Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Озак яшәү сере – якыннарны һәм туган якны яратуда

Гәҗит укучылар белән элемтәдә булу безнең өчен һәрвакытта мөһим. Безнең белән күңелле хәбәрләрне уртаклашуыгыз, үзегез, туганнарыгыз һәм танышларыгыз турында сөйләвегез сөендерә.

(Тәтеш,  14 декабрь, Тәтеш таңнары, Лина ТИХОНОВА). Шушы көннәрдә редакциягә Кашкадан безнең гәҗитне озак еллар яздырып баручы Светлана Деминадан хат килде. Ул анда авылдашы, 90 яшьлек туган көнен билгеләп узган Клавдия Демина хакында сөйләгән.

“Клавдия Петровна Тәтеш районы Кашка авылында тату гаиләдә туа, – дип яза автор. – Мәктәпкә имтихан бирергә барган кыз, сугыш башлануын шунда ишетеп, өенә йөгереп кайтуын бик яхшы хәтерли. Хафага төшкән авыл кешеләрен күргәч нәрсәдер булганлыгын яхшы аңлый. 

“Хатын-кызлар елыйлар, балалар тынып калды. Мин сораганга, апам илебезгә фашист илбасарлары бәреп керде дип җавап бирде”, – ди күз яшьләре белән Клавдия Петровна.

Ир-егетләр фронтка китте. Авыр эшләрне башкару хатын-кызлар һәм балалар җилкәсенә төшә. Авылда гаиләләр ишле була, һәркайсында дүрттән алып тугыз балага кадәр. Колхозда ашыгыч рәвештә балалар бакчалары ачыла, чөнки хатын-кызларга кырга барырга кирәк – иген өлгергән. Клава анда сугышның беренче ел ярымында эшли. Ә 14 яшьтән бишенче звенода хезмәт куя: җәен кырда – бодай, солы утыйлар, печән чабалар, иген урып-җыялар, ә кышын ындыр табагында эшлиләр – иген суктыралар. Авыр була, күп эшләргә туры килә, үзен һәм үз көчен кызганмый хезмәт куя. Барысы да яхшыга өметләнә – сугыш тиздән бетәчәк. 

Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң, Клавдия Петровна хезмәт эшчәнлеген Ленинградта, Таллинда, Куйбышевта, Тольяттида дәвам итә. Һәм ул кайда гына эшләсә дә, аны һәрвакытта эш сөючәнлек, җаваплылык, намуслылык, игелеклелек сыйфатлары аерып тора. Тыл эшчәне, Бөек Ватан сугышы ветераны “Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен” медале, Җиңү көне уңаеннан юбилей медальләре, “1941 елның 7 ноябрендә Куйбышевтагы хәрби парад истәлегенә”, “Куйбышев – запас башкала” истәлек билгеләре белән бүләкләнә, намуслы хезмәте өчен күп кенә Мактау грамоталары бар.
Әбекәй элегрәк ял һәм бәйрәм көннәрендә пирог­лар пешереп, кунакларны сыйлаган. Ә туганнарына аның оста куллары белән бәйләгән никадәрле әйберләрне – җылылар, бизәклеләр, уңайлы һәм зәвыклылар – санап бетерерлек түгел!

Клавдия Петровнаның озак яшәү сере бик гади һәм ул үзенең якыннарын, кадерле кешеләре – балаларын, оныкларын, аеруча да оныкчык­ларын ихластан ярата. Алар янәшәдә булганда аның күзләрендә нур балкый, никадәрле шатлык һәм бәхет бөркелә. Әле тагын ул үзенең туган ягын ярата. Улы гаиләсендә гомер кичерә. Якыннары һәрвакытта янәшәсендә, ярдәм итәләр һәм булышалар. Участок табибы Татьяна Железнова, авыл фельдшеры Татьяна Василь­ева да игътибардан читтә калдырмыйлар. Әбекәй кунакчыл йортына килгән һәркемне сөенеп каршылый”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев