Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Ольга Илларионова: “Үзем һәм дөнья белән бер дулкында яшим”

ТРның атказанган ­халыкны социаль яклау хезмәткәре Ольга Илларионова кешеләрне кайгырту – аның язмышы, дип белдерә.

Һәм яшәлгән елларына әй­ләнеп карагач, ул аңа нәкъ тә язмыш тарафыннан язылган булуына тагын бер кат инана.
– Мин Иоковода әни һәм бабай белән үстем, мәктәптән соң китәргә, укуымны электр техникумында дәвам итәргә теләдем, ләкин әни җибәрмәде, – дип сөйли Ольга Михайловна, – һәм шул чагында мин үзебездәге педагогия училищесына имтиханнарсыз укырга кердем, чөнки мәктәпне бишле билгеләренә генә тәмамладым. 
Мөгаллимә хезмәт юлын Тоншермада башлап җибәргән, балалар бакчасында тәрбияче булган, югары белем алгач, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән, аннары педагогия эшчәнлеген шәһәрдә төрле вазифаларда дәвам иткән, нәтиҗәдә район җитәкчелеге аңа районның халыкны социаль яклау өлкәсендәге хезмәтне ышанып тапшырган.
 – Минем гомуми хезмәт ста­жым – 46 ел, җәйге каникул вакытларында Карл Маркс исе­мендәге колхозда 13 яшьтән эшләдем, 40 ел социаль өл­кәдә хезмәт куйдым. ТРның 1 класс­лы дәүләт киңәшчесе булып торам, моны хезмәт куеп алырга кирәк, мин – түрә түгел, ә дәүләт хезмәткәре идем, – дип белдерә Ольга Михайловна.  
Һәм ул ару-талуга, эш белән мәшгуль булуына, шәхси вакытына сылтамыйча, халыкның социаль яклау системасын булдыруга һәм аның үсешенә зур өлеш керткән. Ольга Михайловна районда һәрвакытта алдынгы хезмәт төрләрен, социаль ярдәм һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү алымнарын кертергә омтылган. Тәтешнең картлар һәм инвалидлар интернат-йортын ачуда аның тарафыннан шактый көч, тырышлык куелган.   
– Минем бурыч – кешеләргә мөмкин кадәр күбрәк яхшылык эшләү булды һәм шулай булып кала да, – ди хезмәт ветераны. – Үзенең проблемасын хәл итә алмаучыларга – аерым кайгыртучанлык күрсәтелергә, алар белән зур һәм ныклы эш алып барылырга тиеш. Калдырып киткән баланың, ялгыз авыру кешенең яки үзенең яшәр урыныннан мәхрүм калучыларга карата хатын-кыздан, ана кешедән һәм хатыннан башка тагын кем кайгырту күрсәтә алсын ди. Барлык ресурсларны канун кысаларында гамәлгә ашырырга һәм шундый кешеләрнең күңелен аңларга кирәк, шул чагында барысы да яхшы булачак.   
Ольга Михайловна хезмәттәш­ләре хакында хөрмәт белән  сөйли – аларны элеккечә дус, эшкә сәләтле коллектив, дип ­саный.  
– Миннән соң искиткеч дә­вамчылар калуына, элемтәләр өзел­мәвенә канәгатьмен, – ди ул. – Тормыш дәвам итә, шулай язган булган. 
Язма героебыз бөек чуваш мәгърифәтчесе Иван Яков­левның Рухи васыять­на­мә­сендәге сүз­ләрнең хаклыгына торган саен инана бара һәм аларны үтәргә тырыша, алар аңа кайгыда да, шатлыкта да ярдәм итәләр. Халык мәгърифәтен оештыручы үзенең соңгы максаты итеп халыкның җитешлеген күргән, бу якташыбызның йөрәгенә якын.  
Ольга Михайловнаның иҗа­­тында туган җирне һәм кеше­­ләрне ярату чагыла, ул ши­гырьләр, җырлар яза, алар район һәм республика күләмендә дә яңгырый.  
– Тәтеш районы – ул кечкенә Россия, без биредә тынычлыкта һәм татулыкта яшибез, мәңге шулай дәвам итсен иде, – ди ягымлы елмаеп Ольга Михайловна. 
Ул хатын-кыз, әни һәм әби буларак бәхетле, югыйсә яраткан ире Петр Иванович бакыйлыкка күчсә дә аның нәселен киләчәк буын дәвам итә. 

– Үзем һәм дөнья белән бер дулкында яшим, – ди ул. – Хакимият һәм халык алдында минем намусым чиста. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев