Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Һәр көнгә сөенеп яшиләр

Бессоноводан ­Валентина һәм Иван Царьковлар ярты гасыр элек өйләнешкән һәм туйны мордва халкының борынгы йолалары буенча ­уздырган.

(Тәтеш, 12 декабрь, "Тәтеш таңнары). Гаилә башлыгы – җор телле кешедер, мөгаен, ир белән хатын әгәр әлеге сәбәптән бәхәсләшеп китсәләр дә, дуслашуга нәкъ менә ире беренче булып алына. “Мин – җил, ачуым тиз басыла торган”, – дип шаяртып әйтә хуҗа.

Царьковларның бөтен тор­­мышы авыл белән бәйләнгән: алар Бессоновода туа, биредә балачак­лары һәм яшьлекләре уза, кызлары монда якты дөньяга аваз сала. Иван Петровичның хезмәт юлы механизатор һөнәреннән башлана, ул терлекче дә, ферма мөдире дә була. Валентина Ивановнаның хезмәт кенәгәсенә колхозда һәм авыл мәктәбендә эшләү турындагы билгеләмә теркәлгән. Дөрес, ир­-атның биог­рафиясендә төшемлерәк хезмәт эзләү ниятеннән шәһәргә киткән чаклары да бар. Ләкин кире кайт­кан, таш корылмалар һәм исәпсез-хисапсыз машиналарның гү­ләве аның күңелен яулый алмаган, Бессоново күлләреннән һәм иксез-чиксез болыннарыннан да матуррак нәрсә була алсын инде.

Валентина Ивановнаның үзенчәлекле рецепты буенча әзерләнгән кәбестә ашы белән бәрәңгесе беркемне дә битараф калдыра алмый. Бу Иван Петровичка яхшы таныш, шуңа күрә ул хатынын бик шәп хуҗабикә буларак бәяли.

Царьковлар бәхетле гаилә тормышы серләре белән бик теләп уртаклаша, һәм ул гади: бер-береңне хөрмәт итәргә кирәк. “Аның янәшәсендә үземне ныклы канат астында итеп тоям. Әле тагын әнием болай дип әйтә торган иде: “Үзегезнең ирләрегезне беркайчан да орышмагыз, алардан башка сез юкка чыгачаксыз. Мин ачуланмыйм да”, – дип уртаклаша ­Валентина Ивановна. 

Царьковлар менә шулай йолдызнамәләргә ышанмыйча, бергә үткәргән һәр көннәренә сөенеп яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев