“Мин үз эшемне яратам”
Иң яхшы хезмәт – ул яраткан эш.
(Тәтеш, 15 ноябрь, Тәтеш таңнары, Мәдинә ИБӘТУЛЛИНА (автор фотосы)). Тәтеш үзәк район хастаханәсе җитәкчесе секретаре Зөһрә Какунина үз хезмәтен 33 елдан бирле башкара.
Документлар эшкәртү, кабул итү, теркәү, юллау, билгеләү, контроль, документлар буенча мәгълүмати-белешмә хезмәтләре, оештыру һәм киңәшмәләр, очрашулар эшен тәэмин итү – бу аның вазифасының тулы исемлеге түгел әле. Һәм ул үзенең эшлекле йөзен саклый белә – аңарда һәрчак күзләрне камаштырырлык ап-ак халат. Зөһрә Искәндәр кызы барлык бурычларын җиңел генә үти. Үзенең хезмәт еллары эчендә ул коллективның хөрмәтен яулый алган. Әле тагын хезмәттәшләре аны мөлаем һәм аралашучан булганы өчен ихтирам итәләр. Ул һәркемне елмаеп каршылый, игътибарлы һәм әдәпле итеп тыңлый, биредә – сабырлыкны да өстисе килә, чөнки кайчакларда баш табибка кабул итүгә шикаятьләр белән дә киләләр. Һәм нәкъ тә менә шул чакта җитәкченең кабул итү урынындагы мохит тә шуңа бәйле бит. Теләсә нинди хәлдә ул һәрвакытта тыныч һәм җыйнак.
Үзәк район хастаханәсе баш табибы Ринат Салаватуллин Зөһрә Искәндәр кызын ягымлы, мөлаем, игелекле буларак кына түгел, шулай ук секретарь эшендә мөһим булган төгәллек, тиз һәм ачык итеп аңлатып бирү сыйфатларын да ассызыклый.
Зөһрә Искәндәр кызы болай дип уртаклаша: “Үз эшемне яратам. Унъеллыкны тәмамлаганнан соң, Казандагы музыка училищесына укырга кердем, ләкин гаиләдәге хәлләр аркасында балалык-үсмерлек хыялы белән хушлашырга – укуны өзәргә, Тәтешкә кайтырга туры килде. Аннары минем биографиямдә техникум булды, агроном белгечлеген алдым – белемем югалмады, тормышта кирәге чыкты. Машина хисаплау станциясендә бер ел эшләгәч, 1985 елның 25 апрелендә Тәтеш үзәк район хастаханәсенә урнаштым. Пенсиядә булсам да, актив рәвештә эшләвемне дәвам итәм – минем көнем хезмәт белән тулыланган, – дип сөйли Зөһрә Какунина. – Ике ул үстердем. Олысы – стендка ату буенча Россия спорт мастеры, кечесе медицинага тартылды – Красная Поляна ФАПында мөдир һәм Ульяновск дәүләт медицина институтында, экология һәм физик культура университетында читтән торып укый.
Оныкларым Сережа белән Илюшаны чын күңелдән яратам, әби булуым белән горурланам. Әле тагын кыш фасылын яратам: чаңгылар, тимераяклар – минем мавыгуым. Ә инде вакыт булганда һәм күңелем күтәренке чакта пианино төймәләрен басам, бүлмәдә аның авазы яңгыраганда җанга тынычлык иңә”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев