Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Повесть та язарга була

Дамирә Вәлиәхмәтованың язмышы – тормышны яратуның һәм рух ныклыгының якты үрнәге.

(Тәтеш, 23 гыйнвар, «Тәтеш таннары»,   Татьяна ВАСИНА). Ул 1939 елда Башкортстанның Учалы авылында туа. Әтисе Билал Хәкимовны 1941 елда армиягә алалар. Өйдә өлкән яшьтәге әти-әнисе, кечкенә сабыйлары белән хатыны кала. Гаилә фронт өчен кирәкле әйберләрнең барысын да бирә: ике сыер, ике ат, көтүе белән кәҗәләрне. Озак тормый әби белән бабай ачлыктан ахирәт дөньясына күчәләр. Дамирә әнисе Зөхидҗәнең фронттагы әтисенә һәрчак, “сезнең ирегез Билал Хәкимов яралардан Хабаровск крае госпиталендә вафат булды” дигән кайгылы хәбәрне алганчыга кадәр, посылкалар җибәрүен искә төшерә.

Зөхидҗә дустының киңәше буенча, балалары белән Ташкентка китәргә карар кыла. Әлеге шәһәр хакында “төшемле урын” дип әйтәләр. Дамирәгә ул чакта 4,5 яшь була, энесенә – 2,5. Әнисенең нишләптер билетлар белән мәшәкатьләр килеп чыга һәм аларны поезддан төшерәләр. Шулай итеп алар Ферганә өлкәсенең Серов станциядә бер әйберсез торып калалар. Яшь ана авыр­лыклардан төшенкелеккә бирелә. Ул арып-талчыгудан, хәлсезлектән һәм ачлыктан рельска утырган килеш йокымсырап китә. “Тор!” Тор!” дигән тавышка Зөхидҗә күзләрен ача, ә аларга таба утларын балкытып состав җилдертә, көч-хәлгә котылып калалар. Әнисе әлеге үзбәкне – юл караучыны, рельс­ларда утырган вакытта күреп алган Кинжаевны, еш кына рәхмәт әйтеп искә алган. Коткаручының йортында төн кунгач, Зөхидҗә иртәсен эш һәм торыр урын эзләргә чыгып китә, әле ярый документлары сакланып калган. Белеме да була: 1937 елда финанс техникумын тәмамлый. Башта хат ташучы булып урнаша. Аннары – банкта кассир, яшәвен дә алар шунда ук, банкта, эшләр өчен кирәк-яраклар торган бинада яши башлыйлар. Анда тимер карават, тумбочка, электр плитәсе куялар. Банкта 1946 елда акча исәбе чыкмавы беленә, һәм Зөхидҗәне кулга алалар. Ул 2-3 ай төрмәдә утыра, әмма тикшерү барышында җитешмәгән акчаның сәбәпләре ачыклана һәм кассирны аклыйлар, иреккә чыгаралар. Әнисез калган балаларны чәйханә хуҗасы сыендыра. Ул Дамир белән Дамирәне биергә өйрәтә. Мәрхәмәтле тамашачылар сабыйларга вак тиен акчалар, җиләк-җимеш, яшелчәләр бирәләр. Балалар табыш белән чәйханәгә йөгерәләр, азык-төлекне идәнгә җәеп салалар һәм чәйханә хуҗасының ишле гаиләсе белән бергәләп утырып ашыйлар. Гаилә башлыгы кукуруздан юкалар, казанда мисыр тарысы орлыгыннан ботка (джугара) пешерә, шушы үсемлектән себеркеләр бәйлиләр.

Чәйханәдән ерак түгел зур ягулык-майлау цистернасы торган. Шуңа сугыш юлында әти-әниләрен югалткан бер өер урам балалары килеп тула. Кечкенә Дамир белән Дамирә олырак балаларны цистернага утырталар һәм этеп йөриләр. Милицияләр карап-күзәтеп йөргәндә Дамир белән Дамирәне башка балалар төркемендә участокка алып китәләр, аннары балалар йортына урнаштыралар. Әнисе сабыйларны алырга тырышып карый, ләкин директор кискен итеп, башта эш, яшәр урын тап дип әйтә. Зөхидҗә үзенең балалары янына даими барып йөри. Ленин исемендәге 19нчы санлы балалар йортында, аннары Сталин исемендәге 20нче санлы балалар йортында узган ун ел Дамирә белән Дамирны тупасландырмый, киресенчә, алар үзләренең балалар йортындагы гаиләсен, тәрбиячеләрен яратып искә алалар. Үзләренең балалык шаянлыклары, җәйләрен су коенулары, мамык кырында эшләүләре турында шаяртып сөйлиләр. 

Дамирә 16 яшьтән шахтада эшли. Аның тормышы һәркемнеке сыман үз юнәлешен ала: йорт, гаилә. Бары тик менә 1995 ел азагында гына  аңа элекке яшәү урынын мәңгелеккә калдырырга һәм Тәтеш шәһәренә кайтырга туры килә. Әмма теләсә нинди хәлдә калганда да, ул алга таба да рух күтәренкелегендә атлый – тормышны яратуы, киң күңеллелеге сокландыра. 

Тәтешле ханым хәзерге тормыш сукмагында инде бәхетле: оныгын мәктәптән каршы ала, ветераннар хорына йөри, калын дәфтәр битләренә хатирәләрен яза. Җылы һәм уңайлы фатирның стеналарына туганнарының зурайтып эленгән фоторәсемнәре хуҗабикәгә һәм кунакларга яратып карап торалар.  
Дамирә Билал кызы үзенең 79 яшендә – нәсел дәвамчыларының тоткасы. Язмыш аны матур һәм сәләтле балалар белән бүләкләгән. Аның 6 оныгы бар. Тормыш авырлыклары һәм сынаулары өчен бу иң югары кадерле бүләк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев