Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Әпсәләмов романы һөнәр сайлауга тәэсир иткән

Илсөяр Видманова Киртәледә 33 елдан бирле шәфкать туташы булып хезмәт куя.

(Тәтеш, 22ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова, автор фотосы).  Яшь белгечне әлеге авылга медицина училищесын тәмамлаганнан соң җибәргәннәр. Бидәңгедә туып-үскән кызга медицинаны сайлауда, аның үзе әйтүенчә, Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романын укуы тәэсир иткән. “Мин андагы геройларны, аларның әдәби образларын чын күңелдән яраттым, шулай ук алар кебек, кешеләргә ярдәм итәсем килде. Спас районында фельдшер булып эшләгән ике туган абыем да минем өчен үрнәк булды, – ди Илсөяр Гайсә кызы. – Әнием еш авырды, мин аңа гәрчич куя, банка сала идем, аның интегүләрен бөтен йөрә­гем белән җиңеләйтәсем ­килде”. 

Дипломлы белгеч ФАПны кабул итеп алганда, аның участогында 600 кеше яшәгән, балалар күп булган. Ярты ел да узмаган, аңа сабыйны тудырырга ярдәм итәргә туры килгән, йөкле хатын-кыз инде Тәтешкә кадәр барып җитәргә өлгерми калган. Шәфкать туташы тәҗрибәле остазлары өйрәткәнчә эшләргә тырышкан һәм барысын да булдырып чыккан. Сәламәт сабый Алексей якты дөньяга аваз салган. “Хәзер инде аның үзенең дә балалары бар”, – ди ягымлы елмаеп медицина хезмәткәре.

Яшь кыз Киртәледә үзенең мәхәббәтен – авыл педагогы Иванны очраткан, туй уздырганнар. Башта иренең әти-әнисе белән бергә яшәгәннәр, аннары үз йортларын булдырганнар. Ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, олысы өч онык бүләк иткән, кечесе фармацевт булган. Илсөяр иренең туганнары турында ихтирам белән сөйли. Авыл кешеләре турында да җылы сүзләр яңгырады: “ашыгыч яр­дәм” машиналары булмаганда, авыруларны үзәк район хастаханәсенә илтер өчен һәрвакытта транспорт ­тапканнар. Авылда хәзер кеше исә­­бе кимегән, шулай да мәшәкатьләр азайма­ган: шәфкать туташы юлларның төзеклеге һәм урам яктырткычлары буенча матур үзгәрешләрне билгеләп үтеп, шулай ук авыл кешеләрен процедураларга кабул итүен, шулай ук кешеләр чакыруы буенча йөрүен әйтә. “Быел бездә ике сабый туды, киләсе ел башы­на тагын көтәбез”, – дип хәбәр итә шатланып Илсөяр Гай­сә кызы. Ул әле тагын кешеләрнең гриппка каршы прививка кампаниясен аңлап кабул итүләреннән канәгать, кешеләр  сәла­мәтлекләре турында кайгырта, әлеге максатларга 200гә кадәр дозада вакцина китә, дип раслый. “Үзеңне, якын­нарыңны сакларга, үз организмыңны тыңларга, медицина яр­дәме сорап  вакытында мөрә­җәгать итәргә кирәк”, – дип ки­ңәш бирә якташларына Илсөяр Видманова һәм авыл кешеләренә игелекле,  ышанычлы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерә.

“Әйбәт, җаваплы, һәр­вакытта ярдәм итә, нинди дә булса дарулар кирәк булганда һәрчак алып кайта, – ди үзләренең шәфкать туташы хакында хат ташучы Светлана Вишнякова һәм,  ул үз урынында хезмәт куя дип өсти”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев