачактан җырларга яратам. Икенче сыйныфта укыганда беренче тапкыр клуб сәхнәсендә чыгыш ясадым. Ватанны саклау­чылар көнендә берүзем җырлаганым хәтердә. Мәктәп хорында, халык биюләре түгәрәгендә катнаштым. Кияүгә чыккач, беренче айлардан ук авыл клубына йөри башладым: концерт программалары, спектакльләр, балалар белән күңел ачу чаралары...һәм хәтта башка җирләргә барып концертлар да куйдык. 2006 елда без җирле “Троица” бәйрәмен яңартырга булдык. Бу чараны актив тормыш карашлы пенсионерлар: Лидия Егоровна һәм Зиновий Петрович Морозкиннар, Олимпиада Степановна һәм Степан Никифорович Морозкиннар (минем әти-әнием), Евдокия Гавриловна һәм Аверкий Александрович Дмит­риевлар, Анастасия Федоровна Иванова, Ольга Мит­рофановна Михайлова,  Евдокия Егоровна һәм Николай Григорьевич Федотовлар башлап җибәрде. Алар Троица йолаларын, әйлән-бәйлән җырларын искә төшерделәр. Фольклор ансамбленең беренче составы булдырылды. Әни: “Миләш төсен яратам,  “Пилеш” булсын”, – дип тәкъдим итте. Бәйрәм елдан-ел күңеллерәк һәм матуррак була барды”.

    Луиза Степановна балалары өчен бик шат. Екатерина Үтәмештән милләтара гаиләдә яшәүче егет Радик Гафуровка (әнисе – мор­два, әтисе – татар, ә әтисе ягыннан дәү әнисе – рус) кияүгә чыккан. Бүгенге көндә Катя Бакырчыда мә­дәният йорты директоры булып эшли. Яшьләр ана капиталына Бакырчыда йорт сатып алганнар. Ике кызлары: Арина һәм Сабина матур гына үсеп килә. Әбиләре пешергән өчпочмак, йомырка һәм яшел суган пирожкилары, кыстыбый, чәлпәк, кабарт­ма яраталар. Ә Раштуага, матур гадәт буенча, Луи­за Степановна каз пешереп, мул итеп табын әзерли.

    “Екатерина югары белем алды, белгечлеге буенча – “икътисадчы-менеджер”, ә тиздән гаиләдә тагын берсе диплом алачак: Полина университетның 4нче курсында укый, – ди бәхетле әни. – Минем өчен гаилә нәрсә ул? Бу минем терәгем, рухи халәтем. Балаларым да моны аңлый һәм шуңа күрә барлык башлангычларда да ярдәм итәргә тырышалар. “Мин яратам сине, тормыш” –  җырдан алынган әлеге сүзләр һәрчак  минем күңелемдә”.

    фото: Семенова гаилә архивыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: