Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

“Мин барыннан канәгать”

Әлфия Шәрәфетдинова медицина хезмәткәре булырга балачактан ук хыялланган.

(Тәтеш, 20 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Алинә Нуриева (автор фотосы)). Ул Олы Тормы авылында туа, Тәтештә 1нче урта мәктәпне тәмамлый. Булачак һөнәр сайлау турындагы сорау килеп тугач, чыгарылыш югалып калмый – ул һичшиксез хастаханәдә эшләячәген аңлый. Әлфия Салих кызы әйтүенчә, фельдшер-лаборант булу теләге очраклы гына барлыкка килми. Сабый чакта ничек итеп әнисенең тезләренә утырып торганын, ә битлек кигән шәфкать туташының аның бармагыннан кан алуын хәтерли. Әлеге күренешләр кечкенә Әлфия өчен авыртуларсыз, бары тик үзенчәлекле генә була. Ә хас­таханәдәге үзенә бер төрле тормыш тылсымлы сыман тоела, нәкъ тә менә шул чакта ул ак халат киеп йөриячәген хәл иткәндер дә мөгаен. Ул Тәтештә шәфкать туташы курсларында ике ел укып, район хастаханәсенә эшкә алулары турындагы гариза белән килә. Ул чакта баш табиб Лидия Перунова була. “Алам, – дип өметләндерә Лидия Михайловна. – Әмма бары тик клиник лабораториягә фельдшер-лаборант булып”. Әлфия белгечлеге буенча Казанда укып кайта һәм эшкә керешә. “Бу еракта калган 1970 еллар иде, менә инде лабораториядә ярты гасыр диярлек эшлим, хезмәт кенәгәмдә “фельдшер-лаборант” дигән бердәнбер язу бар”. Әгәр хезмәт ошый икән, нигә нәрсәнедер алыштырыр­га, – ди Әлфия Салих кызы. – Мин үз урынымны таптым һәм үз хезмәтемнән рухи канәгатьлек алдым. Остазым Любовь Дмитриевна Калашниковага әлегә кадәр рәхмәтлемен, ул мине һөнәремнең барлык зирәклекләре­нә өйрәтте”. 

Әлфия Шәрәфетдино­­ва элек лаборатория хезмәткәрләре карамагында бары тик микроскоплар гына булуын искә төшерә, ләкин тикшерүләр спектры шактый киң була. Бу биохимия, гематология, гомумклиника, серология анализлары да. Лаборатория диагностикасы белгечләре еллар узу белән катлаулы яңа җайланманы үзләштерә, заманча лаборатор ысулларга ия булалар. Клиника-диаг­ностика лабораториясендәге кадрлар составында да үзгәрешләр була. “Һәрвакытта тату эшләдек, һәр нәрсәдә бер-беребезгә ярдәм иттек, яшьләр белән тәҗрибәне уртаклаштык, – ди язма героебыз. – Хезмәт кенә куеп калмадык, шулай ук ял да иттек. Үзешчән сәнгатьтә дә катнаштык, барлык чараларда да активлык күрсәттек”.

Әлфия Салих кызы үз вакытында намуслы хезмәте өчен “Коммунистик хезмәт ударнигы” билгесе алган. Белемле һәм җаваплылык тойган      белгечне күп тапкырлар район хакимияте һәм үзәк район хастаханәсенең Мактау грамоталары, Рәхмәтләре белән бүләкләгәннәр.

“Лаборант эше – авыр, күпчелек кешеләр өчен күренми торган, ләкин бик әһәмиятле хезмәт. Клиник лабораториядә моңа сәләте булган кешеләр генә эшләвенә ышанам. Әлфия Салих кызы – нәкъ тә менә шундый кеше. Искиткеч, гаять зур гамәли тәҗрибәсе булган белгеч, югары категорияле лаборант”, – ди хезмәттәше турында Тәтешнең үзәк район хастаханәсендәге клиника-диагностика лабораториясе мөдире Ольга Җаббарова. 

“Шулкадәрле еллар эшләү барышында хезмәт минем өчен яшәеш булды, дип кыю итеп әйтә алам!” – ди ышанычлы итеп Әлфия Салих кызы. Ул үзенең кызы Рәзиләне дә медицина өлкәсен сайлауга күндергән. Рәзилә Рушан кызы Тәтешнең үзәк район хастаханәсендә 26 елдан бирле медицина теркәп торучысы булып эшли. Өлкән оныгы Яков Селюков “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексында йөзү буенча инструктор, кечесе Артур 9нчы сыйныфта укый, стендка ату буенча спорт мастеры ­кандидаты.

Вакыт үзенекен ала: Әлфия Салих кызы күптән түгел лаеклы ялга киткән. “Буш вакыт күп. Урманга еш йөрибез, җиләк-гөмбә җыябыз. Өйдә дә, бакчада да эш җитәрлек. Оныкчыгым ­Софья да ямансуларга вакыт калдырмый, – дип уртаклаша ул елмаеп. – Барысыннан да канәгатьмен – мин бәхетле кеше!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев