Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Мактаулы гражданин, табиб, иҗтимагыйчы

    РСФСР һәм ТАССРның атказанган табибы Валерьян Кондаковка быел 90 яшь тулыр иде.

    (Тәтеш, 22 ноябрь, "Тәтеш таңнары. Мария Храмова). Тәтешле медицина хезмәткәрләре гаиләсендә якты дөньяга аваз сала.

    Мәктәпне тәмамлагач, Казандагы медицина институтына укырга керә.Диплом алганнан соң, кешеләрнең сәламәтлеге һәм гомере турында 
    кайгыртып, гаять зур файда китерү теләге белән туган ягына кайта. Ул әтисе Николай Степанович  җитәкчелек иткәндә эшли башлый һәм бөтен гомерен медицинага багышлый. 

    1953 елдан табиб-отоларинголог, хирург, хирургия бүлеге мөдире булып эшли, ул килгәч гаять куәтле хирургия хезмәте дә булдырыла. Үз һөнәренең остасы күп операцияләрне кулланылышка кертә. Легендар табибның тулаем медицина стажы ярты гасырны тәшкил итә. 

    Хезмәттәшләре аның пенсиядә булган чакта да әле, катлаулы операцияләр ясаган вакытта, аларга зирәк киңәшләр бирүен искә  алалар. 

    Табигать тарафыннан  төрле яклы сәләткә ия Валерьян Николаевич шигъриятне, музыканы яраткан,  фортепианода, аккордеонда,
     кларнетта уйнаган. Моннан тыш, ул туган якны өйрәнү белән мавыккан, районыбызда медицина үсеше тарихын  өйрәнгән.  Актив
     иҗтимагыйчы берничә тапкыр халык депутатларының район  һәм шәһәр Советы депутаты,  ТР Югары Советы депутаты  итеп сайланган. 
    ТАССР һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Валерьян Кондаковка 2001 елда 
    “Тәтеш шәһәренең Мактаулы гражданины” исеме бирелгән. 

    Валерьян Николаевич 2006 елда вафат булган.

    Хатыны Лилия Кондакова аның турында болай дип сөйли: 
    Без 48 ел бергә гомер кичердек. Ирем үз эшен һәм пациентларын чиктән тыш яратты, шәхси вакытын да, рухи көчен дә кызганмады, көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында беренче чакыруга ук кешеләргә ярдәм итәргә әзер иде. Үзенең хезмәттәшләрен хөрмәт итте, табиб Соколовлар, Нина Фадеева, Иван Чемезовлардан күп нәрсәләргә өйрәндем, дия иде. Үзләренең шәфкатьле хезмәтләрендә югары осталыкка ирешкән курсташлары белән һәрвакытта дус булды. Мине шунысы гаҗәпләндерде, ул гомер буе укыды һәм үз-үзен камилләштерү белән шөгыльләнде, үзенчәлекле операцияләргә җентекләп әзерләнде, әдәбиятны кат-кат укыды, мөмкин булган барлык төрләрне исәпкә алды. Валерьян Николаевич һәрчак кешеләр янәшәсендә булды, ул алар өчен кызыксындыргыч иде, аны тыңладылар, ә белгечләр белән медицина сораулары буенча сәгатьләр буе сөйләште. Гаиләдә ул яраткан ир, әти, бабай булды, үзенең тормыш юлында очраган һәркемне әйтерсең лә җылы һәм якты чыганагы белән туендырды”.

     

    Наталья Понедельникова, Тәтеш ягы тарихы музее директоры: 
    Ул сәүдәгәр Калсановлар нәселеннән, аңардан аерым бер генетик нәселдәнлек, белемлелек, намуслылык бөркелеп торды. Валерьян Николаевичта иҗади башлангычлар да, медицина хезмәткәренең табигый сиземләве дә бертигез дулкында иде. Ул табигатьне, Иделне, балык тотарга, ауга йөрергә бик яратты. Аларның өенә баргач, мин үземне әкият дөньясына эләккәндәй хис иттем – тирә-юньдәге әйберләр мине таң калдырды, барысы да үзенчәлекле, матур, зәвыклы. Берничә тапкыр аның пациенты да булдым, һәм борчылуым, куркуларым булганда да ул шундый тыныч, ышандырырлык итеп сөйләште, бу чиксез ышаныч уятты. Ул үзенә, үзенең профессиональлегенә, уңышына ышанды, һәм бу тойгыларны үзенең янәшәсендәгеләргә дә тапшырып калдыра белде. Валерьян Николаевич талантлы табиб та, шулай ук мәрхәмәтле, зирәк, ихлас һәм ышанычлы дус та булды”.
     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: