Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Почта элемтәсе уңганнары

    Почта хезмәткәрләре елның теләсә кайсы вакытында, һава торышына һәм юлларның нинди хәлдә булуына карамастан, үзләренең бурычларын намус белән башкаралар.

    (Тәтеш, 28 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Урюм почта бүлеге начальнигы Елена Дружкина үзен башка һөнәрдә күз алдына да китерә алмый. Ун ел элек, бу эшкә тотынганда, аның әйтүенчә, күз яшьләре елга булып аккан – җиңелләрдән булмаган. Килдештән хезмәттәше Любовь Горбунова аның өчен яңа һөнәрен­­дә ­искиткеч остазына әйләнгән.

    – Берәр нәрсәне белмәсәм Люба апага мөрә­җәгать иттем. Ул беркайчан да кире какмады, сабыр гы­на аңлатты, үзенең бел­гәннәрен, тәҗрибәсен өйрәтте, рухландырып җибәрде, мин аңа бик рәхмәтле, – дип уртаклашты Елена Павловна.

    Почтальон әйтүенчә, узган ел бе­лән чагыштырганда, халык ки­ме­гән, буш йортлар арткан, шулай да квитанцияләрне элеккечә үк һәрбер йортка илтергә кирәк, кеше яшәмәгән биналарга кар көртләрен ерып керү җиңелләрдән түгел. Хат ташучының сумкасында чәршәмбе һәм җомга көннәрендә – күбесенчә район газетасы була, аны авыл кешеләренең күпчелеге алдыра.

    Почтаның начар хәлдәге бинадан узган елны авыл үзәгендәге мәдәният йорты бинасына күчерелүенә ихлас­тан сөенгәннәр. 

    – Районара почтамт җитәкче­ле­генең безнең турында кайгыртуыннан бик канәгать, безнең җитәк­челек тә хуплады, – ди Елена Павловна. – Эш шарт­лары яхшырды – иркен, җылы, ха­лык­ка хезмәт күрсәтү дә уңайлашты. Халык теләп килә, өлкән кешеләр юлдан килгәч утырып ял итә ала. Без якташлар өчен эшлибез һәм аларга бездән башка кыендыр дип уйлыйм.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: