Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Мәктәптәге кебек – ике бишле

Нармонка урта мәктәбе директорының Хач ману көнендә һәр елны тормышының яңа әйләнеше башлана, ә 19 гыйнварда ул буадагы суга чуму белән үзенең юбилейлы туган көнен билгеләп үтте.

(Тәтеш, 25 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”, Динә Мансурова (автор фотосы)). 

“Минем яраткан шөгылем – ул йөзү. Озак еллар дәвамында мин көн саен кичке сәгать 10да чыгам һәм һава торышы нинди булуга карамастан, урамда йөгереп кайтам. Ә салкын суда коену белән шөгыльләнгәнчегә кадәр кардан 800 метр йөгерүдән башладым. Бу 1987 ел иде. Әлеге мавыгу нәрсәдән башлангандыр, хәзер инде хәтерләмим дә. Чыныгу һәм ныгу мәктәбен Копетдаг тауларында, Урта Азиянең чик буе округында үттем. Дымлы климат, 45 градус эссе, тау калкулыгында кар. Шартлар кырыс булды, ләкин миңа хезмәт итү дә, табигать тә ошады”, – дип искә төшерә Николай Вячеславович. 

Укытучы һөнәрен очраклы гына сайламаган, югыйсә аның ике олы апасы медицина хезмәткәре булган. Сүз уңаеннан, Торгайкиннарның ике кызлары: Наталья белән Диана да алар сукмагыннан киткән. “Иоково урта мәктәбендә беренче сыйныфта укыганда ук укытучыларның барлык сорауларга да җавапны белүләренә гаҗәпләнеп туя алмый идем. Беренче укытучым Мария Ильинична Еремеева дөньядагы бөтен нәрсәне белде!  Минем дә аның кебек, балалар укытасым килде”, – ди 30 еллык стажы булган педагог. Ә инде 8нче сыйныфта “Минем булачак һөнәр” иншасын язганда ул уйлап та тормыйча, ышанычлы рәвештә “Укытучы булып эшләячәкмен” дип язган.  

Тормыш башкача һәм үзенчә, алдан, югарыдан, билгеләп куелганча, эш йөрткән, күрәсең. Николай Торгайкинны хезмәттән соң ук  районның комсомол комитеты аппаратында вазифага билгелиләр. Мәктәп төркемнәре буенча комсорг булып эшли башлый һәм комсомол карьерасын беренче секретарь буларак тәмамлый. 2001 елдан хәзерге көнгә кадәр ул Нармонка урта мәктәбе директоры.

“Балаларны һәм үзенең эшен ярата, игелекле, куелган максатларга ирешүдә үҗәт, итагатьле”, – дип билгеләп үтәләр  Николай Вячеславовичның холык сыйфатларын хезмәттәшләре. Һәм тагын, югары гражданлык җаваплылыгы һәм әдәплелек кебек, шундый бик мөһим, кыйммәтле төшенчәне өстиләр. “Үтенечне беркайчан кире какмый, шундый ярдәмчел кеше, үз эшен ташлый да – һәрчак ярдәм итә, зирәк киңәшен бирә”, – ди Нармонкада яшәүче Александра Карева.
“Әкият” балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче хатыны Тамара Анатольевна ире белән горурлана: “Тормыш та үз бәясен – ике бишлене куя, – ди ул, – безнең бөтен гаиләбез, туганнар һәм якыннар да!” 

Укучыларда дөрес тормыш юнәлеше тәрбияләр өчен, беренче чиратта педагог­ның үзенә югары рухта, максатчан булырга кирәк. Шуңа да Николай Торгайкин өчен укытучы булу – ул һөнәр түгел, ә күңел кушуы, сәләт, дип ышанычлы итеп әйтеп була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев