Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Нәркисләр һәм пионнар балкышы

Шәһәрле Ирина Хәй­рул­ли­наның мавыгуы ­турында тәтешлеләр генә ­тү­гел, ә Интернет челтәреннән фай­даланучыларның күпчелеге белә, чөнки ул үзенең хезмәт җимешләрен – чәчәкләр рә­ве­шендә ясалган яктырткычларны социаль челтәрләрдәге үзенең шәхси битләренә куя.

(Тәтеш, 23 сентябрь, “Тәтеш таңнары”).

– Минем иң беренче чәчәгем – фоамираннан (автор искәрмәсе:  төрле кул эшләрендә кулланыла торган күбексыман декоратив материал) эшләнгән аңлаешсыз сары төстәге кечкенә генә роза әллә ни матур килеп чыкмады. Мин ул вакытта әлеге гаҗәеп материал белән эшләү алымын белми идем. Чәчәкне читкәрәк алып куйдым да, бу шөгыльгә берничә ел узгач, Интернетта фоа­мираннан гаҗәеп эшләрнең фотоларын күрдем һәм яңадан алындым. Менә шул чакта өйрәнергә булдым. Өйрәндем һәм өйрәнүне дәвам итәм. Ә аннары инде чәчәкләрнең яктылык сирпеп торуын теләдем. Мондый яктырткычларның идеясе яңа түгел, Интернет мондый төр әйберләрдән кайнап тора. Беренче өч лампалы “Лилия” өстәл яктырткычы ясалды. Беренче коймак төерле була, диләр. Яңадан ясап, җиренә җиткереп, әнигә бүләк иттем, – дип сөйли Ирина Александровна.
Бер ел да сигез ай инде аның оста куллары ярдәмендә декоратив материалдан чәчәкләр барлыкка килә. Аның белдерүенчә, алар өстендә эшләү җиңел һәм рух күтәренкелеге өсти, сыйфатка һәм куркынычсызлыкка да аерым мөнәсәбәт: чәчәкләр тикшерү уза – кимендә биш сәгать берөзлексез эшлиләр.

– Чәчәксыман яктырткыч ясау авырмы? Әлеге мавыктыргыч, иҗади, тылсымлы шөгыльне яратсаң, кыен түгел. Гомумән, барысы да чәчәккә бәйле. Мәсәлән, нәркисне эшләү җиңелрәк, пион уртача катлаулылыкта. Моңа эскиз да, озынлыкларын исәпләү дә, яфрак­ларын кисү дә, аларны кирәгенчә ясау да, әзерләү вакыты һәм башка бик күп нәрсәләр дә керә. Кайчагында чәчәкне берничә сәгать эчендә ясыйм, ә кайчагында биш көн дә аз. Ә җыйгачтын чәчәкләр ошамаса, алар караңгы почмакта үз сәгатьләрен көтә. Бәхеткә, бу бик сирәк була. Мин үз эшләнмәләремне, чәчәкләремне яратам, һәркайсын беләм. Башка кешеләрнеке белән буташтырмыйм! – ди Ирина Александровна.

Үзенчәлекле мавыгуга аның гаиләсе аңлап карый: материалның өелеп торуына, төргәкләргә, чы­быкларга һәм башка күп нәр­сәләргә түземлекләре җитә. Гаи­ләдәгеләрнең һәркайсы чәчәк лампасы ясауга үзләреннән өлеш кертә: кемдер электриканы, кемдер видео­роликны ясый.

– Кайвакыт миннән: “Син моңа кайчан өлгерәсең? Мондый матурлыкны ничек булдырасың?” – дип сорыйлар. Әйе, минем дә, бөтен кешенеке кебек, гаилә, йорт, мәшәкатьләр, бакчам бар. Өлгерәм. Шулай да һәрвакытта диярлек кичләрен, төннәрен эшлим. Бу минем тылсымлы, могҗизалы, дулкынландыргыч гүзәллекне булдыру вакыты, – ди Ирина А­лександровна.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев