Әни һәрвакытта кирәкле сүзне таба
Людмила Фирсова кызы Кристина Марасова белән төшкән фотосын безнең “Тәтеш таңнары” сайтында узган “Минем әни – иң яхшысы” дип исемләнгән бәйгегә җибәрде һәм әлеге фотосурәт икенче урынныалды.
Людмила Александровна уртаклашканча, үзләренең фотосурәте шулкадәрле тавыш җыяр дип уйламаган да, чөнки матур эшләр шактый җибәрелде бит.
Хатын-кыз сөйләвенчә, алар ире Олег белән 29 ел гомер кичерәләр. Бергә яши башлауларының беренче елында кызлары якты дөньяга аваз салган, бу яшьләр өчен көтелмәгәнчәрәк булган, чөнки алар ир малай көткәннәр, исем дә сайлап куйганнар, малай өчен киемнәр дә сатып алган булганнар. Иренең әнисе Галина Николаевна сабый бөтен гаилә өчен бәхет булачак дип, күңелләрен канатландырып җибәргән һәм аңа Кристина дигән исем бирергә кушкан.
– Чынлап та, – ди Людмила. – Кызыбыз безнең кояшыбызга, безнең бәхетебезгә әйләнде. Балачакта ул сораулар күп бирә иде, кызыксынучан бала булып үсте, уку аның өчен зур мавыгу булды, мәктәпне көмеш медальгә тәмамлады. Безнең аның белән проблемалар да булмады, һәрчак аңлаштык һәм барлык мәсьәләләр бердәмлектә хәл ителде.
Кристина узган елны кияүгә чыккан, үз гаиләсе бар, Казанда яши һәм эшли. Ул теләсә нинди мөмкинлек килеп чыгуга әти-әнисе янына кайта, ә кызының көн саен иртән хәл белергә шалтыратуы – кайгыртучан матур гадәт.
– Минем әни – иң әйбәте! Мин аңа бик тә рәхмәтле, – дип уртаклашты безнең белән Кристина. – Һәрчак аңа таянып буласын мин беләм. Ул һәрвакытта кирәкле сүзләр таба.
Ул бик акыллы. Нинди генә сорау килеп туса да, һәрчак җавабын белә. Әниләр барысын да белә диләр бит, бу чынлап та шулай. Минем әни – ул минем иң яхшы дустым! Безнең мөнәсәбәтләр бик ышанычлы. Нәкъ тә менә ул минем әнием булуына мин бик сөенәм. Һәм кайчан да булса, һич югы берникадәр генә булса да, аның кебек була алырмын, дип өметләнәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев