Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

“Минем тормыш – халык күз алдында”

Келәш авыл җирлеге башлыгы Илдар Халиков үзенең тормышы турында берничә сүз белән генә дә сөйләргә мөмкин: “Кайда туган, шунда кирәк булган”. Һәм бу гаҗәп тә түгел – җирлек белән ул утыз елдан күбрәк җитәкчелек итә.

(Тәтеш, 15 октябрь, "Тәтеш таңнары", Елена Викторова (автор фотолары)  ).  Илдар Фәһим улы – сабыр холыклы, тыныч, ышанычлы кеше, үзенә зур җаваплылык йөкләнгән ир-ат нинди булырга тиешле, шундый – авыл кешеләренең җитешлеген тәэмин итүче.

Ул Келәштә туа, авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый, армиядә хезмәт итә һәм туган авылына кайта. Сугышта катнашкан, бөтен районга танылган Ибраһим Садыйков 80нче еллар башында “Путь Ильича” колхозы рәисе була. Нәкъ тә менә ул яшүсмердәге зиһенле белгеч сыйфатларын күрә дә инде һәм аны төзелеш буенча урынбасар итеп билгели. “Икеләндем әлбәттә, белемем буенча мин – агроном. Ләкин Ибраһим Вәли улы мине булдырасың дип өметләндереп, болай диде: “Өйрәтербез”. Ул вакытта терлекчелек биналары төзелде, төзелеш материалларын күп ташырга туры килде”, – дип искә төшерә Илдар Фәһим улы. 

Алты елдан соң аны авыл Советы депутаты итеп билгелиләр, ә аннары – рәис итеп. Бу чакта аңа нибары егерме сигез яшь була. Шул вакыттан алып утыз ике ел узган: илдәге яшәеш алышынган, авыл үзгәргән. “Элек, колхоз көчле булганда, җирлекнең ярты мәшәкатен ул хәл итә иде. Хәзер генә барысын да мөстәкыйль рәвештә эшләргә туры килә. Бирешмибез, башкарып чыгабыз”, – ди Илдар Фәһим улы. 

Халиковлар быел бергә яшәүләренең 35 еллыгын билгеләп үткән. “Улыбыз безнең  бәйрәмгә бүләк ясады – өйләнде, – дип уртаклаша җирлек башлыгы.  Ә хатыным – тормышта да, шулай ук эшемдә дә минем ярдәмчем һәм терәгем”.

Кече ватаныңда җирлек башлыгы булып эшләү җиңелме соң, дигән сорауга Илдар Фәһим улы бермәл уйланып торгач, болай дип җавап бирде: “Биредә минем бөтен тормышым халык күз алдында, шуңа күрә минем ялгышырга хакым юк. Әле тагын башкара алмаган нәрсәләрне вәгъдә итәргә ярамый, дигән принцип белән җитәкчелек итәм”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев