Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Һәркайсы ярату һәм ярдәм тоя

– Тормышыбыз ямьле булсын өчен дөньяга балалар тудырдык, – ди үз гаиләсе турында шәһәрле Екатерина ­Сергеева.

(Тәтеш, 27 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, ЛИна ТИхонова, фото Сергеевлар гаилә архивыннан).

Шулай да, ул үзе әй­тү­енчә, күп балалы ана булыр дип уйламаган да ­булган.

– Булачак ирем Виктор белән балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә таныштык, чөнки без икебез дә укытучылар, – дип сөйли Екатерина, – аннары туй үткәрдек. Ә балаларсыз нин­ди гаилә? Бала табасы кил­де, озак­ламый безнең Вика туды. Ул ничек үсәр, беренче бала белән нинди мәшәкатьләр булыр икән дип борчылдым. Ләкин, ни гаҗәп, аның белән бик җиңел булды, холкы буенча кыз тыныч һәм алга таба уйлап эш итүчән булып ­чыкты.

Ана булуның беренче тәҗрибәсенә сөенеп, ата-ана тагын бер бала кирәк дигән карарга килгән, һәм өч елдан соң Сер­геевларның кызлары Софья якты дөньяга аваз салган. Вика сеңе­ле­сеннән беразга гына олырак булса да, вакытлар узу белән аның өчен ул карап-күзәтеп торучыга әйләнгән.

– Кечкенәсе һәрчак өл­кәненә тартылды, – дип сөйли Екатерина. – Һәм Вика бадминтон сек­ция­сенә йөри башлагач, Софья апасын карар, җанатар өчен барды, ә нәтиҗәдә, үзе дә шушы спорт төре белән җитди итеп шөгыльләнә башлады һәм бүгенге көндә ул югары күрсәткечләргә ирешә – хәзер ул Татарстан җыелмасы командасы составында, ә Вика хореография белән мавыга. 

Ир белән хатын кызларын тәртипле итеп, аларның уңышларына сөенеп, шулай ук уңыш­сызлыкларына борчылып тәрбияләгәннәр, чөнки тормышта төрле хәлләр була бит, аларны төрле мәшәкатьләрне чишкәндә дә иң яхшыга өметләнергә юнәлткәннәр, монда спорт рухы һәм үз көчләренә ышанычлы булу ярдәм иткән. Ә Виктор белән Екатерина вакытлар узгач өченче бала турында уйлана башлаганнар, алар, фамилияләрен дәвам итүче ир бала алып кайтырга теләгәннәр. Югыйсә ана кешегә мондый карар җиңел генә бирелмәгән, ул хәтта күп балалы таныш хатын-кызлар белән киңәшләшкән, һәм алар аны хуплаганнар, барысы да яхшы булачагына ­ышандырганнар.

– Безнең Гордей Софьядан соң ун ел узгач барлыкка килде, – дип ягымлы елмая ханым. – Без аны бик яратабыз, һәм, югыйсә гаиләдә ул кечкенәсе булса да, аңа дүрт яшь, аның ир-егет булуы сизелә. Бездә йорт төзелеше эшләре бара, һәм улыбыз көченнән килгәнчә әтисенә ярдәм итәргә тырыша, аның эш-гамәлләрен кабатлый.

Хәзер Екатерина үзе-­нең тормышын өч баласыннан башка күз алдына да китерә алмый һәм бу бөтенләй дә күп түгел дип саный, ә алар аның турында яратып, җылы сүзләр белән сөйлиләр.

– Минем әни – ул мине хуплый һәм һәрвакытта ярдәм кулы суза торган кеше. Әле тагын ул иң игелекле, кодрәтле, шат күңелле һәм миңа иң якын кеше, – ди Виктория әнисе турында, ә Софья болай дип өсти: “Безнең әни иң матуры, акыллы, назлы, юмарт, кайгыртучан һәм яратучаны”.

Әниләре пешергән тәмле ризыклар куелган өстәлгә гаилә белән барысы да бергә кичке ашка җыелып утыру, һәркемнең көнен ничек үткәрүе турында фикер алышу Сергеевлар өчен гадәти күренеш булып тора. Туган көннәр бик күңелле һәм актив уза, программа турында фикер алышына, сюрпризлар, бүләкләр алдан ук уйлап куела, өлкән кызлары якыннарын үзе пешергән тәмле торт белән сыйлый, ә өй учагын саклау­чы хуҗабикә каклаган каз әзерли.

– Җәй көне без сәяхәт итәргә яратабыз, Идел буйлап походка чыгабыз, палаткада төн кунабыз, балык тотабыз. Кичләрен гаилә белән фильм карыйбыз, кино геройлары турында фикер алышабыз, аш-су бүлмәсендә бергәләп кулдан пилмән ясарга яратабыз. Шушы көннәрдә театрга барыр­га җыенабыз. Безгә бергә булганда ях­шы һәм уңай­лы, һәркем ярату һәм ярдәм тоя, – ди елмая гаилә учагын саклаучы. Балаларым – тормышның мәгънәсе, аларда минем барлык  хыялларым һәм өметләрем, алар бәхетле булсын иде дип телисе килә, ана булу бәхете шуңардан тора да инде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев