Районда хезмәтне яратучылар булуы горурлык хисләре уята

Бакырчы авылыннан Фаил Йосыпов терлекчелектә егерме җиде ел хезмәт куя.
(Тәтеш, 21 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Аның хакында без авылдашларыннан ишетеп белдек. “Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең һәрвакытта үз урыны, үз юлы, үз һөнәре, үз уңышлары була. “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” дигән халык мәкале авылдашыбыз Фаил Йосыповка бик тә туры килә. Ул армия сафларыннан кайтканнан бирле һәр көн эштә, – ди Фаилне ихластан мактап Лилия Мәҗитова. – Һава торышы нинди булуга карамастан, кар, боз яки яңгыр яуса да, тырыш, уңган Фаил һәрвакытта эш урынында. Үзенең хезмәтен яраткан кешегә генә эше бары тик шатлык, күңел күтәренкелеге китерә ала”.
Фаил Йосыпов үзе дә үткәннәре һәм тәэсирләре хакында сүз алышты.
“Армиядән кайткач фермага эшкә барырга чакырдылар. Бу 1993 елның 13 гыйнвар көне иде. Шул көннән алып әлегә кадәр хезмәт куям. Башта колхозда ат җиктем, аннары фураж тарттыруда эшләдем, хәзерге вакытта фермада сыерларга азык таратам. Эштән куркып тормыйм, әнием Земфира мине кечкенәдән хезмәтне яратырга өйрәтеп үстерде. Җирлектәге авыл хуҗалыгында эшләве бүгенге көндә үзе бер күңелле: хезмәт хакы алабыз, эш тә җиңеләйде. Барысы да заманча җайланмаларга көйләнде”, – диде тырыш авыл эшчәне.
Земфира апа белән дә берникадәр сөйләшү насыйп булды. Аның әйтүенчә, улы 1997 елда өйләнгән һәм шул вакыттан бирле алар, күзләр генә тимәсен, бер түбә астында бер гаилә булып, дус-тату гомер кичерәләр. Төп йортка килен булып төшкән Зәмирә Бакырчы мәктәбендә тарих укыта икән.
Йосыповларның олы кызлары җирлектәге хуҗалыкта бухгалтер булып эшли, ә уллары Фариз Казанда яши.
Сөйләшә торгач, Земфира апаның иҗади кеше икәнлеге ачыкланды. Ул әле шигырьләр дә яза икән. “Аш-су бүлмәсендә кайнашканда күңелемә шигъри юллар килә, йә тәрәзәгә күз салсам, андагы матур табигать күренешләрен, кошларны күргәч, күңелдәге кичерешләрне ак кәгазьгә төшерәм”, – диде Земфира апа тыйнак кына.
Районыбызда шундый күркәм, иҗади һәм хезмәтне чын күңелдән яраткан гаиләләр булуы чын-чынлап горурлык хисләре уята.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 гыйнвар 2021 - 18:20Казанда Минтимер Шәймиевкә багышланган күргәзмә ачылган “Россия – минем тарих” мультимедиа паркы кызыксындыргыч мәгълүматларга бай.200
-
20 гыйнвар 2021 - 16:58Танылган татар блогерлары “Ялкын” журналына килде Туган телдә татар проектлары ясыйбыз1200
-
20 гыйнвар 2021 - 16:03Янгын бернәрсәне аямый Тәтеш районында 2020 елда 33 янгын чыккан Районда янгыннардан килгән зыян 4 миллион сумнан артык тәшкил итә, әмма узган елдагы иң фаҗигале күренеш – ул биш кешенең үлеме.1600
-
20 гыйнвар 2021 - 12:18Сөендектә яшәүче токымлы сарыклар булдырган Аны пенсионер дип әйтеп тә булмый, үз яшенә караганда яшьрәк күренгәнгә генә түгел, шулай ук актив тормыш рәвеше алып баруы да моңа сәбәпче.2700
-
20 гыйнвар 2021 - 11:14Предприятие «Транснефть – Прикамье» ввело в эксплуатацию нефтяной резервуар в Пермском крае Резервуар объемом 50 тыс. куб. метров построен по программе технического перевооружения, капитального ремонта и реконструкции предприятия взамен аналогичного в связи с завершением срока безопасного использования.2500
-
20 гыйнвар 2021 - 10:19Күпьяклы сәламәтлек саклау объекты булдырылган Район гәҗите редакциясенә язучы, ТР һәм РФның атказанган мәдәният хезмәткәре, Олы Шәмәк авылында туган Николай Сорокиннан хат килде.2600
-
20 гыйнвар 2021 - 07:50Тәтешлеләр Хач мануны билгеләп үттеләр Коенырга гына түгел, ә битеңне дә юарга мөмкин булган изге суда гөселләнү мөстәкыйль яңарыш, чистарыну һәм үзеңнең тормышыңны яхшы якка үзгәртү символы булып тора.3600
-
20 гыйнвар 2021 - 07:05“Тәтеш таңнары”/“Авангард” гәҗитләре менә инде йөз елдан артык район хәбәрләрен җиткереп тора “Тәтеш таңнары” – һәр гаиләдә.4000
-
19 гыйнвар 2021 - 19:23Хәзер "Китап“ны уку гына түгел, тыңлап та була "Татмедиа" АҖнең яңа проекты тормышка аша6600
-
19 гыйнвар 2021 - 16:17Республикада 92 яшьлек пенсионер коронавирустан прививка ясаткан Хатын-кыз үз теләге белән вакцина ясатырга карар кылган.8100
-
19 гыйнвар 2021 - 14:26Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 90 яңа очрагы ачыкланган Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән. Тулырак: http://tetyushy.ru/news/koronavirus-covid-19/respublikada-koronavirus-infektsiyase-yoktyruny-95-yaa-ochragy-achyklangan7400
-
19 гыйнвар 2021 - 14:23Тәтеш районы Ильинское авылында ис газы белән агуланган ир белән хатынны хастаханәгә озатканнар Ир-ат белән хатын-кыз мичтән чыккан ачы төтенне сулап агуланган.6500
-
19 гыйнвар 2021 - 12:19Балалар сәнгать мәктәбе яшь рәссамнарының уңышлары Кышкы әкият «Бөтенроссия иҗади конкурсында» Конкурсның максаты: мәктәп яшендәге балаларның иҗади сәләтләрен, иҗатның сәнгать төрләре белән кызыксынуларын тормышка ашыру һәм талантлы балаларны ачыклау.8100
-
24 сентябрь 2020 - 09:58Парламентның 14 нче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый
-
20 гыйнвар 2021 - 05:42Тәтештә Татарстан Республикасындагы көчле көрәшчеләрне ачыкладылар“Барс” спорт комплексында 18 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булды.4200
-
1 гыйнвар 2021 - 10:08110000
-
3 гыйнвар 2021 - 19:06Республикада болытлы һава торышы саклана, кар явачак Төнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -4, -9, көндез -2, -7 градус тәшкил итәчәк.61000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика