Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Матур төсләргә күмелгән тормыш

Пролей-Каша авылыннан Елена Селюкова сокланырлык итеп яши: аның Ленин урамындагы йортына аяк баскач, гүзәллек дөньясына эләгәсең.

(Тәтеш, 24 июль, "Тәтеш таңнары", Елена Калашникова (автор фотосы)). Пролей-Каша авылыннан Елена Селюкова сокланырлык итеп яши: аның Ленин урамындагы йортына аяк баскач, гүзәллек дөньясына эләгәсең.

Тәрәзә төпләрендә чүлмәкләргә утыртылган яраннар чәчәккә күмелеп утыра, шкаф өстендәге кечерәк савытларда – миләүшәләр, Елена Алексеевна безне арырак алып китә, сихрилек балкыган бүлмә күбрәк халык иҗаты музеена охшаган. Биредә бәйләнгән тастымаллар һәм кечкенә келәмнәр, төрле рәвешләргә кертеп чигелгән челтәрләр, сөлгеләр һәм хәтта мендәрләрдә – кулдан ясалган тышлыклар. “Мин Иоковода тудым, әмма Пролей-Кашада ярты гасырдан артык яшим. Озак еллар фермада эшләдем, ә пенсиягә чыгар алдыннан балалар бакчасында унике ел няня булдым”, – ди ул. Бизәкле носкилар, башмак­лар, бияләйләрне балачактан ук бәйли башлый, әйберләрне сурәтләрдән башка матур күренми дип саный. “Йон һәрвакытта үземнеке иде. Әлегә кадәр сарыклар асрыйбыз, ә кайчандыр әле куяннар да үрчеттек. Аларның йоныннан мамык косынкалар бәйләдем. Сандыкта хәзер дә әле ак мамык шәл саклана”, – дип уртаклаша Елена Алексеевна. Хәтта эшләгәндә дә, балалар кечкенә булган вакытта да, еш кына төннәрен яраткан шөгыленә вакыт тапкан.

Бүгенге көндә ул Интернет киңлекләреннән һәм телевидение программаларыннан карап, күп кенә идея­ләрне өлге итеп ала, аннары үзенең осталыгы ярдәмендә аларны тормышка ашыра. Әле тагын Иоковода яшәүче һәм шулай ук кул эшләре белән шөгыльләнүче апасы белән дә әледән-әле тәҗрибә алмаша. Дөрес, Елена Алексеевна һәрбер хезмәтенә нинди дә булса үзенең фантазиясен кертергә тырыша, шуңа күрә һәркайсы –  кабатланмас. Төсле җепләрне базардан үзе калынрак яки нәзег­рәген сайлап, сатып ала. Бер әйберне әзерләүгә уртача алганда ике көнгә кадәр үтәргә мөмкин икән. Берчакны ул әлеге вакыт эчендә туганының үтенече буенча өч келәм бәйләгән! Хезмәт куярга туры килгән әлбәттә, әмма нәтиҗәсе шуңа торышкан: алар рес­публика башкаласы Казанга җибәрелгән.

Җәй айларында Елена Алексеевнаны иҗатка вакыты аз калса, кышын инде кирәгеннән артык күп. Менә шуңа да көннәрен һәм кичләрен ул яраткан шөгыленә багышлый: балалары һәм онык­лары өчен носкилар, туганнары һәм якыннарына бүләк итәргә келәмнәр бәйли. Төсләрен үзе сайлый, ләкин мәҗбүри шарты: йомгаклау өлеше матур булырга тиеш. 
Язма героебызның тагын бер һәвәслеге – чәчәкләр. Алар аның һәр җирдә: идәндә, шкафта, тәрәзә төпләрендә, өстәлләрдә. Күптән түгел үзенчәлекле үсемлек сатып алган, һәр иртәдә аның, могҗиза көткәндәй, шау чәчәккә күмелүен көтә. Көзен яшелчә бакчасында аллы-гөлле төсләр балкышы уйный, хәзер, июльдә генә ул, бары тик дәлияләр һәм тырнак гөлләр генә ­чәчәк ата.

Елена Алексеевнага тормыш гүзәллеге булдыруга шундый олы мәхәббәт кайдан килгән? Әлеге сорауга хәтта ул үзе дә җавап бирә алмыйдыр, мөгаен. Шулай да бу ханым һәр көнне кулына кабат-кабат бәйләү энәләре яки крючок ала да төрле төсләрдәге бәйләү йомгакларын сүтә башлый һәм, оста рәссам сыман, кабатланмас сәнгать әсәрләре тудыра. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X