Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Һәрбер көн минутлап язылган

Тәтештән Гыймадиевлар гаиләсен тулы составта өйдә бик сирәк очратып була, әмма әлеге фактка карамастан, шулай да безгә аралашу насыйп итте.

(Тәтеш, 17 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Елена ВИКТОРОВА, автор фотосы). “Безнең кайсыбыз үрнәк гаилә инде? Мин пирог­лар пешермим, югыйсә барыбыз бергә бары тик кичләрен генә җыелабыз, ул чакта да әле һәрвакытта түгел”, – диде беренче сүз итеп безнең очрашу тәкъдименә каршы Римма. Әмма, ир һәм хатын белән таныш булучылар, аларның мөнәсәбәтләрен күп яктан үрнәк итеп куярга мөмкин икәнлеге турында беләләр. Гыймадиевлар быел фарфор туйларын – бергә яшәүләренең  егерме еллык­ларын билгеләп үтәчәкләр. Бу вакыт эчендә аларның өч балалары туган. Олы уллары Адель узган елны мәктәпне медаль белән тәмамлаган һәм Ульяновск дәүләт университетына укырга кергән, Ранель – мәктәптә белем ала, иң кечесе Динәгә – нибары биш яшь. “Ул иремнең юбилее җитәргә берничә көн калгач туды, мин аңа менә шундый бүләк ясадым”, –  дип шаярта Римма һәм иренең дә, улларының да кызын иң кечесе булганга гына түгел, ә көтеп алынганлыгы өчен аеруча да яратулары турында яшерми. 

Ринат тренер – балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә укытучы булып эшли, Римма – ТР буенча Россия СПХФИның Тәтеш районы суд приставлары бүлегендә суд башкаручысы. Ләкин, моннан тыш, ул сәламәтлек һәм гүзәл затларның сылулыгы сагында да тора: шәһәрлеләрнең күбесе аны фитнес-тренер буларак белә. Гаилә башлыгы да шулай ук укытучылык эшчәнлеге белән генә чикләнми: буш вакытларын (андый чаклар булса) балыкта уздыра, моның өчен аның кул астында көймәсе һәм кирәкле барлык җайланмалары бар. 
Гыймадиевлар соңгы өч елда йорт төзелеше белән мәшгуль. Өстәвенә башкаларның ярдәменә өмет итмичә, аны үз көчләре белән башкаралар. “Хәтта нигезен дә үзебез казыдык: Ринат, мин һәм Адель”, – ди Римма. Кишәрлектә мунча инде әзер, йорт – яртылаш өлгергән, әмма эшнең әле күп булуын, шулай булгач өй туе хакында сөйләү әле иртәрәк икәнлеген билгеләп үтә. 

Тормыш шундый темпта барганлыктан, һәрбер көн минутлап диярлек язылган, ата-ананың балаларга бөтенләй дә вакытлары калмый кебек тоелыр. Әйе, пироглар пешерергә насыйп булмаса да, ләкин гаиләдә  улларына һәм кызларына карата игътибар, наз аерым урын алып тора дип ышанып әйтеп була. Моны аларның бәхетле йөзләреннән күрергә дә мөмкин, ә әни белән әти ниндирәк дигән сорауга, Динә, уйлап та тормыйча, болай дип җавап бирә: “Әйбәтләр һәм киң күңеллеләр, мине беркайчан да орышмыйлар”. Өстәвенә әле Римма бик тәмле итеп пешерә дә, гаиләдәгеләре аның манты һәм духовкада кыздырылган тавык­ларын бик мактыйлар. Ни гаҗәп, ир белән хатын арасында җитди бәхәсләр бер тапкыр да булмаган. Алар ачуланышмыйлар да, бәхәсләшмиләр дә, чөнки бар нәрсәдә бер-берләре белән килешәләр. Әлеге сәбәптәндер инде егерме ел дәвамында гаиләдә үзара аңлашу һәм ихтирам хөкем сөрә.

Тормышның үз кагыйдә­лә­ре: нәрсәгә дә булса ирешер өчен, күп эшләргә кирәк. Әмма бу бөтенләй дә гаилә белән җитешлек арасындагы сайлау котылгысызлыгы хакында сөйләми. Һәм Гыймадиевлар моны кайгыртучан ата-ана, заман белән бергә атлау­чылар буларак раслыйлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X