Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Рузинә ­Солтанова: “Безнең хезмәт шулай ук мөһим”

Олы Тархан участок хастаханәсе һөнәри кадрлар белән көчле. Андагы хезмәткәрләр күп еллар дәвамында авыл халкы һәрьяклап сыйфатлы медицина ярдәме алсын өчен мөмкин булганның барысын да эшли.

фото: Мадина Ибатуллина

Рузинә ­Солтанова, хез­мәт биналарын җыешты­ручы:

– Балачакта мин шәф­кать туташы булырга хыялландым. Безгә Саимә апа Минкина һәрчак ак халат киеп килә иде, аңардан гел хуш ис аңкып торды. Хәзер моны йә хлор, йә корвалол исе булгандыр дип искә алам. 1990 елда Олы Тархан урта мәктәбен тәмамладым, алга таба уку турындагы хыялымны чынга ашыра алмадым – кияүгә чыктым. “Түгәрәк күмәч” балалар бакчасында өч ел тәрбияче булып эшләдем. Ә аннары хастаханәгә эшкә урнаштым. Санитарка Рәисә апа Камбиева пенсиягә чыкты һәм үз урынын миңа тәкъдим итте. Мин стационарда хезмәт куйдым. Алты санитарка алмашып эшләдек. Безне үзгәрттеләр, без кече медперсонал да, аннары хезмәт биналарын җыештыручы да булдык. Безнең бурыч – биналарда чисталык булдыру һәм инфекция таралуга юл куймас өчен иминлекне тәэмин итү, пациентлар һәм персонал өчен уңайлы шартлар тудыру. Без пациентларга гигиена процедураларын башкарганда булышабыз, анализлар өчен биоматериал үрнәкләрен дә җыябыз.   

Туксанынчы елларда авырулар күп иде, 60 –  70 кеше дә­валанды, хәтта коридорга да койка-урыннар куелды, һәркемгә дә медицина ярдәме күрсәтелде. Палатага керәсең, кысан, ә барлык җирдә дә чисталык булдырырга, дезинфекцияләргә кирәк иде. Йөри алмый торган сырхауларны кашыктан ашаттык, аларны юындырдык, тәннәре бозылмасын өчен әйләндереп тордык, асларын алыштырдык. Һәркайсына җылы сүз табарга, рухи яктан булышырга, сәламәтләнүгә өмет уятырга тырыштык. Кемнеңдер яман шеш, кемнеңдер  инсульт – авырга туры килде, әлбәттә. Элек коллектив зур, бәйрәмнәрне бергә уздырдык, күңелле иде, шаярырга да вакыт табылды. Хәзер без азрак, шулай да бер гаиләдәй яшибез. Үз һөнәремне яратам дип ышанычлы итеп әйтә алам. Хәзер пациентлар шактый кимеде, ләкин алар шулай ук ярдәмгә мохтаҗ. 

Минем медицина белемем юк, ләкин авыруларга ярдәм итү, аларны карау, аякка бастыру теләгем гаять зур. Безнең хезмәт шулай ук мөһим һәм кирәкле.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев