Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Өйләре күңел җылысы белән нык

    Киртәледән Татьяна һәм Константин Романовлар гаиләсендә биш бала, бу безнең вакыт өчен сирәк очрый торган күренеш.

    (Тәтеш, 21 ноябрь, "Тәтеш таңнары, Галина Таҗетдинова (автор фотосы) ).
    Алар киләсе елга бергә яши баш­лау­ларының 35 еллыгын билгеләп үтәчәк. “Мин үзем тумышым белән Кадыштан, ирем – Васильевкадан, өлкән сыйныфларда укыганда Олы Тархан мәктәбендә очраштык, – дип сөйли ягымлы ханым. – Биш ел дуслашып йөрдек һәм бары тик аннары гына туй уздырдык”. 

    Яшьләр ирнең әти-әнисе белән бергә поселокта яши башлый, аннары Киртәлегә күченә, хезмәт сөючән егеткә колхозда эш тә табыла. ­Романовлар үзләренең гаилә учагы булсынга йорт төзергә булалар. Ничек итеп үз куллары белән нигезен казыганнарын, бура сатып алганнарын, барысын да бергәләп эшләүләрен, гаилә җитешлеге өчен уңайлылык булдыруларын искә төшерәләр. “Кәбестә ашын ун литрлы кәстрүлдә пешергән вакытлар булды. Олы улыбыз Михаил шушы араларда өйләнде, икенчесе инде  үз гаиләсе белән яши, Роман күптән түгел армиядән кайтты, Иван Казанда көллияттә укый, өч яшьлек оныгыбыз бар, – дип исәпли ­Татьяна Ивановна. – Барыбыз да яраткан бердәнбер кызыбыз Настя 7нче сыйныфта укый, яхшы  билгеләре белән сөендерә. Олы абыйлары кебек, һәрвакытта ярдәм итәргә әзер. Аның белән бергә йорттагы барлык эшләрне башкарабыз: пироглар пешерәбез, пилмән ясыйбыз, ­җыештырабыз”.

    Сыерлар, тана, тавыклар, башка төр мал-туар булган зур йорт хуҗалыгы даими кайгыртучанлык һәм хезмәт таләп итә. Гаилә башлыгы Константин Никонорович боларның барысына да күзәтчелек итеп тора, утыз сутый бакча да аның карамагында. “Язын бакчаны үз тракторым белән сөрәм, бергәләп бәрәңге утыртабыз, ­көзен алабыз. Быел уңыш күп булды”, – дип уртак­лаша авыл кешесе.

    Аларның вакытлар узган саен  зурая һәм янкормалар белән иркенәя барган өйләрендә гаилә бәйрәмнәрендә барысына да урын җитә, хуҗалар үзләренә килүчеләрне дә сөенеп каршылый. Без килгән көнне дә аларга бер йорт аша яшәүче күршеләре ­Елена ­Борисова да кергән иде. “Кайчак­ларда ялгыз, моңсу булганда киләм, аяк­ларым авырта. Утырабыз, чәй эчәбез, сөйләшәбез. Алар яхшы кешеләр, киң күңеллеләр, балаларын да шундый итеп тәрбияләделәр”, – ди ягымлы елмаеп өлкән хатын-кыз. 
    Авыл эшчәннәре белән саубуллашканда, без аларга киләсе елга күп сандагы туганнары тирәлегендә мәрҗән туйларын билгеләп үтүләрен теләдек. “Оныклар да артсын иде”, – диделәр алар үзләренең күңел түрендәге теләкләрен белдереп. 
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: