Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Рәхмәтуллиннар: “Гаилә нык һәм тату булырга тиеш”

Бакырчыдан гаилә юбилярлары Нәзиха һәм Мөсәллим Рәхмәтуллиннар туган җирләрендә бәхеткә ирешкәннәр.

Ир-ат, ике ир туганы кебек, әтисез үсүнең нәрсә икәнлеген балачактан ук белгән. Әтиләре Бөек Ватан сугышының утлы юлларын үткәндә хәбәрсез югалган. Шулай итеп әнисе улларын берьялгызы үстергән.  

– Җиңел булмады, ләкин әни түзде, без аның кайгыртуын һәрчак тойдык, шул ук вакытта ул безне кырыслыкта тәрбияләде, без аңа булдыра алганча ярдәм иттек, – дип сөйли Мөсәллим Гарифҗан улы. – Каникул вакытларында колхозның ындыр табагында һәм эшче көчләр кирәк булган бөтен җирдә эшләдек. 

Яшь егет өч ел Владивостокта кораллы көчләрдә, ПВО гаскәрләрендә хезмәт иткән. Командирлар аны калырга да үгетләгәннәр, ләкин Мөсәллимне чит якларда берни дә тоткарлап кала алмаган.  

– Демобилизациядән соң өйгә кайттым, фермада эшләвемне дәвам иттем, – ди хезмәт ветераны. – Терлекче дә, ат караучы да, сөт тапшыручы да булдым. Ферма зур, терлекчелек биналары Бакырчыда, Үтәмештә, Чагылдымда урнашкан иде, мал-туар – сыерлар, үгезләр, дуңгызлар күп иде. Ул чакта хезмәт авыр булды, барысын да кул хезмәте белән башкардык, шулай да барысы да тырыштылар, планны үтәдек. Мине дә шулай ук озак еллар намуслы хезмәт куйганым өчен авыл хуҗалыгы производствосы слетында берничә тапкыр бүләкләделәр.    

Яшь егет үзенең тормыш парын – чибәр Нәзиханы биредә, фермада очраткан да инде.
Аның әйтүенчә, сыер савучы кызлар күп булган, ләкин монысы шунда ук йөрәгенә ут салган, бер күрүдә гашыйк булган. Аларның дуслыклары алты елга сузылган, кыз ягымлы, киң күңелле, тыйнак булып чыккан, һәм Мөсәллим аңа өйләнешергә тәкъдим ясаган. Ике якның да туганнары ризалыгы белән кавышырга булганнар. Алтын юбилярлар февральдә ничек итеп туй уздыруларын әлегә кадәр искә алалар.    

– Һәр якта да икешәр көн күңел ачтык, – диләр алар. – Танылган гармунчылар Абзал Фәткуллин белән Әмир Садыйков бер-берләрен алмаштырып, тальянда уйнадылар, кунаклар армый-талмый төнге сәгать икегә-өчкә кадәр биеделәр. Бездә халык хезмәт сөючән – чын күңелдән эшли дә, шулай ук бәйрәмнәрне дә билгеләп үтә.  

Яшьләр иренең йортында яши башлый. Авылда шулай кабул ителгән – кече ул өлкән яшьтәге әти-әнисенә картлык көннәрендә терәк һәм таяныч була. Кайнанасы киленен шатланып каршы алган, алар чын-чынлап якын кешеләргә әверелгәннәр. Озак та үтми гаиләгә шатлык өстәп уллары Илшат туган, нәсел дәвамчысына исемне әбисе сайлаган. 

– Без хатыным белән эшләдек, иртән чыгып киттек, соң гына кайтып кердек, улыбыз әни күзәтчелегендә булды, – ди Мөсәллим Гарифҗан улы. – Югыйсә хатыным өйдәге барлык эшләрне башкара, бик тәмле итеп пешерә белсә дә, әни аңа ярдәм итте. 

Гаилә башлыгы йорт хуҗабикәсе турында олы хөрмәт белән сөйли, алар аның белән бергә йорт хуҗалыгын төзекләндергәннәр, анда уңайлы яшәр өчен барлык шартлар да бар.   

– Нәзиха фермада алдынгылыкта булды, аның карамагындагы сыерлар сөтне күп бирде. Аңа якташлар да ышаныч белдерделәр – район Советы депутаты да булып торды, – ди ул. – Хатыныма сәламәтлеге аркасында эштән китәргә туры килгәч, өйдә дә хезмәт җитәрлек булды. Ул безнең үрнәк итеп куярлык хуҗабикә. 

Ир белән хатын улларының туган авылыннан китмәвенә, биредә үз гаиләсен коруына, җирле авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләвенә, иркен йорт салуына, анда Рәхмәтуллиннар нәселе дәвам итүенә сөенәләр.

– Киленебез Алсу безгә кызыбыз кебек, олы оныгыбыз Гөлшат Казанда яши, икенчесе Илнур армиядә хезмәт итә, Данис әле мәктәптә генә, бишле билгеләренә укый, – диләр горурланып алар. – Балалар да, оныклар да безнең янга килеп йөриләр, безне дә үзләренә кунакка чакыралар. Без үзебез дә гомер буе үзара аңлашып яшибез, балаларга да, шулай ук оныкларга да шуны ук телибез. Гаилә нык һәм тату булырга тиеш, шул чакта барысы да яхшы булачак.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев